30 март 2018 яңалыклары
-
Тукай районында котыру чире буенча карантин игълан ителде
Карантинны районда котыру чиренең соңгы очрагы теркәлеп, ике ай үткәннән соң гамәлдән чыгарачаклар. Татарстанның Тукай районы Югары Байлар авылы территориясендә котыру чире буенча карантин игълан ителде. Карантин гамәлдә булган чорда авыл территориясендә йорт хайваннары белән сату итәргә, кыргый җәнлекләрне ауларга, шикле терлекне ит өчен суярга, шулай ук сөтләрен азык итеп...
-
Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәге рөхсәтсез төзелгән булган
Кемерово өлкәсе дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Тәнзилә Комковага карата җинаять эше кузгатылган. Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәге рөхсәтсез төзелгән булган. Агентлык мәгълүматлары буенча, бина рөхсәтсез сафка бастырылган, ә Кемерово өлкәсе дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Тәнзилә Комкова аны файдалануга тапшыруны тыю буенча тиешле чаралар күрмәгән. Әлеге факт буенча...
-
Шайтанов 2018нең җәе нинди булачагын әйтеп бирде
Татарстан фәнни-тикшеренү институты галиме Олег Шайтанов сүзләренчә, җәйнең иң кызу чоры август һәм сентябрьгә туры киләчәк. "2018 елның җәе кабат коры һәм эссе булачак. Дөрес, 2010 елгы кадәр ук булмас. Анысы бигрәк тә аномаль эсселек булды бит. Табигатьнең тагын шундый зур сынауга энергиясе җитмәс", - диде Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп...
-
Апрель аена намаз вакытлары
Көн Иртәнге намаз Кояш чыга Зәвәл Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы Кыйбла Таң беленә Мәчетләрдә укыла 01.04.2018 02:47 03:31 05:01 11:34 12:00 15:58 18:07 19:56 12:36 02.04.2018 02:44 03:29 04:59 11:34 12:00 16:00 18:09 19:59 12:37 03.04.2018 02:40 03:26 04:56 11:33 12:00 16:01 18:12 20:01 12:37 04.04.2018...
-
Фаҗига уйланырга мәҗбүр итте
Кемерово шәһәрендәге сәүдә үзәгендә булган дистәләгән кешенең, шул исәптән сабыйларның гомерен өзгән коточкыч фаҗига күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Якшәмбе көн, шуңа күрә күпләр әлеге бинада гаиләләре белән булганнар. Аларның берсе дә кинога соңгы баруым булыр дип уйламагандыр, мондый бәхетсезлек минем белән килеп чыкмас дип беркем дә ышанып әйтә алмый.
-
Балигъ булмаганнар белән эшләүчеләр бер гасырлык хезмәт тарихын билгеләп үттеләр
Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе төзү турындагы карар моннан 100 ел элек - 1918 елның гыйнвар аенда кабул ителгән. Тукай районында бу комиссиянең тарихы 1976 елдан башлана.
-
«Асылъяр» ансамбле артистлары: «Балкыш» безне канатландырды
Районда үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар арасында республика фестиваленең гала-концерты узды Быелгы фестиваль комсомол оешуының 100 һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланды, чараны район башкарма комитетының мәдәният бүлеге ветераннар советы белән берлектә әзерләде. Круглое Поле поселогының «Яшьлек» күпфункцияле үзәгендә 23 авыл җирлегеннән сәхнәгә гашыйк 260 ветераныбыз җыелды. Фестивальнең режиссеры, мәдәният үзәге...
-
“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” Бөтенроссия бәйгесе 21нче тапкыр уздырыла
Конкурсның төп максаты - тирән фикерле, аек акыллы, хезмәт сөючән, җәмгыятькә файдалы лаеклы алмаш әзерләүгә булышлык итү, ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Иртәгә, 31 мартта, Казанның "Гаилә" мәчетендә Коръәнне һәм ислам, әхлак, рухи кыйммәтләребез нигезләрен иң яхшы белүчеләрнең ХХI Бөтенроссия бәйгесе - "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" конкурсы уздырыла. Бу хакта мәчетнең...
-
Татарстан колонияләрендә 500дән артык пенсионер җәза срогын үтә
Республика төзәтү учреждениеләрендә хөкемгә тартылган пенсионерлар өчен консультацияләр үткәрелә. Бүгенге көндә Татарстан колонияләрендә 500дән артык пенсионер җәза срогын үтә, дип хәбәр итә Россия федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. Республика төзәтү учреждениеләрендә хөкемгә тартылган пенсионерлар өчен даими рәвештә консультацияләр үткәрелә. Шуларның берсе Питрәч районының Пановка авылында урнашкан...
-
Илсур Метшин һәм Наил Мәһдиев ил буенча мэрлар рейтингы унбишлегенә кергән
2018 елның беренче кварталында Россиядәге 88 шәһәр мэрын тикшеренү объекты итеп алганнар. Казан мэры Илсур Метшин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев Россия шәһәрләре мэрлары рейтингының беренче унбишлегенә кергән. Бу хакта "Рейтинг" мәгълүмати коммуникацияләр үзәге һәм Россия хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты уртак тикшеренүләрендә хәбәр ителә. 2018 елның беренче кварталында Россиядәге 88...