Бүген татар эстрадасының популяр җырчысы Алия Карачурина мактаулы исемгә лаек булды. Аңа Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде.
Бу исем артында – еллар буе тырыш хезмәт, сәхнә, чыгыш алдыннан дулкынлану, үз эшемә һәм тамашачыга булган чиксез мәхәббәт тора. Гаиләмә рәхмәт – ышанычыгыз, терәгегез һәм сабырлыгыгыз өчен.
Һәм әлбәттә, һәр тамашачыга рәхмәт – алкышларыгыз һәм мәхәббәтегез өчен.
Аерым рәхмәтемне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миннехановка җиткерәм, дип яза Алия социаль челтәрендә.
Фото һәм мәгълүмат Алия Карачуринаның социаль челтәреннән алынды
Нет комментариев