Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«Минем авылым» бәйгесе

«Минем авылым» иҗади бәйгесенә Биклән авылы шагыйрәсе үз хезмәтен җибәрде

Газетабызда да, сайтыбызда да Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыруы турында хәбәр иткән идек инде. Тукай районы халкын әлеге конкурста актив катнашырга чакырабыз. Моның өчен бары үз авылыгыз турында тәфсилләп язарга кирәк. Конкурска килгән эшләр юнәлешләргә һәм 3...

Газетабызда да, сайтыбызда да Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыруы турында хәбәр иткән идек инде. Тукай районы халкын әлеге конкурста актив катнашырга чакырабыз.

Моның өчен бары үз авылыгыз турында тәфсилләп язарга кирәк. Конкурска килгән эшләр юнәлешләргә һәм 3 төрле яшь категорияләренә бүленеп бәяләнәчәк: мәктәп балалары (10-17 яшь), студентлар (18-25 яшь), өлкәннәр. Конкурс турында тулырак сез биредә укый аласыз. Шунда ук конкурсның нигезләмәсе дә бирелгән.

Шушы көннәрдә Тукай районы Биклән авылында яшәп иҗат итүче якташыбыз, җирле шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәевадан бер кочак иҗат җимешләре алдык. Аларны укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

Мусабай Заводым

Рәзинә Сәетгәрәева

Мус.Заводым, иркен кырларыңда

Җәйрәп ята яшьлек даласы.

Канат ярып коштай очып киттек,

Без шул җирнең газиз баласы.

Куш-та: Туган җирем - Мус.Заводым,

Ерак-еракта даның.

Син - безнең йөрәк тибеше,

Без - синең ярсу җаның!

Мус.Заводым, җылы кочагыңда,

Наз һәм сөю тигез яралган.

Сиңа булган хөрмәт, сагыну-сагыш,

Моң булып түгелә җаннардан.

Мус.Заводым, заводларың белән

Дан тоткансың элек-электән.

Тарих битләреннән югалма, дип

Телибез без ихлас йөрәктән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев