«Балкыш»та һәр смена үзенчәлекле
Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» балаларны сәламәтләндерү лагереның беренче сменасында 75 бала ял итә. Беренче смена 10 июньгә кадәр дәвам итә. 22 июнь көнне икенче – лингвистика сменасы ачыла. Балаларны инглиз теле белән кызыксындыру уеннар һәм мавыктыргыч чаралар ярдәмендә алып барылачак.
Һәр сменаның үз юнәлеше: өченчесендә – нәфис-эстетик, дүртенчесендә спорт тәрбиясенә өстенлек биреләчәк. «Балкыш» быел дүрт сменада барлыгы 300 бала кабул итәчәк.
Лагерь эше Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп оештырыла. Әти-әниләр белән очрашулар, читкә чыгып йөрүләр тыелган.
Әлфия Шщйдуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев