Яктылык
Чаллы татар дәүләт драма театры артисткасы, районыбызның Иске Гәрдәле кызы Флүзә Касаеваны тамашачы күбрәк чәчрәп, янып торган образлар аша белә.
«Кунарга кунача тапмыйча йөрерсең...»
Профессиональ сәхнәгә аяк басканчы, балачак хыяллары чынга ашканчы, ярыйсы гына урау юллар көтеп торган икән аны. Югыйсә, мәктәп елларында ук күңелгә корт керергә өлгергән дә соң: эх, артистка булырга!.. Әткәсе Әнвәрҗан гармун тартып, «Шахта» көйләрен сузып җибәргән, «Эх, яблочко!» дип сыздырган мәлләрдә аның янында итәк очларын тотып бөтерелгән нәни кыз күңелендә дә булгандыр ул оеткы. Оеткы гына түгел, ашкынулы бер теләк, омтылыш булгандыр. Мәктәп сәхнәсендә куйган спектакльләрдә катнашып йөри торгач, ул теләк тагын да көчәйгәндер. «Ночь перед Рождеством» әсәрен сәхнәләштереп, Солоха ролен башкаргач, директорның: «Менә артистка бу!» – дип бәя бирүе утка ялкын өстәгәндер.
Тик... әле яшь чак. Мөстәкыйльлек юк. Әти-әни сүзенә каршы килү турында сүз дә була алмый. Флүзәнең әнисе Фәүзия апа агын-карасын математик төгәллек белән үлчәү сәләтенә ия. «Артистның тормышы юк аның. Өй алырга оя тапмыйча, кунарга кунача тапмыйча йөрерсең». Аның менә шушы сүзләре хыял болытында йөзеп йөргән кызны җиргә тартып төшергәнме?.. Артистлыкка булмагач, инде кая барырга дигән икеле-микеле уйлар биләгән мәлдә, кунак кызының: «Менә, мин Чаллыда тәрбиячелеккә укыйм, үземә бик ошый», – дип тел тибрәтүе җитә кала. Педагогия колледжына укырга кереп, аннан тәрбияче дипломы алып чыккач та, алай гына да түгел, балалар бакчасына эшкә урнашкач та, күңел түрендә кош канатыдай лепер-лепер канат кагып торган теләк сүрелергә уйламый гына бит, әй. Дөрес, сабыйлар янында тәрбияченең вазыйфасы артистныкыннан ким түгел инде ул: үзең үк сценарийлар язып, бәйрәмнәр булсынмы, төрле дәресләрме – аларда нинди генә рольләр уйнарга туры килми! Бакча мөдиренең, Флүзәгә карап: «Бу бит синең урының түгел, Флүзә! Артистлыкка кит, укырга кер!» – диюе исә кызган табага май өстәгән кебек була. Ә нигә әле тәвәккәлләмәскә?
Һәр роленә сабыйларча сөенә белә
Ул вакытта мәдәният һәм сәнгать академиясенә читтән торып укырга керү Берлинны алудан ким тоелмагандыр. «Конкурстан узмадыгыз». «Түләүле бүлеккә керегез». Бу сүзләрне ишеткәч, кыз кире борылып киткәндер дисезме?
– Өстемдәге соңгы күлмәгемне сатсам да түләп укырга мөмкинлегем юк, дидем. Шулай да ничек итсәм иттем – направление булса керә алырсың дигәч, бөтен кәгазьләрне җыйдым, барыбер кердем! Укыйсым бик килә иде, теләп, яратып укыдым. Төркемнең старостасы идем, башкаларны җыям да укыганнарымны аларга сөйлим. Чөнки бик күп укый идем, уку дәверендә бөтенләй икенче дөнья ачылды, – дип искә ала Флүзә ул елларны.
Әле югары уку йортына укырга кергәнче үк «Чишмә» мәдәният йортында җырчы Азат Тимершәех белән җырлап, фольклор күренешләрендә катнашып йөргән кызның «Шатлык» яшьләр үзәгенә эшкә күчүенә артык гаҗәпләнергә дә кирәкмидер. Балаларны, алар белән әвәрә килүне ничек кенә яратмасын, күңел таләбе башка шул, кайнап торган иҗат дөньясы кирәк аңа! «Остазбикә» фольклор ансамблен җитәкләгәндә, чынлап та кайнап эшләргә туры килә: сценарийларны үзе язып, үзе үк режиссер булып сәхнәләштерергә, үзенә үк катнашырга...
Менә шул чагында аны Чаллы театры баш режиссеры Ренат Әюпов күреп ала да инде. «Флүзә, минем янга театрга кил әле», – дигәч, кыз, мөгаен, театр урнашкан бинага атлап түгел, очып баргандыр. Режиссер ярдәмчесе булып эшли башлаган ул көннәр – ак хыяллар белән өртелгән төшләрнең чынга ашуы, балачак теләкләренең кабул булуы, ымсындыргыч тарту көче булган сәхнәнең үзенә дәшүе... Ә инде әле үз бәхетенә үзе ышанмыйча, театрның стеналарына тиклем сихри бер әйбер итеп караган кызга Н.Гогольнең «Өйләнү» комедиясендә Фекла Ивановна ролен тапшыргач...
– Ул спектакльне Илфат Камалиев куйган иде. Ролемне рәхәтләнеп ерып чыктым! Шундый да яратып уйнадым инде менә!.. Аннан «Патша кызы һәм җырчы» спектаклендә (Х.Ибраһим) Хәбир ролен бирделәр. И сөенүләрем...
Шулайдыр. Ул рольләргә генә түгел, барысына да – олымы ул, эпизодикмы – бүген дә сабыйларча бер самимилек, яктылык белән сөенә белә Флүзә. Үзе генә түгел, хуҗасына охшап, геройлары да шул яктылыкта коена аның: Халисә («Корт», авт. Ф. Галиев), Фәйрүзә («Юлларда бозлавык», авт. Аманулла), Лилия («Китмәскә килгән кошым», авт. Эсфир), Марфа («Кәләпүшче кыз», Г. Исхакый), Илмира («Нурислам нигезе», авт. Р. Батулла), Фәридә («Саташу», авт. Т. Миңнуллин), Мәликә («Банкрот», авт. Г. Камал), Мәрьям («Сигезле биюе», авт. Р. Сабыр), Сыңарсылу («Ярым ятларга кала», авт. Р. Батулла), Тәнзилә («Ул бит кичә иде...», авт. А. Әхмәтгалиева). Артистка бу образларның һәркайсын үзгә бер табигыйлык белән чагылдыра. «Корт» комедиясе Чаллы театры сәхнәсендә инде бик күп еллар бара, беренче карашка гади генә көнкүреш темасын чагылдыргандай тоелса да, кеше психологиясен ачарга омтылуы, рухи дөньяга игътибары һәм шулар янәшәсендә актерларның соклангыч уены нәтиҗәсендә ул әле дә көн үзәгендә. Флүзәнең Халисәсе – гап-гади авыл хатынының типик күчермәсе. Шулай ук «чын», шулай ук ихлас, шулай ук табигый. «Без бит авыл малае»ндагы (Т.Миңнуллин) Шамиләсе дә – сабыр, шул ук вакытта бераз чая, бала җанлы авыл хатынының көзгедәге чагылышы кебек. «Ул бит кичә иде...»дәге Тәнзиләсе – бер караганда, чиктән тыш ваемсыз, ә күңел сандыгын киереп ачкан мәлдә үзенең эчке сагышы, эчке моңы булган ир хатыны. «Зәңгәр томан артында» комедиясендә (Ә.Ишбулдина) Валя түти, «Аты барның дәрте бар»да (Н.Гаетбаев) Балбикә, «Кияү абый»да (Х.Ибраһим) Гөлҗиһан – төрлесе төрле холыктагы, төрле яссылыктагы карчыклар образы булып, алар барысы да бер сабырлык, бер шуклык белән сугарылган.
«Тарткан атка төйиләр»
Балалар өчен куелган спектакльләрдә дә Флүзә үзен судагы балыктай хис итә, тәрбияче булып эшләгән чорда сабыйлар психологиясенә тормыш яхшы гына төшендергән шул! Шәһәрнең «Күңел» радиосында элегрәк «Йолдызлар чакыра» дигән тапшыру чыга иде, кичләрен балаларны «Әкият тыңларга килегез!» дип, Флүзә Касаева радио янына чакыра иде. Чакыру гына түгел, укыган әкиятнең бөтен геройлары да Флүзә үзе: тавышын кырыкмаса кырык төсмергә кертеп, әллә кемнәр, әллә нинди җәнлекләр булып сөйли иде ул. «Тарткан атка төйиләр» дигәндәй, бер генә эштән дә баш тартмаган, кайнап торырга күнеккән кыз кою заводында үзешчән татар төркемендә режиссер вазыйфасын башкарырга да өлгерә.
– Миңа гомер буе авырлыкларны үземә җиңәргә, барысына да үз тырышлыгым белән ирешергә насыйп булды. Язмышыма рәхмәтле кеше мин. Театр дөньясына килеп эләгүемә рәхмәтле. Роль бирсәләр, шуның белән яши башлыйм инде. Хәтта кечкенә генә образ булса да, санаулы минутлар эчендә ул тамашачыга ачылып өлгерергә тиеш бит...
«Мин язмышыма рәхмәтле кеше»
Флүзәнең шул сүзләрен үзалдыма кат-кат кабатлап куйдым әле. Болай дип әйтү өчен тормышның һәр мизгеленнән матурлык кына күрә белү сәләте кирәктер... Кайчандыр әнисенең: «Артист булсаң, оя тапмыйча йөрерсең», – дигән сүзләре торып-торып искә төшкән чаклары булса да, бүген, Аллага шөкер, Флүзә барысына да канәгать. Пар канаты Рамилне очратуы да язмышның бер бүләге бит. Дөрес, сынаулар аша бирелгән бүләк. Игезәк уллары Ришат белән Ринатны ялгызы аякка бастырып килгән Рамилнең Флүзәне очратуы, аның белән яңа тормыш башлап җибәрүе ир-егетнең үзе өчен сынау. Үсмер чакта ук әниләрен мәңгелеккә югалткан егетләрнең яңа әниле булулары – алар өчен сынау. Флүзә өчен дә сынау. Җан җылысын биреп булырмы? Яшәп китә алырлармы? Аның артистка булуын белеп өйләнсә дә, ярты җанның һәрдаим сәхнәдә булуына Рамил тора-бара ничек карар?.. Шөкер, бүген алар бер-берсен эзләп табуларына, кызлары Мәрьямнең гөл чәчәге кебек үсеп килүенә сөенеп яшиләр.
Флүзә җәй көне туган. Дөньяның мул, матур чагында. Бүген, үтелгән юлларга гомер үзе «биш»ле куярга җыенган бер мәлдә, еш кабатлый торган гыйбарәсе бар: «Мин һәр көнемә Аллага шөкер дип яшим». Хак әйтә. Чөнки тормыш үзе театр. Иртәгә сиңа нинди роль эләгәсен дә Аллаһы Тәгалә генә белә. Флүзә Касаеваның: «Эшемә яратып барам, рольләремне сөенә-сөенә уйныйм, өемә кайтасым килеп кайтам», – дип елмаюына тормышның олы мәгънәсе һәм яктылыгы сыйган да инде...
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА.
Фотолар Флүзә Касаева архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев