Якты юл
  • Рус Тат
  • Яңа Бүләктә – Илһам үзәге

    Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Тукай районы хакимияте, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» премиясе лауреаты, легендар җырчы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров истәлегенә багышлап «Китмә, сандугач!» исемле зур чара оештырдылар. Бу чара безнең районда – халкыбызга бөек җырчыны биргән Яңа Бүләк авылында башланды.

    Татар халкы кунакны капка төбенә үк чыгып, аягөсте басып, милли ризыгыбыз чәкчәк белән каршыларга гадәтләнгән. Бу чарага килүчеләрне дә яңабүләклеләр авылга керә торган чатка куелган стелла янында чәкчәк тотып, милли киемнәрдә каршы алдылар. Аннан кунаклар бизәлгән атта, тарантаска утырып, гармуннар уйнап, җырлый-җырлый «Илһам чишмәсе»нә килделәр. Чишмә буенда Биклән авылының «Хәтфә» фольклор ансамбле кунакларга «Яшь киленгә су юлы күрсәтү йоласы»н тәкъдим итте. Бәйрәм чарасына килгән халык чишмәнең бәллүрдәй саф суыннан авыз итте. Челтер чишмә тавышына легендар җырчыбызның илаһи моңнары кушылды, күпләрнең күңеле тулды – өлкән буын һәм олырак яшьтәгеләр күз яшьләрен яшермәделәр.
    Илһам Шакировның гөлбакчадай туган авылы, чәчәкләргә күмелгән туган нигезе бар. Саф чишмә суларыннан, Илһам Шакиров җырларыннан дәрт-дәрман алып, Яңа Бүләк авылына керәбез. Легендар җырчының бертуган абыйсының улы Рөстәм Кыяметдин улы Шакиров төп нигездә кунакларны каршы алды. Авылга берөзлексез машиналар агылды да агылды. Урам тулы халык, халык. 
    Күр әле, капка төпләрендә кайсы утын кисә, кайсы оек-бияләй бәйли, кайсы табада коймак чыжлата – урамның буеннан-буена авыл тормышын чагылдырган күренешләр җанны иркәли.
    Дүрт буынны тоташтырган «Идел буе каеннары» исемле җырлы-биюле композицияне карап хушланабыз. Яңа Бүләк авылының һәр йорты кунак каршылауга күңел биреп әзерләнгән. Авыл халкы кунакларны, бер-берсен бәйрәм белән котлый. Күңеле алкын-ялкын булганнар дәртле гармунга кушылып җырлый, тыпырдап биеп тә китә. Урам бала-чага белән тулган. Ак яулыклы апалар, кәләпүшле-түбәтәйле агайлар – барысы да шат.
    Гомер буе бер-беребезне белгәндәй аралашабыз. «Илһам безне бергә җыйды – авылыбыз Сабантуйны хәтерләтә», – диләр яңабүләклеләр. «Илһамның бертуган абыйсы Кыяметдиннәр гаиләсе белән шулкадәр дус-тату яшәдек. Бик сагынабыз үзләрен. Гаилә дуслыгыбыз буыннан-буынга күчә бара. Аларның балалары белән безнекеләр аралашалар, йөрешәләр. Илһамыбыз һәрвакыт гади булды. Кече белән кечелекле иде, олыларны олы итте», – дип җырчыны сагынып искә ала Кифая апа Гыйззәтуллина. «Шундый олы бәйрәм оештырылачагын ишеткәч, әзерләнеп көтеп тордык. Билгеле инде, дулкынлану хисләре кичердек. Көн аяз булса иде дип теләдем. Күрәсезме, Аллаһ Тәгалә бу бәйрәмнең булуын теләгән, безнең догаларны кабул иткән», – дип ихластан сөенә Кифая Вәлиева. «Гадилеге белән гали булды ул. Татар халкының абруйлы, данлыклы улы булуына карамастан, безнең авыл егете булып кала белде. Шуның белән дә халык мәхәббәтен яулагандыр. Ярый әле ул безнең авылда туган дип шатланам. «Илһам чишмәсе»н ачкандагы бәйрәм гомерлеккә истә калырлык булды. Бүгенге чара – халык өчен оештырылган зур Сабантуй», – ди Венера Кәлимуллина. Кем белән генә сөйләшсәң дә, барысы беравыздан: «Бу олы чара дәвамлы булсын иде!» – дигән теләкләрен ирештерделәр. 
    Музейга бару юлында – урамның буеннан-буена, җырчы тормышыннан фотосурәтләр куелган иде. Аларның һәрберсе янында аңлатма биреп экскурсоводлар тора, җырчыбызның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйлиләр. Бу күренеш олы чараны тагы да мәгънәле итте. Урамның һәрбер капка төбендә үзешчәннәрнең авыл тормышына кагылышлы күренешләрне матур һәм кызыклы итеп оештырулары да халык игътибарын җәлеп итте. Кунакларны районның иң оста чәкчәк пешерүчеләре үз сыйлары белән, Тукай гармунчылары көй-моңнар белән каршы алды.
    Сату павильоннары да гөрләде: милли киемнәр, читек-чүәкләр, яулыклар, киез итек һәм киездән тегелгән аяк киемнәре, сувенирлар һәм табигый һәм хәләл булган ит эшләнмәләре, үз районыбыз эшмәкәрләре җитештергән сөт ризыклары белән сату итү оештырылган иде.
    Тамаша карый-карый музейга килеп җиттек. Музей-йортның икенче катындагы балконына басып, «Китмә, сандугач!» җыры белән Иске Дөреш авылы сандугачы Гыйздулла Вәлиуллин каршылады. Биргән икән Аллаһ бу уңдырышлы җиргә талантларны! 
    Музейда Яңа Бүләк мәдәният йорты директоры Дилбәр Гыймазетдинова бай экспонатлар белән таныштырган вакытта яшь башкаручы Айзилә Вахитова фортепианода уйнап, «Хуш, авылым!» җырын башкарды. Салмак кына агылган моң дәрьясына чумып, Илһамлы тормыш белән яшәп алдык.
    Илһам туып-үскән гаилә тарихының иң авыр чорлары – 1937 елның шомлы төне Гыйльметдин абыйны мәңгелеккә үзенә ала. Илһам әтисез кала. Дөньяның бар ачысын татыган Нуриәсма апага һәм аның алты баласына «халык дошманы баласы, халык дошманы хатыны» дигән нахакны күтәрергә туры килә. Моңлы бала! Шул елларның ачы сагышын ачуташ итмәгән Илһам атлы егет. Ул аны моңга төргән. Авылдашларына ачу да тотмыйлар, үч тә алмыйлар алар. Юксыну-сагышларын көй-моңнарына салган Илһам туган авылын бөтен татар дөньясына танытты. Халкын үз иткән легендар шәхесне халык үз улы итте. 
    Бәйрәмнең кульминациясе – төп сәхнәдә. Халык мәктәп мәйданчыгына урнашкан күчмә сәхнә каршына җыелышты. Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясе солисты, Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты, халык җырчысы Зөһрә Шәрифуллина «Су буенда учак яна» җыры белән тамашаны башлап җибәрде һәм халык күңеленә очкын салды. Сарман сандугачы Илһам Шакиров белән кырык ел иҗади дуслыкта яшәгәнен әйтте. Аннары сәхнәгә шушы олы чараны оештыручылар: район хакимияте башлыгы Фаил Камаев, Рәшит Ваһапов фестивале директоры Рифат Фәттахов, халык шагыйре, язучы, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев чакырылды. «Мондый зур чара районда беренче тапкыр үтә. Бүгенге чараны Аллаһ Тәгалә үзе хуплый дип уйлыйм. Нинди матур, кояшлы көнен бирде ул безгә. Илһам абый җыр-моңнары белән сөендереп яшәде. Күңелләрдә ул шулай яшәячәк. Районыбыз уңыш алу буенча да алдынгы урында. Иген уңышы мул. Уңган-булган халкы, абруйлы шәхесләре белән дан тоткан район халкын шушы олы бәйрәм белән котлыйм. Бу чара дәвамлы булыр дип уйлыйм», – диде Фаил Камаев. Аннары ул Илһам Шакировка «Тукай муниципаль районының почетлы гражданины» исеме бирелүен белдерде. Бу почетлы исемнең таныклыгы һәм күкрәк билгесе Илһам Шакировның бертуган абыйсының улы Флюр Шакировка тапшырылды. Алар Илһам Шакиров музеенда урын алачак.
    Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык шагыйре, язучы, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев: «Бүгенге көндә Илһам Шакиров истәлеген мәңгеләштерү буенча программа эшләнә. Яңа Бүләк авылы юлларын, мәдәният йортын төзекләндерү күздә тотыла. Татар халкы бу җирлеккә агылырга, Илһам музеен – аның иҗат йортын күрергә тиеш. Авылның дәрәҗәсе дә үсәр. Яңа Бүләк Илһам үзәге булсын!» – диде. Разил Вәлиев бөек җырчыга багышланган «Илһам» исемле шигырен укыды. Халык тын да алмыйча шигырь тыңлады. Шагыйрьнең: «Бүген – зур бәйрәм. Бүген – Илһам Сабантуе», – дигән сүзләре алкышларга күмелде. Казандагы Әүхәдиев исемендәге музыка училищесы директоры Айрат Җаббаров Мәдәният министрлыгы һәм үз исеменнән халыкны бәйрәм белән котлады. 
    Журналист, продюсер, ТРның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, философия фәннәре кандидаты, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры Рифат Фаттахов: «Бу чара – легендар җырчыбызга Рәшит Ваһапов фонды тарафыннан олы хөрмәт билгесе. Быелгы сезонны тулысынча Илһам Шакировка багышлыйбыз. Әлеге чара – фестивальнең махсус проекты. Яңа Бүләк авылында башланган сезон ачылу 2020 елның маенда Казанда төгәлләнәчәк. Ни өчен без бу эшкә алындык? Бу – безнең намус эшебез. Илһам Шакиров Рәшит Ваһапов фестивален уздыру идеясен хуплады, күтәреп алды һәм ун ел буе аның президенты булды. Бөтен дөнья цивилизациясенә Илһам Шакиров кебек бөек шәхесне биргән авылга рәхмәт әйтәм. Авылыгыз кешелек тарихында калачак», – диде һәм Илһам Шакировны хөрмәтләп шушы олы чарада катнашкан, аны тамаша кылырга килгән халыкны бәйрәм белән котлады. 
    Музей экспонатларын тулыландыру максатыннан администраторы җырчының сәхнә костюмын бүләк итте. Бу олы чарага ТР Дәүләт Советы депутаты «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Рафаэль Юнысов, татар хатын-кызларының «Ак калфак» республика җәмәгать оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, танылган артист Алмаз Хәмзин да килгәннәр иде.
    Мәктәп мәйданчыгына урнаштырылган күчмә сәхнәдә Мәскәү дәүләт филармониясе солисты, виртуоз баянчы Айдар Салихов Илһам Шакиров көйләренә тезмә башкарды. Минзәлә, Сарман, Мөслим районнарыннан килгән үзешчәннәрнең чыгышын халык җылы кабул итте. Мәйдан тулы халыкны Рәшит Ваһапов халыкара фестивале лауреатлары Рәнис Габбазов, Зәлилә, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина һәм махсус чакырылган кунак, җырчы Идрис Газиев кабатланмас моңнары белән халыкны җыр-моңлы Илһам дөньясында яшәттеләр. Артистлар Илһам Шакиров репертуарыннан да җырлар башкардылар. Бәйрәм артистлар, килгән кунаклар һәм халык белән берлектә, аягөсте басып, Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. 
     Районыбыз авылларыннан, тирә-як районнардан килгән милләттәшләребез рәхәтләнеп ял итте. Яңа Бүләк авылында зур бәйрәм булды һәм ул гомер буе хәтеребездә матур ядкарь булып сакланыр.

    Рәфкать Билданов фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: