Якты юл
  • Рус Тат
  • Тукай үзешчәннәре – Чаллыда

    Районның Теләнче Тамак халык театры Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» әсәре буенча эшләнгән музыкаль комедиясен Аяз Гыйләҗев исемен-дәге Чаллы татар дәүләт драма театрында күрсәтәчәк.

    Спектакль «Режиссура» юнәлешен-дәге яңа «AYAZ.LAB» театраль лабораториясе кысаларында куела. Лаборатория район җирлегендәге үзешчән һәм халык театрлары белән уртак хезмәттәшлекне, үзешчән сәнгатькә профессиональ яктан булышлыкны күздә тота. Спектакль 24 февраль көнне 18.00 сәгатьтә башлана. 

    / Фәнис Ихсанов фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: