Якты юл
  • Рус Тат
  • Спектакль белән – авыллар буйлап

    Калмия мәдәният йортында эшләп килүче «Чаткылар» коллективы hәр елны авылдашларны бер спектакль белән сөендерә. Быел Гата Нуруллинның «Картаямыни соң йөрәк» музыкаль комедиясен сәхнәләштердек.

    Иң элек аны үзебезнең авылда куйдык. Тамашачы бик җылы кабул итте. Аннан гастрольләргә кузгалдык. Иң беренче итеп Югары Байлар авылына юл тоттык. Ул авылда театр җанлы халык яши икән: тамашачылар гаиләләре белән, зал тутырып килгәннәр, клуб хезмәткәрләре кайнар бәлешләр пешереп көткәннәр безне. Өченче чыгышыбыз Боерган авылында булды. Аннан Калмия җирлегенә караган кечкенә Малтабар авылында күрсәттек спектакльне. Анда клуб юк, халык иске мәктәп бинасына җыелган иде.
    Пьесада совет заманы тасвирлана. Вакыйгалар узган гасырның 70-80 елларында бара. Ул вакытлар – колхозларның гөрләп эшләп яткан мәле. Авылда көчләр җитмәгәнгә, шәhәрдән командировкага шоферлар килә. Аларны бер ялгыз хатынга фатирга кертәләр. Килгән ир-атлар (берсенең хатыны үлгән, баласы бар, берсе яшь егет) аңа гашыйк булалар. Эш беткәч алар шәhәргә китәләр, ләкин озак тормый авылга мәхәббәтләре тартып кайтара.
    Пьесада колхоз рәисе ролен мәктәп директоры Рәмзия Харрасова башкара. Нәкъ шул заман председателе диярсең. Ялгыз хатын Заһидәне мәктәп директорының укыту буенча урынбасары Чулпан Габидуллина бик тормышчан итеп уйнады. Хатыны үлгән ир Хафиз ролен театрыбызга яңа килгән Хәсән Заһидуллин гомер буе сәхнәдән төшмәгән кебек башкарды. Лаеклы ялда булса да, аның театрда уйнавы беренче тапкыр. Яшь, моңлы Гөлшатны укытучы Гөлназ Фәрхетдинова оста уйнады. Яшь шофер Илдар ролендә – укытучы Марат Вәлиев. Илдарның шәhәрдә гашыйк булып йөргән кыз Гөлфәния ролен балалар бакчасы тәрбиячесе Альмира Гыйльфанова нәкь шәhәр кызы кебек башкарды. Пәрдә артында суфлерыбыз Фирдәния Галимҗанова бездән дә ныграк борчылып утырды.
    Спектакль өчен пьеса сайлау бик авыр булса да, уңышлы башкарып чыктык. Иң мөһиме – тамашачы рәхмәтле калды.

    Ләйсирә СӘХИБҖАНОВА,
    Калмия мәдәният йорты директоры.

    Фото Ләйсирә Сәхибҗанова тарафыннан бирелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: