Сәхнәдә – «Хыял»
Биклән халык театры әле генә 40 еллык юбилеен билгеләп үткән иде. Инде менә театрның иярчене – «Хыял» балалар театры махсус үзләре өчен язылган «Гомерләрең булгач, яшисең икән...» дигән ике пәрдәлек драмамны сәхнәләштерде. Бу әсәр Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында иҗат ителде.
Әсәрдә сугыш башлану чоры, канкойгыч еллар һәм бүгенге тыныч көннәр гәүдәләндерелә. Халык, сөенеп, җыен үткәрергә йөргәндә сугыш башлану турында кайгылы хәбәр килеп ирешә. Яшь егет һәм кызлар үз теләкләре белән сугышка китә. Күпме хыяллар, якты өметләр чәлпәрәмә килә. Әминәнең егете Ирек каты яралана. Бомбалар шартлавы астында яраланган егет шәфкать туташы – йөргән кызы Әминә белән очраша. Әмма авыр хәлдәге егет бу вакыйганы төштә күргән кебек кенә була. Соңыннан кызы аны госпитальдән эзләп таба. Яралы булса да, егет авылына кайтмый, кабат сугышка китә. «Без әле Берлинны алырга тиеш!» – ди ул кызына хушлашканда. Егет исән-сау әйләнеп кайта. Ирек белән Әминә матур гаилә коралар. Еллар үтә. Әнә, инде оныклары үсеп беткән, алар Әминә белән бергә батырлар һәйкәленә чәчәк куярга килгән... Күңелләре мөлдерәмә, күзләрендә яшь... Бик күп дуслары сугыш кырында ятып калган чал чәчле ветеран Ирек агай: «Гомерләрең булгач, яшисең икән...» – дип башын чайкый... Янәшәсендә гомер иткән сөеклесе – Әминәсе – яулык чите белән күз яшьләрен сөртә... Җиңү җыры яңгырый, салют атыла, күктә ак күгәрченнәр оча...
Балалар кыска гына вакыт аралыгында әсәрнең төп темасын ачып бирә алды. Күпме гаиләгә кайгы-хәсрәт алып килгән каһәрле сугышның никадәр ачы һәм авыр булуын күрсәтә белде. Әнә бит нинди җитдиләр, ник бер елмайсыннар. Матур солдат шинельләре киеп алганнар да, моннан 75 ел элек булган хәлләрне тәннәр чымырдый торган итеп уйныйлар. Сәхнәгә куелыш та зур осталык сорый. Моны бөтен җаны-тәне белән бирелеп, Биклән халык тетрының режиссеры Алия Хәмидуллина эшләгән. Янәшәсендә һәрвакыт ярдәм кулы сузучы зирәк киңәшчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Абдуллин. Ирек ролен Эмиль Гыйбадуллин, Әминәне – Гөлшат Хөснуллина, Маратны – Илһам Ганиев, Тәнзиләне – Мәдинә Туктыева, Лизаны – Динә Хөсәенова, Ришатны Эмиль Уразбахтин башкарды. Ирек агай ролендә – Илдус Абдуллин, Әминә апа ролендә – Фирия Гарипова.
Районда инде менә өченче мәртәбә узачак «Театраль олимп» фестивалендә катнашырга дәгъва кылучы мәдәният йортының театр эшчәнлеген жюри рәисе – район мәдәният һәм ял үзәге директоры вазифаларын башкаручы Илнур Сәхбетдинов та уңай бәяләде. Туган авыл сәхнәсендә куелган тәүге сәхнә әсәрем өчен шәхсән үзем дә килеп чыгармы дип ут йотып утырдым. Борчылуларым юкка булган, бүген сөенечем эчемә сыймый. Биклән халык театры артистларына алмашка яшьләр үсеп килә.
Рәзинә СӘЕТГӘРӘЕВА.
Фото Рәзинә Сәетгәрәевадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев