Парлы гомер – җырлы гомер
Күзкәй авылы үзешчәннәре 8 Мартка «Парлы гомер – җырлы гомер» дигән бик матур, хис-тойгыларга бай әдәби-музыкаль программа әзерләделәр.
Хикмәт шунда, бүген сәхнәдә күп еллар парлап кына түгел, җырлап гомер кичергән авыл үзешчәннәре. Әнә алар кулга-кул тотынып сәхнә түренә узалар: 50 ел бергә гомер итүче Кәүсәрия һәм Хатыйп Хафизовлар, 47 ел гаилә стажы булган Рәсимә белән Рафис Хәсәновлар, 41 ел иңгә-иң куеп гомер итүче Резидә һәм Әзһәр Габделхаковлар, 35 ел бергә яшәүче укытучылар Резидә белән Гали Мингалимовлар, 27шәр ел бергә гомер итүче Дилә һәм Данил Авзаловлар, Вера һәм Вәсим Сәлимовлар. Күптән түгел көмеш туйларын билгеләп үткән Роза һәм Фидаил Асылмәрдәновлар. Тамашачылар озак еллар буе сәхнәдән төшеп тормаган, моңлы җырлары белән сөендергән, уйландырган, күңелләрен җылыткан җырчыларын, гармунчыларын алкышлый.
Концерт мәктәп укучыларының «Шатлык» бию ансамбле биюләре белән башланды – димәк, яңа буын үзешчәннәребез дә үсеп килә. Акрын гына атлап, иңнәренә гомерлек юлдашы баянын асып, Рафис Хәсәнов чыккач, зал янә көчле алкышларга күмелде. Рафис авылда гына түгел, тирә-якка даны таралган җырчы. Хатыны Рәсимә белән алар гомерләре буе илһамият дөньясында, башкаларны да әледән-әле дөнья мәшәкатьләреннән арындырып, моң дөньясына әйдиләр. Рафис шигъри юллардагы фикерне үзәкләргә үтәрлек хис белән җырында әйтеп бирә. Хәсәновлар «Әллүки» фольклор коллективының да нигез ташы, илһам чыганагы.
Икенче пар – Резидә белән Әзһәм Габделхаковлар турында аерым бер очерк язарлык. Гаилә башлыгы күп еллар хуҗалыкта бригадир булып эшләде. Алар гомерләре буе җырдан, сәхнәдән аерылмадылар. Балалары – җырчы уллары Алмаз белән кызлары Лилия фольклор ансамблендә үстеләр. Дөрес, соңгы елларда алар сәхнәдән аерылып тордылар. Өлкәннәр лаеклы ялга чыктылар, балалар исә югары уку йортларын тәмамлап, гаилә кордылар. Сизелеп тора, тамашачылар бик сагынган аларны. Заманында бу гаилә коллектив составында Казан сәхнәләрен яулады, кызлары Сабан туе гүзәле булды, уллары – кабатланмас тавыш иясе Алмаз бик күп бәйгеләрдә лауреат, дипломант исемнәренә лаек булды. Бүген ул да сәхнәдә. Алмаз Габделхаковны кабат-кабат чакыдылар. Үзен кечкенәдән алкышлап үстергән тамашачысына рәхмәт йөзеннәндер, ялындырмый – җыр артыннан җыр агыла.
Ни әйтсәң дә, милләт яшәсен өчен аның үз җыры, үз моңы булырга тиеш. Бүгенге бәйрәм сәхнәсенә чыккан җырчыларның чыгышларында әнә шул моң берсеннән-берсенә күчеп, күңелне сөендерде, җаннарны сугарды. Әле аның тагын бер хикмәте бар – җырда буыннар чылбыры яши. Авылыбызның үзенчәлекле җырчысы, баянчысы Гөлнәзирә Шәйдуллинаның моңлы тавышын авылдашлар әле дә онытмый. Бик иртә бакыйлыкка күчте ул, ә үзеннән соң авыл тоткасы булырлык талантлы балалары, оныклары калды. Концертны алып баручы кызы Гөлнара Сәхәпова мәрхүмә җырчыбызны җылы сүзләр белән телгә алды, ә кызы Роза белән кияве Фидаил Асылмәрдәновлар тамашачыларга иң матур җырларын бүләк иттеләр. Ул да булмады, оныгы – сәхнә остасы, бик күп бәйгеләр лауреаты Алия Җиһаншина күбәләктәй очып биеп күңелләрне күтәрде, аннары, баласы хакына җанын биргән ана турында тетрәндерерлек итеп шигырь сөйләп залдагыларның күзен чылатты.
Кәүсәрия белән Хатыйп Хафизовлар – биючеләр. Бүгенге бәйрәмдә бу күркәм пар, җилдәй җитез итеп, татар халык биюен башкарды.
Резидә Мингалимованы без җырчы буларак күптәннән беләбез, яратабыз. Ә менә аның ире – укытучы Галине тамашачы күбрәк театр артисты буларак белә. Бер генә спектакль дә аннан башка узмый. Бүген исә ул җырчы буларак ачылды. Резидәнең әнисе – сәхнә ветераны Зилә Нәҗипова фольклор ансамбльдә беренче көннәрдән үк. Моңлы тавышлы җырчы һәм шигырь сөйләүче оста. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, бүген яраткан артистыбызны сәхнәдә күрә алмадык.
Дилә белән Данил Авзаловлар сәхнәгә чыккач, әти-әниләре – җырчылар Ләйсәния белән Наилнең чыгышлары искә төште. 30 ел элек оста биюче, җырчы Флүрә Нуриева оештырып җибәргән фольклор ансамбльнең беренче карлыгачлары иде бу гаилә. Әтиләре күптән якты дөньяда юк инде, ә Ләйсәния ханым залда улы белән килененең җырлавына сөенеп, сагышланып утыргандыр. Гаиләдә җыр яши, дәвам итә...
Күрше Калмия авылыннан килгән кунакларыбыз Вера белән Вәсим Сәлимовларны да күзкәйлеләр үз итеп, яратып кабул иттеләр. Вера ханым балаларны музыка, сәхнә серләренә өйрәтә. Бәйрәмебезгә дә талантлы балаларның чыгышларын күчтәнәч итеп алып килгән.
Бәйрәмнең йомгаклау өлеше дә бик матур булды. Авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев залдагыларны җылы итеп тәбрикләде, сәхнәдә чыгыш ясаган парларга, гаиләләргә изге теләкләрен җиткереп, истәлеккә бүләкләр тапшырды.
Заһидә НӘБИУЛЛИНА,
ветеран журналист.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев