Моң чишмәм авылда башлана
Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичевның тууына 70 ел булуга багышланган концерт турын башлап җибәрде. Әлеге чын сәнгать бәйрәме Сарманда, Бөгелмәдә булды. Алда Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Чаллы һәм Тукай районы тамашачылары белән гамьле очрашулар көтә. Бу бөек җырчының мирасын киләчәк буыннарга тапшыруның матур үрнәге, иҗатта һәм шәхси тормышта иренә тугрылык билгесе.
– Аллаһыга мең шөкер, нәтиҗәле хезмәтем белән яшим. Газиз улыма, аның гаиләсенә һәм халкыма кирәк әле мин. Менә Хәйдәремнең тууына 70 ел тулуга багышланган чараларны башлап җибәрдем. Мәшһүр татар җырчысының исемен мәңгеләштерү юнәлешендә эштән туктаганым да юк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Түбән Новгород өлкәсендә һәйкәл төзедек, Казанда аның музее эшли, аның турында ике китап чыкты. Икенчесе – фәнни-документаль басма. Ул татар һәм рус телләрендә чыккан иде. Хәзер аны, тулыландып, рус телендә чыгару нияте белән йөрим. Юбилее уңаеннан, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында ике зур чара үтәчәк: бер көнне опера күрсәтеләчәк, икенче көнне дөньякүләм һәм үзебезнең сәнгать осталары катнашында концерт булачак. Хәйдәремнең юбилеена багышланган концертларны якташларыма да күрсәтермен дип уйлыйм. Чөнки Тукай районында чын сәнгатьне ярата торган тамашачы яши. Район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев – профессиональ сәнгатьне, чын артистларны бәяли һәм хөрмәт итә торган зыялы шәхес. Якташларым райондагы уңай үзгәрешләрне әйтеп, сөендереп тора. Без бик рәхмәтле. Тукай районында мөнәҗәтләр кичәсендә бик яратып катнаштым, чөнки туган җиремдәге ихлас очрашулар, минем күңелемә аеруча якын.
– Сез туган Салих Тукай бик ямьле авыл.
– Әтием Габделкотдүс, әнием Миңлегөл гаиләсендә бишенче кыз мин. Икесе дә динле кешеләр, Коръәнне аңлап укыйлар иде. Бер-берсенә мөнәсәбәтләре дә мөселманча булды. Ир баш, ул хуҗа, ә хатын ирне дә, балаларны да тәрбияләргә тиеш. Алар бездә дә бу сыйфатларны тәрбияләделәр.
Мине малай була дип көткәннәр. Шуңадырмы, мин әти янындарак үстем, гел аның янында кайнаша идем. Әти белән җәен печән, утын әзерлибез. Аннан кара-каршы утырып, бүрәнәләр юнып, сарай да салып куйган хәтердә.
– Кечкенә чакта да жырлый идегезме сон?
– Мәктәптә җырлаталар иде. Дүрт классны Октябрь-Бүләк авылына йөреп укыдым да, сигез чакрым ераклыктагы Иске Дөрешкә киттем. Урта белемне Теләнче Тамакта алдым.
Без укыган чакта һәр тәнәфестә коридорда уеннар оештыру бар иде. «Син матур җырлыйсың», – дип мине үсендереп, уртага чыгарып, гел җырлаталар иде. Шулай ияләшеп киттем, күбрәк яңа җырлар өйрәнә башладым. Ә репетиция урыны – ике авыл арасы, тузанлы юл. Сыйныф җитәкчебез Гатуф Харисов безне физикадан укытса да, әдәбият-сәнгатькә гашыйк иде. Үзе спектакльләрдә уйнады. Минем җырларымны тәүге тапкыр магнитофон тасмасына яздырырга һәм җае чыккан саен шуны уйнатып, мине иҗатка канатландырган кеше дә ул булды. Авыл сәхнәләрендә чыгыш ясадым. Смотр-концертларның үзәгендә булдым. Теләнче Тамакта укыганда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәдинә Хәлимова мине җирле радиодан еш җырлата иде. Укытучыларым талантымны күреп, Ленинградттагы театр артистлары әзерли торган югары уку йортына барырга киңәш иттеләр. Әти каршы килде. Мин Казан медицина училищесын сайладым,
– Димәк, сәхнәгә юллар урау булган?
– Казанның Дәрвишләр бистәсендәге мәдәният йортына Рәис Сафиуллин җитәкчелегендәге үзешчән коллективка йөри башладым. Җәйге каникул вакытында Рәис абый мине профессиональ артистлар белән гастрольгә алып чыкты. Мәскәүгә кадәр барып җиттек. Рәис абый: «Зөһрә, синең кебек моңлы тавыш сирәк, сиңа һичшиксез укырга кирәк», – дигәч, миндә консерваториягә керү теләге туды.
Анда композитор Нәҗип Җиһанов тыңлады. «Синең тавыш – милли тавыш. Бездә андый бүлек юк. Шулай да эксперимент рәвешендә кабул итәбез», – диде.
– Хәйдәр Бигичев белән дә шунда таныштыгызмы?
– Мин беренче күрүдә үк Хәйдәрнең моңсу күзләренә игътибар иттем. Сөйләшә-аралаша торгач белдем, беренчедән, Сергач якларында калган әти-әнисе өчен борчыла, икенчедән, үзенең кан басымы югары икән. Мин шәфкать туташы буларак аңа гел ярдәм итә идем. Шулай итеп дуслыгыбыз мәхәббәткә әйләнде. Өйләнештек, Тукай районының Иске Дөреш авылына кайтып язылыштык. Хәйдәр безнең якны бик яратты. Әтигә печән өяргә, утын ярырга ихластан булышты. Башта икебез дә опера һәм балет театрында эшләдек. Өч бүлмәле фатир алдык. Җырлый-җырлый, Аллаһының биргәненә шөкер итеп яшәдек, улыбыз Айратны үстердек.
– Сезнең һәр җырыгыз туган якка, туган илгә мәхәббәт һәм моң белән сугарылган.
– Мин Аллаһы Тәгаләдән үз җырымны сорадым. Студент чагымда ук Сара ханым Садыйкова Гомәр Бәширов сүзләренә «Җидегән чишмә» җырын тәкъдим итте. Мин өздереп жырлыйм, Сара апа үзе рояльдә уйный иде. Халык басып кул чаба. Нинди бәхет! Авторларга рәхмәтем зур, урыннары оҗмахта булсын.
– Зөһрә апа, сез үзегез иҗат итеп кенә калмыйча, Хәйдәр абыйның иңендәге фәрештә кебек, гел аны саклап яшәдегез.
– Хәйдәр Бигичев – бөек жырчы. Мин аны җырлый гына алсын дип яшәдем. Катлаулы операциядән соң авыр күтәртмәдем, кибеткә йөртмәдем, акча таләп итмәдем. Авырлыкларны сабырлык белән җиңдем. Мин хәзер дә аның якты истәлеген саклый алуым белән бәхетле. Мин аны сагынып яшим.
Хәйдәр – халкыбызның кадерле улы, сөйгән җырчысы. Шуңа күрә һәр көнне урамдамы, кибеттәме, концерттамы – кайда гына булсам да, Хәйдәремне искә төшермичә калмыйлар. Тамашачылар да аны сагына. Мин бит кеше үлми, аның җаны үлми, мәңгелеккә генә күчә дип яшим, без аның белән без параллель дөньяда гына яшибез сыман.
Юанычым – Аллаһы Тәгаләгә ышанып, аның барлыгын аңлап, сине ташламаячагына инанып яшәүдә, баламның иманлы, тәүфыйклы булуында, яраткан тамашачыма кирәкле булуымда.
– Туган якларыгызга еш кайтасызмы?
– Олыгая барган саен, җирсү дә күбрәк була икән. Тукай районының гүзәл табигать кочагына урнашкан туган авылым Салих Тукайга еш кайтып йөрибез, чөнки анда зиратта әти-әнием, апам, кызыбыз җирләнгән. Туган нигезебез дә исән. Хуҗалары гына башка. Балачак, яшьлек еллары искә төшсә, үзәк өзелә. Минем моңым бит шуннан башлана.
– Улыгыз Айрат та милли җанлы. Ике зур жырчы гаиләсендә тәрбияләнсә дә ул сәнгать юлын сайламады.
– Аллаһыга шөкер, улым сәнгатьне яхшы аңлый торган кеше булып үсте. Ул фортепиано буенча музыка мәктәбендә укыды. Җитди музыка тыңлый, югары профессиональ сәнгатьне аңлый, туган телебездә камил сөйләшә. Рус һәм инглиз телләрен белә. Оныгыбыз Ансар да әтисе кебек тәрбияле, тырыш, белемгә омтыла. Минемчә, хәзерге заманда ярты-йорты артистларның артуына караганда, сәнгатьне чынлап аңлый белүчеләр һәм сәнгать әһелләренә таләпчән тамашачылар күпкә кирәгрәк.
– Зөһрә апа, чын җырчы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Беренче чиратта, ул милләте өчен җаваплылык тоеп хезмәт итәргә тиеш. Чөнки әйткән сүзең, фикер тирәнлегең, культура дәрәҗәң, әхлакый югарылыгың аша сиңа гына түгел, милләтеңә дә бәя бирәләр. Мин гомерем буе халкыма рәхмәтле булдым. 1984 елда «Татарстанның халык артисты» исемен биргән иделәр. Мин шул исемне гомерем буе аклап, халкыма фидакарь хезмәт итәргә тырышам.
Зөлфия ГАЛИМ.
Фото Зөлфия Галимнән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев