Илле биш ел сәхнәдә
Шушы көннәрдә моң иясе Гыйздулла Вәлиуллинның «55 ел сәхнәдә» дип аталган иҗат кичәсе узды. Бәйрәм Иске Дөреш мәдәният йортында үткәрелде.
Шушы авылда туып-үскән, аннан беркайчан да, беркая да рәхәт тормыш эзләп чыгып китмәгән, гомере буе туган мәктәбендә балаларга белем биргән, аннары озак еллар авыл җирлеге башлыгы булып эшләп, авылдашларының тирән ихтирамын яулаган Гыйздулла Вәлиуллинның иҗат кичәсенә бөтен авыл җыелган, читтән бик күп кунаклар кайткан, дуслары, классташлары, бергә эшләгән хезмәттәшләре килгән иде.
Матур итеп бизәлгән сәхнәгә көчле алкышлар астында бүгенге тантананың хуҗасы, үзенең кабатланмас матур тавышы белән гомере буе авылдашларын сокландырган, бик күп иҗади конкурсларда катнашып, район, республика данын яклаган үзешчән җырчы Гыйздулла Вәлиуллин күтәрелә. Халкыбызның «Ай әле бик еракта идек без» дигән үлемсез җыры белән башлады ул чыгышын. Аның җырлары төрле елларда үзе белән бергә эшләгән хезмәттәшләренең, классташларының, туганнарының, авылдашларының истәлекләре белән үрелеп барды. Барысы да Гыйздулла абыйның киң эрудицияле, үз хезмәтен сөюче укытучы, үзенә дә, башкаларга да таләпчән, төгәл җитәкче булуын билгеләп үттеләр. «Иң мөһиме – кайда гына эшләсә дә, сәхнәдән аерылмады. Авылда нинди генә мәдәни чаралар булмасын, берсе дә Гыйздулла абый җырыннан башка үтмәде. Үзешчән театр спектакльләрендә дә уйнап, күпме онытылмас образлар тудырды ул, дип горурланып сөйләделәр алар.
Юбилярны Таулы Дөреш, Яңа Бүләк, Теләнче Тамак, Мусабай Завод, Новотроицкое авыллары үзешчәннәре дә үз җырлары белән котлады. Авылның «Нур» үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөрүчеләр дә концерт әзерләгән иде.
Гыйздулла абый зур һәм бәхетле гаилә башлыгы да. Гомере буе Иске Дөреш авылы мәктәбендә укыткан тормыш иптәше Нурия ханым белән өч бала үстереп, барысына да югары белем алырга мөмкинлек биргәннәр. Алар хәзер төрле өлкәләрдә эшләп, коллективларында ихтирамга ия хезмәткәрләр. Бүген әнә оныклары җырлары белән дә, курайда уйнап та, бабаларын бәйрәме белән котлыйлар.
Авылдашлар өчен бер гаилә туганнарының җыелышып бер күрешүенә охшаган эчкерсез мәҗлес кебек булды ул. Чаллы шәһәрендә югары уку йортында методист булып эшләүче сеңлесе Гүзәлия ханым бәйрәмгә чәкчәк пешереп алып кайткан иде. Ул барлык кунакларны чәй өстәле янына чакырды, абыйсына күрсәткән хөрмәт өчен барлык туганнары исеменнән авылдашларга чиксез рәхмәтен җиткерде.
Авылдашлары исеменнән Новотроицкое мәктәбе укытучысы Кәүсәрия МӘҮЛИЕВА.
Фото Кәүсәрия Мәүлиева тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев