Илһам абыйны юксыну нәрсәгә әверелде?..
Илһам абыйның якты дөньядан безне ташлап китүенә әле бер ел да үтәргә өлгермәде, аны юксыну тойгысы җанымны бимазалый башлады. Әйе, халкы белән гомерлеккә хушлашуыннан соң көчәйгәннән-көчәя генә барды ул сары сагыш, ачы үкенеч... Әйтерсең лә, тормыш агышы туктап калды: кышның аклыгын күрмәдем, язның ямен сизмәдем, җылысына сөенмәдем, инде көзгә керәбез... Карлы юллардан кыңгыраулы атларның җилдереп узулары Илһам тавышы тоемында тагын да дәртлерәк яңгырый иде шул.
Урап-урап карлар күмә
Кышның озын юлларын,
Чың-чың итә, җил тузгыта
Җиз кыңгырау моңнарын.
Аның аһәнеңдә генә хас моңсулыктан ишеткән яз җыры «Умырзая» да быел аны ямансулап җырланды, гөрләвекләр дә шаулап акмады. Умырзая үзе дә кар астыннан соң калыкты сыман. Югыйсә, җырдагы кебек:
Юк, мин яшәр идем, җәй ясаучы
Зур чәчәкләр белән җыелып,
Юк, мин үлмәс идем
Умырзая кебек,
Умырзая кебек боегып...
Шундый иде кебек исәбе бөегебезнең... Көзгә керде шул гомере, көзгә керде. Тормышыбыз, яшәешебез халкыбыз белән бергә боеккан чакта, шул рухны соңгы сулышына сеңдереп, җырлап хушлашты, елатып, әрнетеп, сызландырып.
Җир гаменнән мием чатный,
Йөрәгемдә сызлый ярам...
Мин бит заман ярын йотып,
Иблисләргә ләгънәт укып,
Мәңгелеккә китеп барам...
Юксынуым чиктән ашты – түзмәдем, ни дип әйтсәләр дә әйтерләр дип, Илһам абыебызның туган авылына барып, авылдашлары алдында аның турында бар булган истәлекләремне сөйләп, белгән кадәр җырларын җырлап, күңелемне бушатып кайтыйм дигән фикергә килдем. Нәрсә булган, куып җибәрмәсләр әле?! Ник дисәгез, бераз халык таныган исемем дә бар бит инде... Беләләр... Мәшһүр җырчыбыз белән җырлаштыргалап та, концертларында, юбилей кичәләрендә дә катнашып йөрдем. Илһам абыйга «абзыйлар» вәгъдә иткән мәгърур һәйкәлле киләчәкләр җиткәнче, ичмасам, үземнең күңелемне тынычландырып кайтыйм. Клубларын яңгыратырлык аппаратурам бар, баян, гармунны алам, дустым Гыймадины үгетлим дә... Концерт куябыз инде аны! Ул туган, үскән, яшәгән авылны күреп, халкының күзенә карап, күңеленә кереп кайтыйм, мәйтәм.
Бу фикеремне Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев белән дә уртаклаштым. Һәй, ул инде милләт дигәндә андый эшләрне күкләргә чөеп хуплый. Ләкин монысын шул хәтле чөяр дип уйламаган идем. Ярты җөмләмнән туктатып:
– Тукта, алай гына итмиләр аны!.. – диде дә, – калганын үзем эшлим дип, план төзергә кереште.
– Тәк, район главасына әйтми ярамый, Разил белән дә килешик, афиша ясатырмын, һәм, иң элек – иртәгүк, авылларына барып кайтам, авыл җитәкчеләренә әйтергә кирәк. Аннан соң «Илһам» чишмәсе дигән чишмә бар диләр анда.
– Син, Рөстәм Мәҗитович, бөтен районны кузгатасың бит болай булгач?! Мин кешеләрне мәшәкатьләми, үзем синең белән генә барырга уйлап киңәшүем иде лә...
– Синең эшең сәхнәдән аның җырларын җырлау һәм күпме истәлекләрең бар, шуны сөйләвең булсын. Иртәгүк китәм...
...Һәм барып та кайткан... Күрештем. Сөйләштем, ди. «Ничек, чыннан да, Хәмзин киләм дип әйттеме», – дип сораганнар. – «Бушкамы?»... «Аның түләтеп беркайчан да куйганы юк», – дип әйттем дигән. Мин инде нәрсә дим, рәхмәттән башка сүз калмаган моның шулай җиренә җиткереп оештырып йөрүләренә.
Алга таба хәлләр өермәләнеп, давылга әверелде. Дустым, авылдашым Разил Вәлиев чылтырата. Ул инде һәрвакыт оста дипломатлар шикелле сүз башлый.
– Алмаз туган, нихәлләр, Илһамның авылына барасыз икән, мине дә ияртмәссезме? – дип, әллә ни артык кеше булмас идем дигән хистә, кыюсыз тавыш белән җөмләне әйтә. Бер дә күргәнем юк аның авылын, – дигәнен дә өстәп куя. Югыйсә, аның баруына минем шатланачагымны белә инде.
– Әлбәттә, – мәйтәм, – Разил, сәхнәдә өчәү булырбыз – син, Рөстәм Мәҗитович.
Өчәү генә булырга язмаган икән. Рәшит Ваһапов исемендәге данлыклы фестивальләрне оештыручы һәм шуның җитәкчесенең тавышына юлыктым беркөнне.
– Рифат бу, Фәттахов, – ди.
Тавышыннан таныйм кем икәнен.
– О-о, бик шат ишетүе. Нинди гозерләр белән безнең колак тарафларына телефонны куйдырттыгыз?
– Син һаман шулай кызык сөйләшәсең.
– Рәхмәт, комплиментың өчен.
– Ни... Син Илһам Шакиров авылында концерт-очрашу оештырасың икән, мине дә алмассыңмы? Беләсеңме, күпме яшәп булганым юк шунда...
– Рифат, ничек сиңа барма дип әйтим инде.
– Алай булгач, рөхсәт.
– Әйдә, бергә-бергә ду китереп кайтырбыз!.. Җырларсың да шунда!
– Һаман шаяртасың...
Шаяртам гына, билгеле. Аның ул авылны, андагы халыкны күреп кайтырга теләве, мөгаен, киләчәктә нинди дә булса яхшы фикерләр уятасын сизәм. Ул аны булдырачак. Барсын!..
Тәк... дүртәү булдык.
Рөстәм Мәҗитович ике көннең берендә Яңа Бүләккә барып-кайткалап йөрде. Өченче баруында Сарман трассасының авылга хәтле арасындагы бераз дыңгыртыкланган асфальт юлның чокырларына ремонт ясалганын күреп кайткан. Бер килүендә: «Юлыгыз бераз тузган икән?» – дип әйтеп ташлаган булган. Болай гына инде, сүз җае белән генә. Чишмә юлы да бульдозер беләнме тип-тигез итеп эттерелгән – асфальтың бер кырыйда торсын. Әллә район башлыгы эше, әллә җирле үзидарәлеләр... Юк, мондый күләмле, чыгымлы вазыйфаны “югарыдагысы” эшләткәндер. Чөнки авылдагылар аңа: «Ниндидер бер кеше килеп, юлларыгыз чокырлырак икән, дип киткән», – дигән хәбәр җиткергән мөгаен. Һәй, ничек булса да булгандыр, анысы мөһим түгел, әмма халык өчен эшләнгән гамәл бу. Булдырганнар! Сәбәпкә җаен тапканнар... Әйтәм бит!..
Мин нәрсә? Борчылып йөрим инде. Нихәтле кешене эшеннән аердым, урыныннан куптардым. Хәзер Яңа Бүләккә барып концерт куярга да уңайсызланам. Билләһи шулай... Менә минем Илһам абыйны юксыну нәрсәгә әверелде?..
Көне килеп җиткәч, барысы да онытылды тагы. Әй, җыена халык Сарман юлыннан Яңа Бүләк борылышына. Машиналар чож да чож, ниндие генә юк, киләләр дә туктыйлар, киләләр дә туктыйлар. Бөек җырчыбыз сыны төшерелгән мәһабәт җылы җанлы күрсәтмә-
обелиск янына. Итәкләрен назлап кына искән җилдә чәкчәк тотып торган кызлардан күзеңне ала алмаслык. Нинди тантана! Рәхәт бит! Район башлыгы Фаил Мисбах улын көтәбез. Менә-менә килеп җитәргә тиеш дигән уйны уйлап та бетермәдек, инде күренделәр дә... Шәп егет икәнен беребезне дә калдырмыйча күрешеп чыгуыннан ук сиздем. Инде бу юлларны, бу әзерлекләрнең, гомумән, мәшәкатьләрнең төбеннән алып очына хәтле ул җитәкләгәненә бер шигем дә калмады.
Чәкчәк белән сыйлаучы матур кызларга күз кысып озак торырга килмәде, Фаил Мисбаховичның:
– Киттекме, егетләр! – дигән сүзенә ияреп, авылга – Яңа Бүләккә юл алдык. Ямалган юлларның ялганган җирләрен тәгәрмәчләр сиздереп бара, ләкин, иманым камил, бу юлларга озакламый киң итеп яңа асфальт салыначак, ак сызыклар белән, кырыена ак ташлар җәеп. Бу турыда миңа караганда Фаил әфәнде ныграк уйланып барадыр, тәгәрмәчләр тәпердәп куйган саен, ә хәзергә монысы да шәп әле. Менә бер көн эчендә рәтләттергән бит җиде чакрым араны! Болай булгач әйбәт итеп куябыз концертны! Монысы өчен борчылма, Фаил Мисбахович! Сынатмабыз!
Кортежыбыз озын урамның түрендәге сокландыргыч Илһам музее янына барып терәлде. Машинадан чыгып карасам, бинаның керә торган баскычлы ягында, өстә, икенче кат балконында баянчы белән Илһам абыйның җырларын җырлап, Кыям абыйсының улы Флүр тора. Авызымны ачып катып калдым. Шакировлар Илһам Шакиров аһәне белән тутырылган икән. Камилләре дә шулай, диделәр, оныклары да... Хәер, мин бит инде аларның бер калыптан сугылган, гел моңнан торганлыкларын белә идем. Хәтеремә төште, үзем филармониядә режиссер булып эшләгәндә, әле Илһам абыйның абыйсы шаулатып җырлаган чакта «Кырык биш ел тоташ җыр ява» дигән исем астында концерт программасы эшләгән идем. Анда шул ук Флүр, Камил, әтиләре Кыям абый һәм Илһам Шакиров үзе катнашкан иде. Киң җәмәгатьчелектә бу концерт зур бәя алып, киң тарафларга яңалык булып таралды.
Менә шул Флүр, абыйсының музее балконында, итальян операларындагы арияләрне җырлаган кебек, халык моңнарын җиһанга тарата. Их, моны язып кына сурәтләп тә, аңлатып та бирү мөмкин түгел. Аны күрергә, тыңларга һәм шул мохиттә булырга кирәк. Ә төгәлрәк – Яңа Бүләктә, кичкә табан, кояш батканда, музей бинасына җайлап кына лампа нуры төшкәндә. Үзегез килеп карагыз, җәмәгать! Үзегез!..
Концертның кайбер мизгелләрен генә язам, ямегез! Үзең турыда үзең язуы һәрвакыт читен һәм уңайсыз, анысын башкалар сөйләсен. Программага Илһам Шакировның җырларын (ул башкарган дип әйтүем) кертеп төзедем, аннан соң үземнең дә халык арасында таралган, ләкин мин язган икәнен белмәгәннәрен белгертеп, җырларымны яңгыраттым. Мәшһүребез белән булган кайбер истәлекләрне, очрашуларны, концертларны сөйләп бардым. Үземнең генә чыгышым сәгать ярымга сузылгандыр. Илһамны күп еллар белгән, уртак иҗади хезмәттәшлек иткән күренекле шәхес Разил Вәлиев тә дулкынландыргыч хатирәләре белән уртаклашты, Рифат Фәттахов сәхнәгә күтәрелеп бу очрашуга кагылышлы фикерләрен әйтте, Рөстәм Ганиев та, Илһам аганың якын дусты буларак, бөегебезгә багышлап үткәрелгән спорт ярышлары турында сөйләде. Авылдашлары тарафыннан да күзгә яшьләр килердәй сүзләр ишеттек.
Аннан соң, концертларда яки менә шундый матур кичләрдә көтелмәгән кызыклы хәлләр дә булып куя бит. Шундыйларның берсе: минем залга төшеп җырлый торган гадәт бар. Бигрәк тә хатын-кызларга, әбиләргә күбрәк якын килеп җырлыйм мин. Чөнки алар боегыбрак киткән кебек тоелалар. Ул көнне «Гөлйөзем» дигән җырымны сайладым. Карыйм, берәү бик кыю утыра, үзе барысына күренә торган җирдәрәк. Нигәдер инде ул әби миңа башта ук күз кысып, бармагы белән күрсәтеп, мине чакырып утырды. Киттем, шуңа җырлыйм бу җырны. Җырлый торам, үрелә-үрелә колакка пышылдый әбекәй, нәрсәдер әйтә – чурт белсен. Миңа бит әле буталмыйча җырларга да кирәк. Ярар, җыр беткәч сорармын.
Гөл-гөл-гөл, Гөлйөзем
Мин бит һаман берүзем...
Үрелә дә: «Мин дә берүзем»... – ди. Көләсем килә, түзәм... җырлыйм. Теге һаман бармагын изи. Иеләм.
Гомерлек ялгыз итте
Яратам дигән сүзең...
Бу минем колакка: «Мин дә яратам!» – ди. Чыдап булмый, йөзенә карасаң – үзе сөйкемле тагы... Халык егылып көлә. Өченче куплетка күчәм. Читкәрәк китеп җырлыйм – арттан ияреп бара... Тагын теге җире җырның:
Гөл-гөл-гөл, Гөлйөзем,
Мин бит һаман берүзем...
Аптырагач, ул әйткән: «Мин дә берүзем» дигән сүзенә микрофон куйдым. Халык тәгәрәп китте.
Ярар, көлеп аргач, тамаша залы бераз тынгач, сорыйм моннан:
– Апа, нәрсә әйтергә теләгән идең? – дим.
– Хәмзин, җаным, мин бит сугыштан соң сезнең авылда торып, урман турадым, – ди. – Әй, үземне Ташлык егетләре яраттылар да инде, – дип өстәп куймасынмы. – Сугышып беттеләр минем өчен.
– Кит аннан!.. – мәйтәм, – алай-болай эшләр начарга китмәдеме соң? Тегеләйгә... йөри торгач...
Аның ничек җавап биргәнен язып тормыйм. Ярамый. Әтчәенная апа булып чыкты ул.
Кичәбез өч сәгатькә сузылды. Сузылды дигәнем мәгънәгә туры килеп бетми. Халыкның таралмавы моңа зур мисал. Ахырдан сәхнә түренә катнашучыларны чакырып, Фаил Мисбаховичка сүз бирдем.
Күңеленең канәгатьлеген кичереп, киерелеп сүз башлавы, егетләрчә, үзебезчә рәхмәт әйтә белүе, ныгытып кулыбызны кысуы, киләчәктә мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакировка күрсәтелгән мөнәсәбәтне, игътибарны, ихтирамны алып, үзе кебек, илһам хәтле югарылыкта башкарылачагына шиге юклыгын белдерде.
Төгәл бер ай үткәч, Илһам авылында, аның якты истәлегенә Бразилиядәге кебегрәк карнавал үтте. Мин кадерле кунаклар арасында шундый ук кадергә лаек булып, кунакка чакырылдым. Мине әле бер генә район башлыгының да шулай хөрмәтләп, зурлап чакырганы юк иде. Хөрмәтле кунагыбыз булырсың дисә дә, баянымны да алып бардым. Кирәге чыгарга мөмкин бит, мәҗлестә бер кызып киткән чак була, менә шунда, үл-егыл, гармун җитми. Беләм бит... Тәҗрибә бар.
Олы юлдан, авыл борылышына җиткәч, мине көткәндәге кебек җыелышу булып алды. Тик бу юлы куерак иде халык. Ни дисәң дә, Фаил туган, нишләп сиңа туган булсын глава, дисезме, ул хәзер миңа туганнан да кадерлерәк кебек, бик беләсегез килсә. Әйе. Түземсезлек белән аны көтәбез. Арабызда минем урынга килгән Рифат Фәттахов җырчылары, Уфадан атаклы җырчы Идрис Газиев та бар. Әлбәттә, элек күрешкәндәге дуслар, Кыям абыйның уллары Флүр, Камил Шакировлар, чәкчәкле-бавырсаклы чибәр кызлар, фотографлар, хуҗалык җитәкчеләре. Илһамлы аншлаг каршында фотога төшәбез. Кырларга күз төшә: әле үткән килгәндә ындыр табагына таба иелеп торган иген басулары бушап, камылга калган. Димәк, районның һәм агрохуҗалыкларның эшләре гөрләп бара. Әйе, эшең җайга салынмаса, уйнап йөреп булмый.
Шундый уйлар, күзәтүләр белән мавыкканда күрми дә калганмын, кай арада килеп тә туктаган үзе. Тәмле булса да бавырсак белән әллә ни тамак туйдырып булмады, берән-сәрән фотографлар алдында һава суламый гына, елмаеп фотога төштек тә, глава машинасы артына тезелеп, Яңа Бүләккә сыпырдык.
Анда, малай, анда!.. Урам тулы халык – җырлыйлар, бииләр, һәр авыл коллективы сый-хөрмәт әзерләгән, чәй, компот, коймак... Тартып китерәләр дә фотога төшерәләр. Менә ике кулымны селкеп килсәм нишләр идем? Хәзер баянымны тартып, ду китереп биетәм. Үзләренең дә баянчылары бар, югыйсә, мин уйнаганга бииләр, аннан соң бергәләп уйнап, биетәбез. Бер чакрымлапка сузылгандыр бу карнавал ташкыны. Шунда Илһам абый моны күрсә ни дип әйтер иде икән, дип уйлап куйдым. Әйе, биер иде Бөеккәем, җырлар иде Мәшһүркәем. Гел әйтә торган: «Мин иң бәхетсез кеше» дигән сүзен әйтмәс иде, Бердәнберебез!
Ялгыз каен булмый диләр,
Менә бер ялгыз каен ла,
Менә бер ялгыз каен.
Ялгыз каеннардан ялгыз
Иттең бит, җаныкаем,
– дип җырламас иде.
Без кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә,
– дип, гадәтенчә кулларын болгап җырлар иде. Авылындагы шушы галәмәткә сокланып.
Тагын шунысына шаккаттым: без беренче килгәндәге вакытта ремонтта булган мәктәп, ишекләрен киң ачып, һәр кешене үзенә чакырып тора иде. Инде укулар башланган, класслар яп-якты, коридорлар иркен, укучылар өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Укысыннар гына, Илһам абыйларына гына мондый җәннәтне күреп белем алырга язмаган. Әйе, без килмичә торган бер ай эчендә, Илһам абыйның музеена да шактый күп үзгәрешләр кертелгән. Чын күңелләрен биреп эшләсәләр дә эшләгәннәр икән авылдашлары, райондашлары!
Яңа Бүләк өчен иң шаккатырганы, мөгаен, мәктәп артындагы яшел мәйданда барлыкка килгән алагаем эстрада сәхнәсе булгандыр. Сәхнәнең арткы планында Илһам абыйның уйчан карашлы сурәте баннерга төшерелеп эленгән. Спонсорлар күрсәтелгән. «Китмә, сандугач» дип исемләнгән Илһам Шакировның әлеге бәйрәме тулысынча, хәтта көтелмәгән югарылыкта үтте.
Рәхмәт Фаил Мисбах улы Камаевка һәм аның ярдәмчеләренә, халык шагыйре Разил Вәлиевкә, Мәдәният министрлыгына, Рифат Фәттаховка һәм дә аның җырчыларына, Яңа Бүләк халкына, Тукай районы һәвәскәрләренә!
Ә менә бу күркәм тантананы ТНВ каналы хезмәткәрләре килеп төшереп тә киткән булса, бөтен дөнья карар иде.
Алмаз ХӘМЗИН,
язучы-сатирик, ТР язучылар берлеге әгъзасы.
Казан шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев