Якты юл
  • Рус Тат
  • Гармун берләштерде

    Элек-электән Россия авылларын гармунчылар тоткан. Авылның җаны булып торганнар алар. Шөкер, хәзер дә аларга кытлык юк. Шуны истә тотып, «Якты юл» газетасы үзенең чираттагы проектын гамәлгә ашырды – Иске Җирекле авылында «Уйна, Тукай гармуны!» бәйрәмен уздырды. Анда район авылларыннан 40тан артык оста җыелды. Төрле милләт вәкилләре берсеннән-берсе уздырып халык көйләрен дә, заманча көйләрне дә сыздырды. Мәскәүдән килгән профессиональ виртуоз баянчы Айдар Сәләхов, Казан кунаклары –  җырчылар Хәмдүнә Тимергалиева, Мөнир Рахмаев, Илназ Баh әлеге тамашаны тагын да бизәде. 

    Бәйрәм көнне иртәннән коеп яңгыр яуды. Шул сәбәпле «Уйна, Тукай гармуны!» бәйрәме программасына кайбер үзгәрешләр кертелде. Шөкер, уңдырышлы яңгыр гармунчыларның кәефен бер дә төшермәде. Киресенчә,  алар җыелган халыкның  күңелен күрер өчен бөтен тырышлыкларын куйдылар. Берсеннән-берсе матур көйләр агылды. Гармунчыларның олысы  да, кечесе дә үзләренең талантларын күрсәтте 

    Илнар Кашапов hәм Мөнәвир Сабиров: «Гармунчылар бәйрәме уздырылу – зур сөенеч»

    Калмаш авылыннан килгән 46 яшьлек Илнар Кашапов hәм 75 яшьлек Мөнәвир Сабиров дуэт белән татар халык көйләрен башкарды. Алар берничә ел бергә чыгыш ясый икән. Илнар моңарчы Яр Чаллы шәhәрендә яшәгән. Хәзер авылда. Авылда бер бәйрәм дә алардан башка үтми. Гармунчыларның уртак бәйрәме барлыкка килү – зур вакыйга, ди ул. Мөнәвир абый исә районда күп еллар тракторчы булып эшләгән кеше. Баянда уйнавына 65 ел. Лаеклы ялга чыккач ул баянын кулыннан да төшерми.
    – Шулхәтле күп баянчы бар икән бит бездә! Әле араларында тәҗрибәле белгечләр дә бар. Фестиваль безне җыйды, бер-беребез белән таныштык, аралаштык, – диде Мөнәвир Сабиров, бәйрәмнән канәгать калып.

    Рәис Миңнегулов hәм Дәниф Гайнетдинов – укытучы белән шәкерт

    Иске Җирекле авылыннан 65 яшьлек Рәис Миңнегулов шәкерте Дәниф Гайнетдинов белән килгән. Алар да дуэтта татар халык тезмәләрен башкардылар. Бу чыгыш фестивальнең күркәм бизәге булды. Укучысы да остазыннан калышмый. Халык иҗатында буыннар алмашы күзәтелә.
    – Сәләтле яшьләрне сәхнәдә күрсәтү, аларны таныту – безнең бурыч. Мин Дәниф өчен шат. Бүген ул халык мәхәббәтен яулады, – ди Рәис Миңнегулов. 

    Рәйхан Галимҗанова – 
    Актаныштан килгән кунак

    – Бүген Тукай районы гөрли! Монда нинди матур гармунчылар бәйрәме уза, тукайлылар эшли дә, ял да итә белә! Барысы да югары дәрәҗәдә  куелган. Күңеле бай кешеләр генә шулай булдыра ул!

    Хәмдүнә Тимергалиева: «Киләчәктә яңа баянчылар пәйда булыр»

    Халкыбызның яраткан җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева да фестивальне оештыруның әhәмияте турында әйтте.
    – Халык фольклорын саклау, аны халыкка күрсәтү – кирәкле гамәл. Район башлыгы Фаил Камаев бик уйлап тәкъдим иткәндер моны. Ул, беренчедән, яшьләрдә традицияләргә карата зур кызыксыну уята. Икенчедән, гармунның халык сәнгатен саклап калуда әhәмияте зур. Хәзерге көндә яшь буын арасында гармунчылар азаеп бара. Ә мондый бәйрәмнәрне оештыргач, аның нәтиҗәсе булмый калмас. Алла боерса, мондый моңлы, назлы көйләр уйнаучыларга кызыгып, киләчәктә менә дигән баянчылар пәйда булыр. Аннары, карагыз, нинди күркәм бәйрәм килеп чыкты бит. Никадәр гармунчы бергә җыелып безнең күңелне күтәрде! Бәйрәмнәрнең бәйрәме бит бу гармунчылар фестивале! – диде Хәмдүнә апа.

    Арби Вахаев: 
    «Бу – милләтләр дуслыгы мисалы!»

    – Нинди зур тарихи вакыйга! Районның татар, рус, керәшен халкы осталары бер түгәрәккә җыелды. Бу бит татулык, бердәмлек күренеше. Безнең барыбызның да мактсаты бер: hәр милләт вәкиле үз тарихын, гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен белә, аны саклый, йолаларын балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру турында кайгыртып яши. Тукай районында милләтара аралашуга, дуслыкка ирешелгән. Бүген hәркем үзе теләгән халыкның көен башкара, – дип уй-фикере белән бүлеште Кече Шилнә авылыннан килгән баянчы Арби Вахаев.

    Айдар Сәләхов: «Талантым – әтиемнән»

    Бәйрәмгә чакырылган Мәскәү егете Айдар Сәләхов сәхнәдән «Җәйге урман» композициясен башкарды. Моңарчы фәкать дәрәҗәле концертларда гына чыгарга күнеккән виртуоз башкаручының авыл халкы белән беррәттән чыгыш ясавы үзе үк вакыйга! Тукайлылар югары сәнгать вәкилен тын да алмый тыңлады. Аннары дәвамлы алкышларга күмде. 
    Музыкант егеткә нибары 26 яшь, шулай да ул музыка өлкәсендә хәйран  уңышларга ирешкән. Аның исеме Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылып өлгергән. Ул югары дәрәҗәле конкурслар лауреаты. Айдар Сәләховның Европа, Азия буенча мастер-класслар үткәрүдә тәҗрибәсе зур. Шуны да өстик, бертуган абыйсы Илдар Сәләхов та дөнья күләмендә танылган музыкант. Ул Татарстан Республикасының атказанган артисты, халыкара конкурслар лауреаты. Мәскәү мәдәният фольклор үзәгенең «Россия мастерлары» оркестры солисты да. Иҗади үсеш һәм музыкаль-эстетик белем бирү үзәгендә педагог булып та эшли. Бертуган апасы Лилия дә сәнгать кешесе. Бүгенге көндә ул Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының директор урынбасары. Аларның сәнгатькә гашыйк булулары гаиләдән башлана.
    – Мин туганнан бирле сәнгатькә гашыйк. Ике яшьтән үк гармунда уйнадым. Музыка мәктәбендә укый башлагач, баянны үзләштердем. Музыка төшенчәләрен балачактан әтием өйрәтте. Ул өйрәткәннәрне мин тиз арада сеңдереп бара идем. Әтием күп еллар буе укытучы булып эшләде. Моңа өстәп артист та иде. Аны чит илләрдә белә иделәр. Әйтергә кирәк, әтием абыем белән миңа үзенең талантын калдырды. Ул үзенең күңелендә, җанында бар булган сәләтен безгә биргән, аңа мин шуның өчен рәхмәтлемен, – дип сөйли Айдар. 
    Айдар Сәләхов Алабуга шәhәрендә Э.Бакиров исемендәге музыка мәктәбендә белем ала. 14 яшендә Мәскәүдә А.Г.Шнитке исемендәге Мәскәү дәүләт музыка колледжына укырга керә. Соңыннан Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә укый. Магистратураны уңышлы тәмамлап, хәзерге көндә аспирантурада укуын дәвам итә. 
    Укудан тыш, Айдар баянда уйнау буенча зур хезмәт куя. Аның концертлары Мәскәүдә, илнең төрле шәhәрләрендә уза. Айдар Сәләхов Азия, Европа илләрендә чыгышлар ясый. «Менә Тукай районында да матур бәйрәмдә катнашырга  насыйп булды», – ди ул канәгатьлек белән. Аның башкаруында классик әсәрләр дә, халык көйләре дә, поп музыка да, танго да янгырады. 
    Профессиональ баянчы безнең районда мондый бәйрәм оештыруга карата да үз фикерен җиткерде: «Тукай районы халкы бик талантлы икән. Мин аларның чыгышына профессиональ яктан югары билге куям», – диде ул.
    – Районның иң оста гармунчыларына үзләрен күрсәтү мөмкинлеген тудырган өчен район башлыгы Фаил Камаевка зур рәхмәт. Миңа калса, бу бәйрәм дәвамлы булыр, – диде Айдар Сәләхов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: