Якты юл
  • Рус Тат
  • «Безнең авыл кызлары»

    Күзкәй авылы үзешчәннәре Фоат Садриевның шул исемдәге драмасын сәхнәгә куйды. Зал халык белән шыгрым тулы. Авыл халкы белә, безнең үзешчән артистларыбыз спектакльләрне зур осталык белән сәхнәләштерәләр.

    Музыка астында пәрдә ачылды. Күңелләрне тетрәндереп Левитан тавышы яңгырый: «Передаем сообщение Совинформбюро. Наши войска ведут тяжелые бои под Сталинградом...» Сәхнә акрын гына яктыра. Авыл башындагы аланлык. Уңда пар юкә үсеп утыра...
    Шул мизгелдән башлап сәхнәдәге вакыйгалар тамашачыны канлы сугыш вакыйгаларына, ул еллардагы авыл тормышына алып кереп китә. Дөньяда нинди генә гарасат булмасын, кеше нинди генә шартларда калмасын, аңа яшәргә көч бирүче, авырлыкларны җиңәргә егәрлек өстәүче хис – мәхәббәт яши. Әнә, авыл башындагы аланлыкта Хәйретдин (Гали Мингалимов ) түземсезлек белән кемнедер көтә. Акрын гына атлап, уйга баткан, киемнәре әллә кем булмаса да, чибәрлеге, тыйнаклыгы белән күңелгә ятышлы Зәйнәп (Ләйсәнә Хаҗипова) керә. Менә кемне көтә икән бит гашыйк җан! Зәйнәп егет белән сайрашырга түгел, аңлашырга дип килгән. Яратмый ул Хәйретдинне, шуны күзенә карап әйтергә нияте. «Син бит миңа кияүгә чыгарга риза идең, нәрсә булды?» – дип илерә гашыйк. Тамаша залы тын да алмый кызның җавабын көтә. Зифа буйлы, чибәр егет, колхоз рәисе – тагын нәрсә кирәк? Зәйнәпнең җавабы катгый: «Аптыраганнан ризалык биргәнмендер, мәктәпне яңа бетергән чак, әни түшәктә ята, ягарга утын юк... Син райкомда эшлисең. Мин сиңа табындым, ярату булмаган ул. Кичер мине». Зәйнәп шашардай булып башканы – Газизне (Ринат Бәдретдинов) сөя шул. Шуны әйтергә килгән язгы аланга. Менә монда автор искиткеч бер деталь файдаланган. Аланда ике юкә агачы үсеп утыра. «Җамали бабам аны мин туасын белеп утырткан. Бу юкәләрнең бер ботагында фәрештә утырыр, шатлыгыңны да, кайгыңны да килеп сөйлә, дия иде ул. Күрәсеңме, берсе озынрак, анысы мин, ботагына кунып кошлар сайраса, димәк, мин исән, рухым янәшәңдә торыр», – ди Газиз сөйгәненә сугышка чыгып киткәндә. Ә бер көнне, Зәйнәпне шиккә салып, юкәнең озынын яшен суга. Монысы халык телендә була торган юрау гына иде. Чынлыкта да язмышларда ялгышлар була шул. Сөйгәне Газиз фронттан килгән хатында, авылдан килгән ялган хәбәргә ышанып, Зәйнәпне хыянәттә гаепли. Кыз, зиһене чуалып, дәваханәгә эләгә. Сугыш беткәч сөйгәне аны алырга кайтса да, кыз кичерә алмый, ә мәхәббәте йөрәк ярасы булып аны гомере буе озата килә, ялгыз картлыкка дучар итә.
    Әсәрнең авторы менә шушы мәхәббәт тарихын сугыш чорындагы искиткеч авыр тормыш, вакыйгалар, язмышлар белән шундый оста бәйләгән. Бер караңгыдан икенчесенә кадәр хәлдән тайганчы эшләгән ач-ялангач хатыннар бер-берсенә шулкадәр ярдәмчел, Зәйнәпне дә игътибар белән чолгыйлар алар. Тылда фронт тоткан хатыннарның менә шушы бердәмлеген, кыенлыкларга баш бирмәвен артистларыбыз искиткеч оста чагылдырдылар. Сәхнәдә уйнамадылар алар, шул вакыйгалар эчендә яшәделәр, тамашачы да, дөньясын онытып, геройлар өчен борчылып та, батырлыкларына сокланып та утырды. Автор авылның ул еллардагы хикмәтләрен эчтән белеп, үзәгендә кайнап язган. Хатыннарның ачлыкны, хәерчелекне «байрак» итеп тотмыйча, зарланмыйча колхоз эшен төпкә җигелеп тартуларын нәкъ шул чордагыча калку итеп сурәтләгән. Куанычлысы, үзешчәннәр шулкадәр ихлас иде, шул чорны тамашачы йөрәге аша уздырырлык итеп ачып бирә алдылар.
    Хәйретдинне сугышка озату күренеше. Хатыннар аны каты куллы, кырыс холыклы председатель буларак беләләр. Сугыштан күкрәгенә 1, 2 дәрәҗә Дан орденнары тагып, яраланып кайткан Хәйретдинне авылдашларының колач җәеп каршылавы да авыл халкының чын холкын күрсәтә.
    Сугыш афәтен әсәрләрдән укып, кинолардан карап белгән буын ул еллар вакыйгаларын күз алдына китерә алмый. Хәйретдинне сугышка алгач, Бибинурны рәис итеп куялар. Колхозны саклап калырга гына түгел, фронтка икмәк җибәрергә дә, балалар үстерергә дә кирәк бит әле. Түзәләр бахырлар, әле аз гына тигән буш вакытларында уен-көлке оештырып, җырлап та алалар. Сәхнәдә ул мизгелләрне күрсәткәндә тамашачылар рәхәтләнеп көлеп тә алдылар.
    – Сугыш бетте!
    Күпме көтелгән хәбәр бит бу. Хатыннар ышанырга да, ышанмаска да белмичә, иңбашларын иңбашка терәгән хәлдә басып торалар, еламас өчен иреннәрен тешлиләр. Хәтта шул шатлыклы көндә дә рәис Бибинур бәйрәмне кыска тота: «Малайлар...Балакайларым...Басу көтә бит... Чәчү чәчәргә!» Менә бит нинди булганнар тылда фронт тоткан, җиңү көнен якынайтуга бөтен чынбарлыгын биргән ил кызлары.
    Спектакльдәге вакыйгалар ничек кенә күңелемне яулап алмасын, мин һәрчак төрле ситуациянең тамашачыга ничек тәэсир итүен күзәтергә тырышам. Тамашачы сәхнәне шундый бирелеп карады, залда шылт иткән тавыш та ишетелмәде. Хәтта тын алмыйча анда барган вакыйгалар эчендә яшәде. Ара-тирә мышык-мышык елаган тавышлар гына ишетелде.
    Сәхнәдә барган вакый-галарның финалы 90нчы елларга килеп тоташа. Зәйнәп өе. Элекке сәке урынында тимер карават. Караңгыда бер карчык утыра. Янәшәсендә зур төенчек. Бу карчык сугыш елларында хатыннар белән бергә колхозны саклап калгән рәис Бибинур. Ап-ак чәчле, ак йөзле икенче карчык нидер эзли. Кулларын алга сузган. Күзләре сукыр. Бу – Зәйнәп. Авыл советы аларны картлар йортына озата. Машина көтәләр. «Әллә ничек булды безнең язмыш, – дип сөйләнә Зәйнәп үзалдына. –Каберләребез югалса да, бу җирләр безне онытмас. Без бит аны маңгай тирләре белән сугардык...» Залда тынлык. Күзләр чылана. Көтмәгәндә Маһира (Лилия Яковлева) Бибинур белән Зәйнәпне кочаклап ала да: «Беркая да җибәрмим, үтерсәгез дә җибәрмим! Хөснифатыйма, бар, әйт, китсен ул автобус. Үлсәк бергә үләрбез. Сезне генә карарлык хәлем бар әле. Үз авылыбыз, ташламаслар», – диюгә зал алкышларга күмелә. 
    Артистларыбыз Гали Мингалимов, Ринат Бәдретдинов, Ләйсәнә Хаҗипова, Фирүзә Сәләхова, Гөлфия Әхмәтҗанова, Лилия Вәлиева, Лилия Яковлева, Роза Асылмәрдәнова, Айгөл Бакирова әсәрнең бөтен тирәнлеген ачып бирделәр, күңелләргә үтеп керерлек образлар иҗат иткәннәр. Күзне яшьләндерде дә, уйландырды да. Тамашачы залга менә шундый спектакль күрер өчен килә бит. Күңелне чистарту, үткәннәргә яңача карау, бәяләү, чагыштыру, гыйбрәт алу өчен килә.
    Әсәрне тулы кабул итү өчен декорациянең роле зур. Ул шулкадәр инандырырлык итеп ясалган иде. Артистларны табу, рольләрне дөрес бүлү, әсәрнең идея эчтәлеген куючы-режиссердан зур осталык, тәҗрибә сорый. Спектакльнең режиссеры Гөлфия Әхмәтҗанова әсәрне югары эмоциональ кимәлгә күтәрә алган.

    Заһидә НӘБИУЛЛИНА, 
    ветеран журналист. 

    / Фото район мәдәният бүлегеннән алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: