Берсе – явыз, икенчесе – усал
Хикәя
Нишләп яшьләр ата-ана сүзен колагына элми икән ул? Күпме әйттем, еландай телкәйләремне чыгарып әйттем: «Балам, өйләнмә аңа. Күрә торып сазга батасың. Рәтле тормыш корырмын дип уйлыйсыңмы әллә? Нәселләре белән сансызлар алар», – дидем. Юк, тыңламады. Өйләнде шуңа. Әйттем әле Әсфира киленгә: «Акыл өләшкәндә син бәдрәфтә калгансың», – дидем. Кычкырып көлде. Аннары, тәрилкә чаклы күзен шарландырып: «Матурлык өләшкәндә мин түр башында, ә син чүплек башында калгансың», – диде. Теле – кислота. Көн туды исә, минем белән әрепләшә-талаша, малайның колак итен чәйни. Шулай, талашабыз.
Бәрәңге бакчасы бүленгән, сыер – аерым. Өйдә куллана торган бөтен әйбер – суыткыч, табак-савыт аерым. Мин әйтәм, син, килен, АКШ, мин СССР дим. Көчкә өчкә мәктәпне бетерсә дә, миңа нәрсә ди: «СССР әйткән ие бит теге вакытта: «Американы куып тотабыз, узып та китәбез», – дип. Тоттырдылар, уздырдылар, ди. Син таралган, беткән сысысыр, мин – җир шарындагы бөтен халыкның исе киткән, шунда яшәргә хыялланган Америка. Ничек әнкәй шулкадәр дөрес бәя бирәсең син миңа?» – дип, әле, җитмәсә, үрти. Шулай, үртәшәбез.
Туган көнен уздырды. Алма бәлеше салган. Җыелдылар бар да – бала-чага, туганнары, дуслары. Өстәлдә – алма бәлеше. Бүтән бернәрсә дә юк. Мәскәү күренерлек чәй – сыек инде. Әйтә бу миңа: «Әнкәй, чәй биреп тор әле. Малаең кайчан да булса акча алса колхоз калдыгыннан, бер илле елдан түләрмен. Син аңынчы яшәмәссең инде. Әллә бүләк кенә итәсеңме?» – ди. Хәердән китсен – бирдем бер олы пачка. Әллә кайчан бер яхшы тастымалым югалган иде. Минем туган көнемдә шул сөлге әллә каян гына килеп чыкты. Килен бүләк итте. Шулай, бүләкләр бирешәбез.
Беркөнне, үз күңелемне үзем күрим әле диеп, матур итеп киенеп, почтага чыктым. Нишләп кеше күп микән дип, үтеп китешли, универмагка кердем. Арзанлы гына эчке кием саталар. Болай үзе матур, сыйфаты да начардан түгел сыман. Кыз оныкларыма алдым. Шунда Бибиәсма: «Нәрсә, Әсфирага алмыйсыңмыни? Хәер, сез бит этле-мәчеле яшисез. Барлы-юклы фермада эшләгән киленеңә төс түгел инде бу», – димәсенме? «Ипләп сөйләш, ипи шүрлегең корымасын. Авылда бер матур ул. Синең эшең булмасын бездә» – диеп, бөтен халыкның күзен акайттым. Киленгә биш трусик, өч лифчик, ике калгуткий алып кайттым. Төшкелеккә ярып бәрәңге пешергән идем. Картым белән тоз сибә-сибә ашадык, баллап, янып-пешеп чәй эчтек. Килен эштән кайтып керде. Бибиәсма әйтмешли, өчле-тугызлы гына бер ферма бар инде. Шунда почти бушка эшләп йөри. Килеп керде, кызган: «Туздырып аттым әле Гөлнурны. «Синең бианаң – җирбит. Әнинең апасының егетен тартып алып кияүгә чыккан. Син үзең дә аның белән бериш», – дип ярты авылга ишетелерлек итеп шәрран ярды. Ну, кирәген бирдем үзенең дә», – димәсенме.
Шулай, бер-беребезне яклашабыз.
Николай Туганов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев