Якты юл
  • Рус Тат
  • Авылыбыз яшәячәк әле

    Тукай районы Таулы Дөреш авылы революциягә кадәрге чыганакларда Кече Дөреш дип тә искә алына. 1870 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет, мәктәп, 2 су тегермәне эшли. 1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Язикәү волостена караган. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә, 1922 дән Чаллы кантонына керә. 1930 елның 10 августыннан Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957нең 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959ның 12 октябреннән – Сарман, 1984нең 4 июненнән Тукай районына карый. 

    Идиятуллин Равил Вәлиәхмәт улы сөйләгәнчә, 1950 еллар азагында Таулы Дөреш авылы кешесе Латыйп Гыймазетдинов (ул Теләнче Тамак мәдрәсәсен тәмамлаган) зираттагы кабер ташларын укыганнан соң авылга 450 ел тирәсе дигән фикер әйткән. Авыл кешеләре игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. 1929 елның 25 ноябрендә авылда колхоз оештырганнар, аңа «Яңалиф» («Яңа әлиф») дигән исем бирелгән. 1934 елның 1 гыйнварына колхозда 99 хуҗалык, 482 колхозчы исәпләнгән, шуларның 196сы – хезмәт яшендәгеләр. Колхоз игенчелек белән шөгыльләнгән, аңа Нөркәй МТСы хезмәт күрсәткән. Колхозда яшелчә бакчасы да оештырылган. 1935 елда 7431 ц суган, 164,24 ц кәбестә, 24,67 ц помидор һәм 622,49 ц башка яшелчәләр җыеп алынган. 2,5 га җирдә җиләк-җимеш бакчасы утыртылган. Бөртекле культуралардан яхшы гына уңыш алынган. Ул елны колхозчыларга хезмәт көненә 8,570 кг ашлык, 1,5 кг бәрәңге, 2,05 кг яшелчә бирелгән. 1939 елдан колхозга Теләнче Тамак МТС ы хезмәт күрсәтә башлаган. Балалар яслесе һәм балалар бакчасы эшләгән. Колхоз ревизия комиссиясенең рәисе Идиятуллин Вәлиәхмәт Идиятулла улы булган, хисапчы булып Мозаффаров Харис Мозаффар улы эшләгән. Хөкүмәт терлекчелек өлкәсен дә үстерүне таләп иткән. 1939 елда колхозда 1 ферма мөдире, 1 сыер савучы, 2 дуңгыз караучы, 6 ат караучы эшләгән. 100 баш малга исәпләнгән сарык абзары, ат абзары төзелгән. 1940 елда яшелчә бакчасы 3 гектарга житкән. Хуҗалык каралтыларыннан 1 ат абзары (74 атка), сыер абзары (10 сыерга), дуңгыз абзары (12 дуңгызга) булган. Колхоз рәисе Фәррахов Шакирҗан Фәррах улы (1901 елгы), хисапчы булып Латыйпов Солтанбәк Латыйп улы эшләгән. Авылдашлар сөйләве буенча, 1940-1941 еллар тирәсендә колхоз рәисе Ш.Фаррахов турында авылдан кемдер донос яза, НКВД хезмәткәрләре рәисне алып китәргә килә. Авылда ачык суд оештыралар, анда донос язган кешеләр рәисне гаепләп чыгыш ясый. Шунда колхозчы Хәтимә сүз ала. Үзенең куршесеннән: «Син күрдеңме шундый эш булганын?» – дип сорый. Күршесе: «Юк, булмаган нәрсәне ничек күрим», –дип җавап бирә. Икенче күршесе дә күрмәдем, ди. Борһан Зәйтүнәсе дә чыгыш ясап, рәисне яклап чыга. Колхозчылар шулай итеп рәисне аклыйлар, алып китәргә юл куймыйлар. Колхоз ревизия комиссиясенең рәисе ул елны Шәйдуллин Талип Шәйдулла улы булган. Бөек Ватан сугышы башлангач, Ш.Фаррахов сугышка китә, колхозны Идиятуллин Вәлиәхмәт Идиятулла улы җитәкли. Сугыш вакытында халык көн-төн эшли. 12дән 16 яшькә кадәр яшүсмерләр дә эшләргә тиеш була. 1941 елда андыйлар колхозда 34 кеше булган. 1941 елда ашлык уңган, тары һәм карабодай буенча уңыш пландагыдан артып киткән. Колхозда кошчылык фермасы оештырылган. Хезмәт көненә 0,05 сум акча, 1,600 кг ашлык бирелгән. Хисапчы булып Салихова Сара Салих кызы эшләгән. Хуҗалыкта ир-атлар 1942 ел башына 12 кеше генә калган. 1942 елда колхозның гомуми жыелышында Ватан оборона фондына 3000 сум акча бирергә карар кабул иткәннәр. Сугыш елларында хезмәт көненә ашлык бик аз бирелгән: 1942 елда 20 тиен акча, 120 г ашлык, 1943 елда 400 г ашлык, 1944 елда 230 г ашлык, 150 г яшелчә, 1945 елда 302 г ашлык, 150 г яшелчә биргәннәр.
    1943 елдан колхоз хисапчысы булып Әнәс Шакирҗан улы Фәррахов эшли башлый. 5 ир-ат, 5 хатын-кыз колхозчы елга 400дән артык, 4 ир-ат, 8 хатын-кыз 300дән артык хезмәт көне эшләгән. Колхозчыларның еллык эше буенча үткәрелгән гомуми җыелышында сыер савучы Вилданова Нурлыходаның яхшы эшләвен билгеләп үтәләр. 1943 елда яшелчә бакчасында 6 кеше эшләгән. Колхозчыларның тырышып эшләвенә карамастан, эшче көч җитмәү, атларның нык кимүе аркасында дәүләткә икмәк тапшыру планнары үтәлми. Терлекчелектә хәлләр бигрәк тә аяныч була. 1943 елда күтәрәмгә калган атларны суеп, итен колхозчыларга аванс исәбеннән өләшәләр. Сугыш елларында утын әзерләү мәсьәләсе бик авыр тора: авыл кешеләре ягулык өчен таудагы урманны кисеп бетерәләр. Тау битендә бер генә агач кала, аны «Вәлиәхмәт каены» дпп йөрткәннәр, чөнки ул рәиснең тәрәзәсеннән күренеп торган, аңа тимәгәннәр (1950 еллар азагында яшен сугып янган). Сугыш колхоз экономикасына коточкыч зур зыян китерә. Авылның 45 кешесе сугышта һәлак була. Алар арасында колхоз рәисе Ш.Ф.Фәррахов (1941 елның 30 декабрендә), Галимҗан Шакирҗан улы Фәррахов та бар. Галимҗан Фәррахов сугыш башлангач мари урманнарындагы Суслонгер лагерена эләгә. Солдатларны сугышка әзерләү максатыннан оештырылган лагерьда коточкыч шартлар була: солдатларга тиешле ризыкны яшерен генә сатып, лагерь җитәкчелеге типтереп яши. Солдатлар ачлыктан, авыр эштән кырыла. Суслонгерга комиссия килгәч, лагерь җитәкчеләрен җәзага тарталар, дистрофикка әйләнгән солдатларны вакытлыча өйләренә кайтарып җибәрәләр. Галимҗан Фәррахов өйгә кайткач, ач торганнан соң кисәк ашап, чак кына үлми кала. Дөнья күргән кешеләр ачлыктан соң әз-әзләп кенә ашау кирәген аңлаталар. Соңыннан Галимҗан абый Омск шәһәренә пехота училищесына укырга җибәрелә. Уку тизләтелгән темпларда алып барыла. Галимҗан абый язган хатта 30лап кешедән 6-7 солдат кына укып чыга алганы турында әйтелә. Галимҗан Фәррахов 1942 елның 1 декабрендә һәлак булган.
    Сугыш беткәннән соң да халыкның хәле яхшырмый. 1946, 1948, 1949 елларда корылык булып, уңыш начар була. Колхоз дәүләткә икмәк тапшыру планын үти алмый. Колхозчыларга хезмәт көненә икмәк бик аз бирелә, халык ачыга. Авыл яшьләре, әзрәк булса да акча эшләү нияте белән, торф чыгару, урман әзерләү эшләренә язылып китә. Вәлиәхмәтова Гөлбанат, Баева Хәтирә, Габидулла Мөнәвәрәсе 1947, 1948 елларда торф чыгару эшенә, Вәлиәхмәтова Мөнәвәрә 2 ел кыш көне урман эшенә барганнар. Анда эш бик авыр булса да, бераз акча эшләп кайта алганнар. 
    В.И.Идиятуллин колхоз рәисе булып иң авыр елларда: сугыш вакытында, сугыштан соң эшли. 1949 елда сәламәтлеге какшау сәбәпле рәислектән китә. Колхоз җитәкчелегенә Фаррахов Әнәс Шакирҗан улы килә. Яшь рәис колхозның күрсәткечләрен яхшырту өчен бөтен көчен куя. Бу елны хисапчы Солтанбәк Латыйп улы Латыйпов, ревизия комиссиясе рәисе Фатыйма Сергеевна Ханова була. 1949 елда колхоз терлекләрнең баш саны буенча дәүләт планын үти. Яшелчәчелектә зур уңыш алына, анда Латыйпов Габделхак эшли (аның оныгы Хасанова Фәния сөйләгәнчә, әбисе Бибихадиянең гаиләсен кулак дип 1930нчы елларда Казанга сөргәннәр, ә ул колхозчы Латыйпов Габделхакка кияүгә чыгып, авылда калган. Алар бик яхшы торып киткәннәр). Кызлары Латыйпова Фәһимә апа 1947-1974 елларда авылда башлангыч мәктәптә укытты, безнең яраткан укытучыбыз иде. 1949 елда колхозда 0,75 га җиргә җиләк-җимеш агачлары утыртыла. 1950 елдан башлап колхоз дәүләт йөкләмәләрен барлык төр продукция буенча диярлек үтәп бара. 1950 елда ашлык, бәрәнге, сөт, ит буенча план үтәлә. Терлекчелекне үстерү буенча план да, сарыкчылык буенча үтәлә, мөгезле эре терлек буенча, дуңгызчылык буенча арттырып үтәлә, бары кошчылык буенча үтәлми кала. 1950 елда хезмәт көненә 1 тиен акча, 1,700 кг ашлык (тракторчыларга 2,700 кг), 0,09 кг яшелчә бирелә. Маһирә Гарифулла кызы Гарифуллина колхоз хисапчысы булып эшли. Таулы Дөреш партия башлангыч оешмасының Ворошилов райкомына биргән отчетында 1950 елда авылда 8 спектакль, 7 концерт, 5 тапкыр кинофильм күрсәтелүе әйтелә. 1951 елда колхоз рәисе – Тимерханов Мәгъсүм Тимерхан улы (Фәррахов Әнәсне Казанга укырга җибәрәләр), хисапчы – Гарифуллина Маһирә Гарифулла кызы, ревкомиссия рәисе – Ханов Котдус Гаяз улы. 1952 елдан Фаррахов Әнәс укуын тәмамлап, колхоз рәисе эшен дәвам иттерә.
    1953 елда хезмәт көненә 1 сум 60 тиен акча, 3,563 кг ашлык (тракторчыларга 3,500 кг), 0,001 кг яшелчә бирелә. Халикова Мөнҗия, Галиева Бәһиҗә сыер савучы, Ханова Саҗидә, Хәбибуллина Бибинур сарык караучы, Баева Хөббениса тавык караучы, Хасанов Габдрахман ат караучы, Ханова Фатыйма дуңгыз караучы булып эшлиләр. Шәйдуллин Хөснулла (колхозчы) башлангыч партия оешмасының ачык җыелышында елга 550 хезмәт көне эшләргә йөкләмә ала һәм башка колхозчыларны ярышка чакыра. Колхоз башлангыч партия оешмасында Хәсәнов Садыйк (укытучы), Фәррахов Әнәс, Тимерханов Мәгъсүм (1нче бригада бригадиры), Солтанов Миннәхмәт (тимерче), Ханова Фатыйма (дуңгыз караучы) торган. 1954 елда алдынгы колхозчы Талипова Маһия дә партиягә керә. Яшелчәләрне парникта үстерү жайга салына. Кәбестәдән план буенча 160 ц урынына 175 ц, кыярдан 120 ц урынына 137 ц, помидордан 120 ц урынына 133 ц уңыш алына. Җиләк-җимеш бакчасы 2 гектарга житкерелә. 1954 елда бәрәңге квадратлап-оялап утыртыла, зур уңыш алына. Партиянең Ворошилов районы комитеты бәрәңге уңышы өчен колхозга җиңел машина бүләк итә (аны сатып алалар). Бу вакытта башка хуҗалыкларда җиңел машина булмый әле. Бер йөк машинасы да сатып алына. Октябрь Бүләге авылында (Калинин исемендәге колхоз, рәисе Әзһәр Зыятдин улы Фаррахов) 1954 елда 2 йөк машинасы булган. 1954 елда колхоз тавыклардан йомырка алу планын үти алмый, партия жыелышы беркетмәсендә «Йомырка өчен дәүләткә башка төр продукция тапшырып, күп кенә зыян күрдек. Тавыклар җылы торак, тиешенчә ашату җитмәү аркасында үләләр» дип язылган. Терлекләрнең токымын яхшырту эше атлар буенча гына бара. Ревкомиссия рәисе Хәертдинов терлекчелектә эшләүчеләргә өстәмә түләү тәкъдимен кертә. Колхозның хисапчысы Нуриәхмәт Гәрәй улы Шәйдуллин, ферма мөдире Хафиз Зарипов була. Башлангыч партия оешмасының отчетында алдынгы колхозчылар исәбендә Әлфия Борһанова, Гаҗилә Зәкиева, Мөнир Хәкимуллин, Мөнҗия Халикова, Мөнәвәрә Вәлиәхмәтова исемнәре атала. Авылда 1954 елда 20 кинофильм куелуы, тегермән корылу, радио кертелү турында әйтеп үтелә. Хуҗалык 9 колхозчының өенә ремонт ясауда яки өй салуда ярдәм күрсәткән. 
    1955 елда колхозның исемен XIX партсъезд исемендәге колхоз дип үзгәртәләр. Колхоз икмәк тапшыру планын үти, киләсе ел өчен орлыклар салып куела. Силос салу өчен башня төзелә. Терлекчелектән алган доход (68167 сум) беренче тапкыр игенчелектән алган доходтан (60778 сум) артып китә. Җиңел машинаны Әлмәт нефтьчеләренә саталар. Колхозда 2 йөк машинасы була, берсен Зарипов Габделхәй, икенчесен Әхмәтшин Әхмәтсафа йөртә. Колхоз хисапчысы булып Фәйзрахман Солтан улы Гыймазетдинов эшли. Умартачылык тармагы оештырыла: 21 умарта сатып алына. Колхоз 10 колхозчының өенә ремонт ясауда яки өй салуда ярдәм күрсәтә. Илдәге терлекчелек тармагында булган проблемалар колхозда да күзәтелә: 1955 елдагы партия җыелышында терлек азыклары җитәрлек әзерләнмәве, терлекләрнең көрлекләре түбән булу турында сүз бара. Клуб бинасы начар хәлдә, искергән була (ул хәзерге мәчет артында урнашкан иде, яңа клуб салгач, искесендә чебиләр асрыйлар, соңрак орлык саклау урыны итеп кулланалар). 1956 елда колхоз 7 колхозчының өенә ремонт ясауда яки өй салуда ярдәм күрсәтә. 1956 елның мартында Фаррахов Әнәснең каты авыру сәбәпле рәис хезмәтеннән азат итүне сорап биргән гаризасын канәгатьләндерәләр, колхоз җитәкчесе итеп Хәсәнов Садыйкны куялар. Хәсәнов Садыйк абый 1947 елдан Таулы Дөрештә башлангыч мәктәп мөдире булып эшли, 1954 елда аны партиянең Ворошилов район комитетына инструктор итеп алганнар. 1956 ел азагында Фәррахов Әнәс рәис вазыйфасына кайта, Хәсәнов Садыйк яңадан райкомда эшли башлый. 1959 елда районнар берләшкәч, Садыйк абый Иске Дөреш мәктәбендә укытты. 
    1957 елда терлекчелектә 24 колхозчы эшли. Сыерларның баш саны 37гә житә. Терлекчелекнең продуктлылыгы арта: 1 сыердан еллык уртача сөт савылышы 1967 литрга житә. Сөт җыючы булып Вәлиәхмәтов Хәниф эшли. Умартачылыктан 4282 сум табыш алына. Картайган колхозчыларга (13 кешегә) беренче мәртәбә пенсия белән тәэмин итү тәртибендә акча һәм продуктлар белән ярдәм күрсәтелә. Колхоз бакчасында карлыганнан беренче тапкыр уңыш алына. Район күрсәтмәсе буенча 2 тапкыр (1935, 1948 елларда) җиләк-җимеш бакчасы утыртылган була, ләкин алма агачларыннан уңыш алырга насыйп булмый. 1957 ел Таулы Дөреш авылында колхозның мөстәкыйль яшәвенең соңгы елы була. 1958 елның 26 маенда райком вәкиле В.Зәкиев катнашында башлангыч партия оешмасының утырышы була, ул XIX партсъезд исемендәге колхозны Ленин исемендәге колхоз белән берләштерү зарурлыгы турында сөйли. Хуҗалыклар берләштерелә, яңа колхоз Ленин исемен ала, идарәсе Иске Дөреш авылында урнаша. Фәррахов Әнәскә райком рәис булырга тәкъдим ясый, сәламәтлеге какшау сәбәпле ул ризалык бирми. Колхоз җитәкчесе итеп Нураев Сәлим Мәхмүт улы куела. Таулы Дөреш авылы Ленин исемендәге колхозның 3нче бригадасы булып кала.
    «Яңалиф» (соңрак XIX партсъезд исемендәге) колхозы рәисләре: Халиков Миңнеәхмәт (1934-1937 еллар), Әхмәтов Сабир Әхмәт улы (1939 ел), Фаррахов Шакирҗан Фаррах улы (1940-1941 еллар), Идиятуллин Вәлиәхмәт Идиятулла улы (1941-1948 еллар), Тимерханов Мәгъсүм Тимерхан улы (1951 ел), Хасанов Садыйк (1956 ел), Фаррахов Әнәс Шакирҗан улы (1949-1950, 1952-1957 еллар). 
    Колхозларны берләштерү авыл хуҗалыгын алга җибәрү өметен акламый. Авыллардагы сөтчелек фермаларын берләштереп, Таулы Дөреш авылына, башка терлекчелек фермаларын да берләштереп, Иске Дөреш һәм Җикән Күл авылларына күчерәләр. Әзерлексез эшләнгән күчерү бик зур югалтуларга китерә: терлекләр күпләп үлә башлый. Терлекләргә торак урыннары җитми: дуңгызларны хәтта берара ат абзарында, Җикән Күлдә бәрәннәрне Кызыл почмакта тотарга мәҗбүр булалар. Терлекләрне торак белән тәэмин итү өчен фермалар төзергә колхозның акчасы җитми. 1958 елда МТСлар бетерелгәч, колхозлар аның техникасын сатып алырга мәҗбүр ителә, бу хуҗалык икъдисадын бик авыр хәлгә куя. Авыллар арасындагы юлларның начарлыгы, элемтә яхшы булмау да идарә итүдә кыенлыклар китереп чыгара. 1959 елда Таулы Дөреш сөтчелек фермасы районда беренчелекне ала. Сыер савучы Фәррахова Зәнфирәне колхоз идарәсе 4 метр штапель белән бүләкли. Ярты елдан соң сөт савып алу буенча колхоз районда 14нче урынга тәгәри. Ленин исемендәге колхоз артта калучылар исемлегенә керә. Берләшкән колхозда хезмәт дисциплинасы да аксый башлый. Яшелчә үстерү дә кими, парниклар бетә, 1960 елда Таулы Дөрештә яшелчә бакчасы инде булмый. Партиянең Яңа Юл районы комитеты колхоздагы авыр хәлне рәисне алыштыру юлы белән төзәтергә уйлый. 1959 елның 11 сентябрендә, колхозчыларның гомуми җыелышын җыеп, С.М.Нураевны җитәкчелектән азат итәләр, С.Кәлимуллинны рәис итеп куялар. Аңа озак эшләргә туры килми: 1960 елның 9 февралендә Ленин исемендәге һәм Калинин исемендәге (Октябрь Бүләге, Мөгез Елга, Салих Тукай, Яңа Абдул авыллары) колхозларны берләштерәләр. Яңа колхоз Тукай исемен йөртә башлый. Тукай исемендәге колхоз яшелчә бакчасы һәм җиләк-җимеш бакчасы булдыру турында карар кабул итә (тормышка ашырылмый).
    1959 елда авылда яңа клуб салалар, ул хәзерге магазин урынында салына (аңарчы ул урында колхоз идарәсе бинасы урнашкан иде, аны халык кәнсәләр (канцелярия) дип йөртте). Безнең өй элеккеге мәчет каршында иде, агач мәчет совет чорында күп еллар мәктәп булып хезмәт итте. Башлангыч мәктәптә Гыймазетдинова Саимә апа да укытты. 1994 елда авылда яңа мәчет салынды. Авылдашлардан Мөзәянә әби хәтердә калган, ул мулла кызы булган, гаиләсе юк иде, үзе генә кечкенә өйдә тора, бер көтү кәҗәләре генә бар иде. Авыл халкы аңа хәер илтеп торды. 
    Авылда тормыш яхшырудан өмет өзеп, күп кенә колхозчылар шәһәрдә урнашырга тырышалар. Армиягә хезмәткә алынган егетләрнең кайберләре авылга кайтмый. 1950 еллар азагында Гаҗилә Зәкиева Мәскәүгә, Әлфия Борһанова Ленинградка, Зәнфирә Фәррахова Уфага, Нәзилә Фәррахова Пермьгә, Рәзинә Фәррахова Чиләбе шәһәренә китеп урнаштылар. Солтанов Гамбәр авылдан китеп, соңрак Түбән Кама шәһәрендә эшләде. Эшчән авыл кешеләре шәһәрдә дә тырыш хезмәт куйдылар. Гамбәр абый сәгатъ төзәтү мастеры булып эшләде, 2 мәртәбә «Мастер – Золотые руки» исеменә лаек булды. Идиятуллин Равил Вәлиәхмәт улы 1958-1959 елларда чирәм җирләр үзләштерүдә катнашып, тракторчы булып эшләде, бригада комсоргы вазыйфасын үтәде. Авылда күп еллар бригадир булып эшләп, хезмәт ветераны исемен алды. Гыймазетдинов Фәйзрахман абый авылда беренчеләрдән булып югары белем алды, Иске Дөреш сигезъеллык мәктәбендә укытучы булып эшләде. Мәгъсүмҗан абый Зыятдинов, Казан авиация институтын тәмамлап, гомер буе Казан авиация заводында эшләде. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алып, урта мәктәпне тәмамлагач, башка күп кенә авылдашлар да югары белем алдылар. Алар арасында Казан медицина институтын тэмамлаган Сәлимә Гарипова, Наилә Фәрраховалар бар. Асия Хәсанова, Фәния Хәсанова, Нурия Хәсанова, Флера Фәррахова Казан университетын, Ләйсән Фәррахова, Венера Идиятуллина, Тәслимә Солтанова культура институтын, Марзия Хәсанова, Ришат Мөхәммәдъяров авыл хужалыгы институтын, Зөһрә Нуриева, Алсу Зыятдинова, Марзия Ханова, Гөлия Идиятуллина Алабуга педагогия институтын тәмамладылар. Разия Хәсәнова музыка өлкәсен сайлады. Таулы Дөреш авылыннан чыккан иң билгеле кеше – Хәсәнов Мулланур Фәйзрахман улы. Казан университетын тәмамлап, геолого-минералогия фәннәре кандидаты, Россия Табигый фәннәр академиясе (РАЕН) әгъза-корреспонденты, РАЕНның Төмән бүлеге гыйльми сәркатибе дәрәҗәсенә иреште, 1981 елдан ЗапСибПНИИИС директоры, 1997 елдан ЗАО «ЗапСибПНИИИС» генераль директоры булып эшләде. 
    1940 елларда бик мул тормышта яшәгән күрше Мөгез Елга авылы 1963 елдан соң бетүгә дучар булды. Мөгез Елга авылында («Кызыл Урнәк» колхозы) 1941 елда 1 хезмәт көненә 38 сум акча, 3,3 кг ашлык, 0,5 кг яшелчә, 0,020 кг бал бирелгән (Иске Дөрештә шул ук елны 0,33 сум акча, 1,800 кг ашлык; Октябрь Бүләктә – 0,14 сум акча, 0,2 кг икмәк бирелгән).
    Хәзерге вакытта Таулы Дөреш авылында даими яшәүчеләр 50ләп кеше санала. Авылда клуб 2010 еллар башында, башлангыч мәктәп 1997 елда эшләүдән туктады. 
    Авылыбыз яши әле. Киләчәге дә булыр дип ышанасы килә.

    Флера Фәррахова (Әхмәтшина). 

    Фотолар Флера Әхмәтшинадан алынды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 2 ноябрь 2019 - 21:59
      Без имени
      Мин Абдуллина Гузэлия Габделхаевна Казан дэулэт педагогия институте бетереп,хэзерге кондэ дэ Чаллы дэулэт педагогия университетында эшлим ,