Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түбән Суыксудан Гөлшат Әгъзамова – елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе

27 февральдә Новотроицкое авылында «Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе - 2013» бәйгесе булып үтте.

Бәйге алып баручыларның сәламләү сүзеннән һәм конкурсант-укытучылар белән таныштырудан башланып китте. Бәйгедә 8 укытучы катнашырга теләк белдергән: Гөлшат Әгъзамова (Түбән Суыксу), Сәлимә Әлмөхәмәдова (Яңа поселогы), Фирүзә Фәрваева (Иске Абдул), Гөлфия Усманова (Новотроицкое), Илсөяр Кутуева (Калмаш), Эльмира Шәехова (Шилнәбаш), Алсу Камалиева (Кнәз), Эльвира Нуртдинова (Мус. Завод). Алар арасыннан иң-иңен сайлап алу жюри әгъзалары - «Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе - 2011» бәйгесенең җиңүчесе Любовь Нурхановага (Бәтке), «Ел хатын-кызы - 2010» республика бәйгесе җиңүчесе Алсу Мөбарәкшинага, Яр Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының югары квалификация һәм профессиональ осталыкны арттыру факультеты деканы Гөлнара Газизуллинага, шулай ук өстәмә белем бирү педагогы Розалия Вәлиевага тапшырылды. Жюри рәисе - район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Галия Гәрәева.

Укытучыларны һәм жюри әгъзаларын сәламләгәннән соң, алып баручылар «Визитка» конкурсын игълан иттеләр. Монда сыйныф җитәкчеләре нәрсә генә эшләмәде: укучылар белән бергә җырлар да башкардылар, яттан шигырьләр дә сөйләделәр, театральләштерелгән тамаша да күрсәттеләр. Фирүзә Фәрваеваның үзе язган шигыре берәүне дә битараф калдырмагандыр, мөгаен.

Мус. Завод укытучысы Эльвира Нуртдинова һәм Калмаштан Илсөяр Кутуева үз сыйныфларында укучы балалар белән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Бу үзе бер кызык булды! Сәлимә Әлмөхәмәдова шундый яратып, бирелеп үз балалары, үз гаиләсе турында сөйләде - хәтта ихтыярсыздан күзгә яшьләр килде. Аның шулкадәр үз һөнәренә тугрылыгы мине таң калдырды. Башлангыч сыйныфлар укучылары Гөлшат Әгъзамова турында бик җылы сүзләр, теләкләр әйттеләр, өченче сыйныфлар Илсөяр Кутуевага багышлап «Замана апасы» дигән җыр башкарды. Залда утыручылар аларны кул чабып алкышладылар, жюри исә беренче билгеләрен куя торды.

Беренче конкурс артта калды. Алдагысы «Проблеманы бергәләшеп чишәбез» дигән девиз астында үтте. Укытучылар катлаулы ситуациядән чыгу юлын эзләде. Ә икенче сорау тәрбия темасына багышланган, монда исә И. Вахрушина авторлыгында басылып чыккан "Путь к успеху" китабының төп принципларын, идеяләрен әйтергә кирәк булды. Укытучыларның кайберләре югалып калса, икенчеләре исә катлаулы сорауларга кыю җавап бирде, проблемадан чыгу юлларын эзләде. Укучы китапларын онытып калдырса, өлкәннәрнең сүзен тыңламыйча дәресләргә йөрмәсә - нишләргә? Сыйныф укучылары мәктәп үткәргән бер чарада да катнашырга теләми, балаларга ничек дөрес тәэсир итәргә? Әлеге һәм башка проблемалы сорауларга җаваплар эзләделәр. Боларына укытучылар "бишле"лек җавап бирсәләр, теоретик сорауларда бераз югалып калдылар. Монда жюри әгъзалары генә түгел, ә залда утыручы барча укытучы аларга ярдәмгә килде.

Шуның белән бәйге тәмамланды һәм жюри иң-иңнәрне билгеләү өчен аерым бүлмәгә чыгып китте. Ә шушы вакыт эчендә кунаклар өчен Новотроицкое авылы укытучылары һәм балалары концерт программасы күрсәтте.

Бәйгенең иң дулкынландыргыч мизгелләре килеп җитте. Иң яхшы сыйныф җитәкчесе билгеләнә. Шушы арада Яр Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының мөгаллимәсе Г. Газизуллина укытучыларны котлап, мондый фикер әйтте: «Сезгә күбрәк алдынгы идеяләр кирәк. Бүген бит креатив укытучы иҗади камиллек күрсәткече генә түгел, ә үзенең осталыгын укучысына тапшыра алган мөгаллим дә. Мин сезгә нәкъ шуны телим». Укытучыларга тамгага алу өчен: креатив булыгыз, шул вакытта сезнең алда бөтен ишекләр ачылачак, дигән теләк әйтелде.

Шушы матур теләкләрдән соң сүзне Галия Гәрәева алды һәм җиңүчеләрне атады. «Иң үрнәк укытучы» исеме Эльвира Нуртдиновага бирелде, «Иң кайгыртучан» номинациясендә Илсөяр Кутуева, «Иң иҗади» - Гөлфия Усманова, «Новатор стильле» - Эльмира Шәехова, «Тәжрибә һәм осталык» - Сәлимә Әлмөхәмәдова, «Иң заманча» - Алсу Камалиева, «Киң эрудицияле» исеменә Фирүзә Фәрваева лаек булдылар. Бәйге булгач, аның абсолют җиңүчесе дә була һәм «Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе - 2013» итеп Түбән Суыксу мәктәбе укытучысы Гөлшат Әгъзамова табылды. Гел елмаеп кына торган бу сөйкемле, мөлаем укытучы белән мин конкурстан соң очраштым.

- 27 ел педагогик стажым булуга карамастан, мондый бәйгеләрдә беренче тапкыр катнашам. Әлбәттә, каушатты, куркытты. Ләкин хәзер боларның барысы да артта калды. Иң мөһиме - катнашу дип килгән идем, җиңүем гел көтелмәгән булды. Моңа чиксез шатмын!» - диде ул миңа. Бәйгедә катнашкан барлык укытучыларга акчалата премияләр, чәчәкләр һәм дипломнар тапшырылды. Иң яхшы дип табылган сыйныф җитәкчеләренә бары тик зурдан-зур уңышлар, эшләрендә яңадан-яңа үрләрне яулауларын һәм бер җирдә тукталып тормыйча, замана белән һаман да алга баруларын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы мђгариф укытучылар