Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рәхмәт мәктәбем, рәхмәт укытучыларыбыз!

Кыңгыраулы мәктәп еллары артта кала. "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә хәзерләнәбез. Безгә беренче хәреф танырга, язарга, санарга өйрәткән, белем дәрьясына җитәкләп алып кергән хөрмәтле укытучыларыбыз Гүзәлия Вакиловна, Ясирә Мөдәрисовна һәм Әлфира Әмировна! Сезгә без мең рәхмәтле! V сыйныфтан безне Аня апа Хөснетдинова кабул итеп алды. Әниебез кебек якын, безне чын күңелдән яратучы,...

Кыңгыраулы мәктәп еллары артта кала. "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә хәзерләнәбез. Безгә беренче хәреф танырга, язарга, санарга өйрәткән, белем дәрьясына җитәкләп алып кергән хөрмәтле укытучыларыбыз Гүзәлия Вакиловна, Ясирә Мөдәрисовна һәм Әлфира Әмировна! Сезгә без мең рәхмәтле!

V сыйныфтан безне Аня апа Хөснетдинова кабул итеп алды. Әниебез кебек якын, безне чын күңелдән яратучы, рус теленнән безгә нигезле белем биргән өчен, сезгә нинди рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр төсле, рәхмәт сезгә!

Безне укыткан Иске Абдул урта мәктәбенең барлык укытучылары алдында баш иябез. Ныклы белем бирүегез өчен рәхмәт. Кызыклы кичәләр, бәйрәмнәр, матур иртәләр, күңелле мәктәп еллары, кадерле сабакташларыбыз безнең күңелләрдә гомер буе сакланыр.

Алсу, зәңгәр, кызыл гөлләрем,
Укытучым, сиңа бүләгем,
Укытучым, сиңа бүләгем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђгариф соћгы кыћгырау