Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Һөнәр генә түгел, табигый сәләт

«Балалар төрле, ләкин алар барысы да бертөрле. Сез гомерегезне аларны тәрбияләүгә һәм укытуга – шушы катлаулы хезмәткә багышлагансыз. Һәм, бернигә дә карамый, сез сайлаган хезмәтегезне сыйфатлы итеп башкарырга тиешсез. Безнең район укытучылары бу яктан сынатмыйлар һәм киләчәктә дә республика мәгариф системасында педагогларыбыз иң яхшылар рәтендә булыр дип ышанам», – диде район башлыгы Фаил Камаев Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы кичәдә.

Бәйрәм зурлап Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда уздырылды. Укытучылар көне – халык бәйрәме. Чөнки һәр кешенең язмышы, тормыш юлы укытучы хезмәте белән бәйле. «Сез җәмгыятькә, балаларга, әти-әниләргә кирәк. Сез киләчәк буын алдында җаваплы. Быел педагоглар аерата катлаулы көнкүреш сынаулары аша үтте. Һәм сынаулар әле дә дәвам итә. Үзебезне, сәламәтлегебезне, балаларның сәламәтлеген саклыйк. Укыту-тәрбия процессында дәүләт куйган бурычларны үтәүдә кулга-кул тотынып эшлик», – дип чакырды Фаил Камаев. Район башлыгы бүген телләр укытуның, хезмәт тәрбиясенең мөһимлегенә аерым басым ясады. Ул барлык укытучыларны, тәрбиячеләрне, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, сәламәтлек хезмәтләрендә уңышлар теләде. 
Бүген Тукай районы мәгариф системасында 550дән артык укытучы һәм тәрбияче эшли. Мәгариф идарәсе башлыгы Наил Габдуллин да аларның барысына да олы рәхмәтен белдерде. Укытучы ул һөнәр генә түгел, ул табигатьтән килгән сәләт тә, дип билгеләп үтте ул. 
Хезмәтләрендә аерата уңышларга ирешкән педагогларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Түбән Суыксу мәктәбенең математика укытучысы Фирдәвес Сөендековага «ТРның атказанган укытучысы» исеме бирелде. Өч педагог Россия Федерациясе бүләкләре алды. Яңа Бүләк мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Флюра Сәләховага «Почетлы хезмәткәр» күкрәк билгесе тапшырылды. Мусабай-Завод мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Сирена Кәлимуллина һәм Комсомолец мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Кузнецова Почет грамотасы белән бүләкләнде. Фаил Камаев шулай ук педагогларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының күкрәк билгеләрен, мактау грамоталарын, район башлыгының мактау грамоталарын тапшырды. Наил Габдуллин исә мәгариф идарәсенең дәрәҗәле бүләкләрен бирде. Чара балалар башкаруында концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәмгә Татар Дәүләт филармониясенең «Казан» бию ансамбле чакырылган иде. Алар укытучыларга профессиональ биюләрен бүләк иттеләр. 

/ Рөстәм Зәкиев фотолары. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X