Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп булса – киләчәк бар

Мәктәп авылның яшәү чыганагы, йөрәге дип әйтергә була. Җирлегебездә үткән чараларда, буыннан-буынга күчеп килүче гореф-гадәтләрне саклап калуда балаларның, яшьләрнең роле зур. Хезмәт кешесенә алмаш булып үсеп килүче балаларга төпле тәрбия бирү нәкъ менә мәктәпләргә, укытучыларга йөкләнгән.

Бүгенге көндә Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбендә 30 укучы белем ала. Мәктәбебезнең тәҗрибәле педагоглардан торган хезмәт коллективы сәләтле балалар тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Соңгы елларда мәктәп директоры булып эшләгән Юрий Васильев балаларның төрле яклап үсүенә конкурс-бәйгеләрдә катнашуларына этәргеч ясап, ярдәм кулы сузып, барлык шартларны тудырды. Укучыларыбыз Закирова Фатыйма, Мостафина Зарина, Һадиев Солтан, Зәйнетдинова Азалия, Латыйпов Рамил мәктәп, авыл жирле-гендә үткәрелгән барлык чараларда актив катнашалар. Ә инде мәктәбебез, авылыбыз йолдызчыклары Нургалиева Алсу, Зәйнетдинова Айзилә, Закирова Зәлия, Гобәйдуллина Эльвинадан башка концертларны күз алдына китерүе дә авыр. Алар янында һәрвакыт әйдәп баручы сыйныф җитәкчеләре Эльмира Нургалиева, Венера Закирова, Резедә Туктарова, Фәния Гобәйдуллина. 
Укучылар район олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Җиденче сыйныф укучылары Нургалиева Алсу, Гобәйдуллина Эльвина – математика фәненнән, Нургалиева Алсу, Зәйнетдинова Айзилә татар теленнән югары күрсәткечләргә ирештеләр. Шулай ук быелгы уку елында фәнни-эзләнү, иҗади бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә дә уңышларыбыз зур. Патриотик һәм экологик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвеше булдыру, гаилә кыйммәтләрен формалаштыру кебек максатларны төп бурычлары итеп куйган мөгаллимнәребез төрле тәрбияви чаралар уздыралар. Һөнәр сайлау юнәлешендә эш алып барыла, тематик очрашулар, кичәләр еш үткәрелә. Истәлекле урыннарга сәяхәтләр дә укучылар күңелендә матур хатирәләр калдыра. Укучыларыбыз Нургалиев Риваль, Мостафин Марат, Нургалиев Ризван, Закирова Зәлия районда узган спорт ярышларында да актив катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.
Закирова Фатыйма, Нургалиева Алсу, Зәйнетдинова Айзилә Түбән Камада оештырылган театр фестивалендә дә катнаштылар. 
Мондый уңышларга ирешүебезнең нәтиҗәсе әти-әниләр һәм мәктәп бердәм булуда. Кулга-кул тотынып эшләгәндә, барлык теләкләребез тормышка ашуына, белем-тәрбия бирүнең нәтиҗәле булуына шигебез юк.
Мәктәпнең бүгенге яшәү шартларына 2018 елда үткәрелгән капиталь ремонт уңай йогынты ясады. Мәктәп коллективы, ата-аналар, авыл халкы район башлыгы Фаил Камаевка бик рәхмәтле.

Айза Нургалиева, Иштирәк мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе. 
/ Фото Эльмира Нургалиевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев