Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Матур бер җыр булып калыр күңелләрдә, сагындырыр мәктәп еллары...

Район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәре үтте. Шатлыклы да, сагышлы да ул. Шатлыклы, чөнки унбер ел буе куелган хезмәткә йомгак ясала, алда мөстәкыйль юллар көтә. Үсмер чакта кем генә хыялланмаган тиз генә үсеп, олы тормышка аяк басу турында. Сагышлы, чөнки ничәмә еллар буена бергә уйнап, белем кыясына...

Күзкәй урта белем бирү мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме бик матур оештырылган иде. Тантаналы да, хис-тойгыларга, чәчәкләргә дә бай булды ул. Унберенче сыйныфны тәмамлаучылар кичерешләрен шигъри юллар белән аңлаттылар. Беренче сыйныф укучылары да шигъри юллар белән сынатмаска, мәктәптә аларга лаеклы алмаш булырга сүз бирделәр. Әнә шулай дулкынландыргыч булып башланып китте бу бәйрәм...

- Соңгы мәктәп кыңгыравы - мөстәкыйль тормышка беренче кыңгырау ул. Сезне борчылулар, сынаулар, шатлык һәм казанышлар, яулыйсы биеклекләр белән тулы яңа тормыш көтә. Сынатмассыз, күңелегез теләгән һөнәрне сайлап, хезмәт уңышларыгыз белән безне сөендерерсез дип ышанабыз, - диде мәктәп директоры Мирзаян Шәйхаттаров чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп.

Күзкәй мәктәбен тәмамлаган, хәзер «Якты юл» газетасы редакторы булып эшләүче Инзилә Әхмәтгәрәева шәхсән үзе һәм район хакимияте исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларын, аларның укытучыларын, әти-әниләрне әлеге истәлекле көн белән котлады.

- Зур сынаулар көтә сезне алда, алдыгызда җиңел юллар юк. Иң мөһиме - тормышта хаталар ясамагыз. Шуны онытмагыз: сез бай тарихлы, бик күп шәрәфле кешеләр тәрбияләп чыгарган мәктәп балалары. Укыганда ирешкән уңышларыгызга караганда, сынатмассыз дип ышанам, - диде ул. Инзилә Маннуровна, әлеге тантанага матур бер мизгел өстәп, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Энергетик» мәдәният сарае сәхнәсендә үзе белән бергәләп танылган язучы Айдар Хәлимнең «Хәтерләүләр көне» сүзләренә иҗат ителгән музыкаль композициядә чыгыш ясаган укучыларга ярты елга «Якты юл» газетасына яздырылу турында квитанцияләр тапшырды һәм әниләрнең күзләрен чылатып, якты теләк һәм өметләр белән сугарылган «Улыма» җырын җырлады.

Быелгы чыгарылыш укучыларының сыйныф җитәкчесе Вәсимә Карпова бүген мәктәп партасыннан аерылучы укучыларының һәрберсе турында дулкынланып сөйләп, аркаларыннан сөеп, истәлеккә бүләкләр бирде.

Укучыларны «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән яраткан укытучылары Нәзилә Авзалова, Дания Акмалова, Илмира Кашапова, ветеран укытучы Зилә Нәҗипова, авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев җылы котлап, ихлас теләкләрен белдерделәр. Ата-аналар исеменнән бәйрәм тантанасына җыелучыларны Дилия Шәфигуллина котлады һәм балаларга төпле белем, тәрбия биргән өчен мәктәп директоры Мирзаян Мансуровичка, укытучыларга җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде, Илгизәр һәм Лилия Хаматовлар тәбрикләрен җыр аша юллады.

Соңгы кыңгырау яңгырый. Ул балалык, ваемсыз мәктәп еллары белән мәңгегә хушлашуны искәртә. Әниләрнең кулъяулыклары күзләргә ешрак күтәрелә. Ямансу, сагышлы бәйрәмгә җан өстәп, мәктәп вальсы яңгырый. Чыгарылыш сыйныф укучылары бер гамьсез вальста әйләнә. Барысы да яхшы булыр, Аллаһы боерса. Хәерле юл сезгә, балалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф соңгы кыңгырау