Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Күңелле поезд”да бик тә күңелле булды

Круглое Поле мәктәбендә "Күңелле поезд" лагере үз эшен гөрләтеп алып барды. Әлбәттә, "Күңелле поезд"да бик тә күңелле, моны балаларның күпләп йөрүләре дә раслый: 120 бала лагерьның бер көнен дә калдырмады.

Лагерь җитәкчесе Фнүнә Мостафина һәм тәрбиячеләр Галина Васильева, Гөлзада Гобәйдуллина, Роза Хуҗина, Лилия Орловская, Роза Ананьева, Нәсимә Дәүләтова - үз эшләренең осталары, һәр көннән бәйрәм ясадылар. Шулай ук ашханәдәге хезмәткәрләребез дә безне тәмле ашаттылар, пешергән ризыклары балаларга бик ошады, аларны рәхмәтләргә күмделәр.

"Күңелле поезд" 21 тукталышта булды: "Дуслык", "Светофор", "Янгын сүндерүчеләр", Идеяләр ярминкәсе", "Универсиада", "Әдәплелек", "Сабан туе", "Талантлылар" һәм башкалар. Күп тапкыр бассейнга, Түбән Кама шәһәренә "Кызыл чишмә"гә сәяхәткә бардык, Биклән янгын сүндерүчеләр белән очрашуда булдык. Табигатькә дә күп тапкыр чыктык, балалар анда экспонатлар җыйдылар, күргәзмәләр ясадык. Көн дә бәйге һәм ярышлар уздырылды, лагерьны сөючеләребез бик актив катнашты. Алар инде түземсезләнеп икенче сменага да языла башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балаларныћ ќђйге ялы