Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чыгарылыш сыйныф укучылары сынап карау имтиханнары тапшырды

Район мәктәпләренең 9 һәм 11 сыйныф укучылары узган атна дәвамында тест формасында сынап карау имтиханнары тапшырдылар. Унберенчеләр дә, тугызынчылар да мәжбүри булган рус теле, математика фәннәреннән һәм үзләре сайлаган предметлардан сынау үттеләр. Шушы көннәрдә укучылар нәтиҗәләрне көтәләр. Март ахырында унберенчеләр тагын бер мәртәбә имтихан биреп караячаклар. 21ендә алар математикадан, 24ендә...

Район мәктәпләренең 9 һәм 11 сыйныф укучылары узган атна дәвамында тест формасында сынап карау имтиханнары тапшырдылар. Унберенчеләр дә, тугызынчылар да мәжбүри булган рус теле, математика фәннәреннән һәм үзләре сайлаган предметлардан сынау үттеләр. Шушы көннәрдә укучылар нәтиҗәләрне көтәләр. Март ахырында унберенчеләр тагын бер мәртәбә имтихан биреп караячаклар. 21ендә алар математикадан, 24ендә рус теленнән белемнәрен тикшерәчәкләр.

Быел унберенче сыйныф укучылары өчен районда имтихан бирү пункты итеп Яңа поселогы мәктәбе, тугызынчы сыйныфлар өчен Бәтке мәктәбе билгеләнгән.
Дәүләт имтиханнарына әзерлек йөзеннән узган атнада Бәтке мәктәбендә укытучылар өчен семинар да үтте. Анда республиканың белем бирү сыйфаты мониторингы үзәге белгечләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев