Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җырымда юатырмын

Районыбызда туып үскән, шигърияттә моңарчы беркем дә кулланмаган үзенчәлекле алымнар тапкан Фәннур Сафин – безнең горурлыгыбыз. Шуны истә тотып, район башлыгы Фаил Камаев башлангычы белән районда аның иҗатына багышлап әдәби фестиваль үтә. Безнең меңәр еллык шигъриятебез һәм аны дәвам итүчеләр бар. 

Матур традиция

Фәннур Сафин исемен мәңгеләштерү һәм каләм тибрәтүчеләрнең иҗатларын игътибарга алу максаты белән әдәби кичә үткәрү матур традициягә әйләнде. Әдипнең 75 еллыгы хөрмәтенә юбилей-фестиваль үткәрү планлаштырыла. Юбилей кысаларында әдипнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне дәвам итү, яшьләр арасында иҗатка тартылучыларны барлау һәм каләм тибрәтүчеләрнең бәйгедә җиңеп чыккан язмаларын җыентык итеп бастырып чыгару нияте дә бар. Үткән җомга оештырылган зур әдәби чара шушы зур эшләрнең чишмә башы булды. Казанда, Чаллыда яшәп иҗат итүче каләм әһелләре – татар әдәбияты сагында торучы әдипләр районыбыз мәктәпләрендә укучылар белән иҗади очрашуларда булдылар. 

Әдипләр Теләнче Тамакта

Теләнче Тамак гомумбелем бирү мәктәбенә укучылар белән очрашуга Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург, прозаик Данил Салихов, филология фәннәре докторы, академик, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты Хатип Миңнегулов, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин килде. Әдәбият галиме, каләм әһелләренең остазы, мәгърифәтче Хатип ага Миңнегулов Теләнче Тамак белән бәйле тормышы һәм бай иҗат юлы белән таныштырды. Олугъ галим очрашуга килгән укучыларның иҗатка тартылуларын белгәч сөенүен белдерде. «Данлы да, шанлы да тарихыбыз, дөньякүләм мөнбәрләрдән горурланып сөйләрлек әдәбиятыбыз бар. Телне саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыру өчен ана телеңдә аралашырга, шул телдә иҗат итәргә һәм китаплар укырга кирәк. Бу сезнең бурыч, кадерле балалар. Милләтне аның бөтен дөньяга танылган шәхесләре зурлый. Аларның мирасын дәвам итүче буыннар чылбыры өзелмәсен өчен шушындый файдалы чаралар уздыру кирәк», – дип киләчәккә өмет белән каравын әйтте. Әдипләр чыгышы балаларның җыр-биюләре белән үрелеп барды. 
Данил Салихов укучыларга нәсихәтен җиткерде: «Мин, язучылар оешмасын җитәкләгән кеше буларак, илебезнең төрле почмакларында, чит илләрдә еш булам. Кайда гына барсам да Хатип абый Миңнегулов хакында сорамыйча калмыйлар. Татарның Хатип Миңнегуловы бар. Безнең Шиһабетдин Мәрҗаниебез бар – аның исемен әйтүгә татар халкын күз алдына китерәләр. Милләтнең йөзек кашы булу өчен балачактан иҗади фикерләү сәләтен үстерергә, тырыш, максатчан булырга кирәк. Татарстан язучылар берлегендә 331 каләм әһеле. Һәрберсе, сәләтенә карап, тел сагында тора. Эстафетаны дәвам итү – сезнең бурыч». 
Данил Салиховның шушы сүзләрен хуплагандай, сәхнәгә иҗатка тартылган балалар күтәрелде. Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов исемен йөрткән Теләнче Тамак гомумбелем бирү мәктәбе укучылары арасында «Ак каурый» иҗади бәйгесе һәм Фәннур Сафин фестивалендә катнашып дәрәҗәле урын алган укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Авыл мәдәният йорты режиссеры Райлә Закирова укучылар белән драматург Данил Салиховның «Соңгы бүләгем» әсәрен сәхнәләштереп, «Идел йорт» республика конкурсында финалга үткән. Очрашуда үзешчән артистлар спектакльдән кыска өзекләр куйдылар. Факил Сафинның балалар өчен язылган шигырьләрен яттан укыдылар. 

Шагыйрь-язучылар бер сәхнәдә

Фәннүр Сафин исемендәге районкүләм әдәби бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы, шигърият бәйрәме Яр Чаллының Энергетик мәдәният йортында үтте. 
Фәннур Сафин 1948 елда Күзкәй авылында туа. Бик иртә – 44 яшендә вафат булган шагыйрь халык күңеленә кереп калырлык, җырлап торган шигырьләр иҗат итә. Аның «Бир кулыңны», «Хушлашырга ашыкма» исемле тирән эчтәлекле шигырьләренә Риф Гатауллин көй яза. Кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек көчкә ия булган җырларны күренекле сәнгать әһелләре башкара. Һәр сүзе моңнан торган җырлар ярты гасырга якын инде халкыбыз теленнән төшеп торганы юк. Шагыйрьнең иҗаты, аның исемендәге бәйгегә йомгак ясау кичәсе «Энергетик» мәдәният йортының фойесыннан ук башланды. Кичәгә килгән кунакларны, тамашачыларны район мәдәният йорты хезмәткәрләре Фәннур Сафин сүзләренә язылган җырлар белән каршы алдылар. 
Язучыларны, шагыйрьләрне сәхнә түренә чакырдылар. Тамашачылар Хатип Миңнегулов, Данил Салихов, Нәҗибә Сафина, Шәмсия Җиһангирова, Вахит Имамов, Рәдиф Сәгъди, Рифат Җамал, Хәбир Ибраһим, Ләбиб Лерон, Айрат Суфиянов, Фәйрү-зә Мөслимова, Лилия Фәттахова, Гөлзада Бәйрәмованы алкышлар белән каршы алдылар. 
Мең елдан артык әдәбияты-бызның тарихын дөньяга танытуда бихисап хезмәт куйган олугъ галимебез Хатип ага Миңнуллин: «Бик изге эш башкарасыз. Фәннур Сафин өчен горурланам. Мондый бәйрәмнәр күңел хәзинәсен баета. Сезнең шушы игелекле башлангычыгызны башка районнар да дәвам итсә иде. Башкаларга үрнәк күрсәтеп тә гаять саваплы эш башкарасыз», – диде һәм зур чараны оештыруга өлеш керткән район башлыгына, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде.
Данил Салихов әдәби чара-ның мөһимлеген ассызыклап: «Хушлаштың да китеп бардың...» дип язып калдырды сөекле шагыйребез Фәннур Сафин. Мәгънә белән тулы шушы шигырьгә Риф Гатауллин көй язды. Легендар җырчыбыз Илһам ага Шакиров ошбу җырны йөрәкләргә үтәрлек итеп башкарды. Әйе, алар хушлаштылар да, китеп бардылар. Алар татар милләтенә дан җырлап китеп бардылар. Алар Мөслимдә туып-үскән Фаил Камаев Тукай районы башлыгы булып килер дә, зур залда аларның иҗатын данлау өчен олы эшләр башкарыр дип уйладылармы икән?! Сез шигъри бәйрәм үткәреп Фәннур Сафинның дәвамын киләчәк буынга калдыру өчен зур хезмәт куясыз. Киткәннәр рәхмәт укыйдыр. Игелекле эшләрегез өчен татар язучылары исеменнән рәхмәт», – дип, изге теләкләрен ирештерде. 
Шагыйрә Шәмсия Җиһан-гирова Казан дәүләт университетында Фәннур Сафин белән бер төркемдә укыган. Каләм әһеленең тамашачыларга әйтер сүзе күп булса да, чыгышын кыска тотты. Бер төркемдә укыган ике студент кул сәгатьләрен алмашкан булалар. Шагыйрә: «Миндә Фәннурның кул сәгате саклана. Аның келт-келт килеп вакыт санавы дустым Фәннурның йөрәк тибешен хәтерләтә. Иҗатташымны, группадашымны олылавыгыз өчен ихластан рәхмәтемне белдерәм. Түбән Суыксуда балалар белән очрашуда укучылар иҗат җимешләре белән уртаклаштылар – шигырьләрен укыдылар. Бик мәмнүн булдым», – дип әдәби чарадан канәгать булуын белдерде. Шагыйрә буыннар арасындагы бәйләнешне җыр сәнгате аша да сакларга тиешлегебезне искәртеп, әнисеннән ишеткән мәгънәле җырны башкарып тамашачыны сокландырды. 
Озак еллар Яр Чаллыда яшәп иҗат иткән, бүгенге көндә «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, тарихи китаплар авторы буларак, Тукай районы авылларының тарихы бик тирәндә булуын ассызыклады. «Әдәбиятыбызның киләчәген кайгырткан мондый очрашулар республикабызда Әлмәт, Мөслим һәм Тукай районнарында гына үткәрелә. Һәр җитәкче үз җирлегендәге халыкның яшәешен кайгырту белән беррәттән аның рухи азык белән тәэмин ителешен дә булдырса, милләтебез, әдәбиятыбыз яшәр», – диде. 

Бәйгегә йомгак

Әдәби бәйгегә йомгак ясау кичәсендә җиңүчеләрне бүләкләү өчен жюри рәисе Факил Сафин чыкты. Сәхнәгә бәйгедә җиңүче 7-11, 12-14, 15-18 яшьтәге 28 укучы күтәрелде. Аларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әдәби бәйгедә 18 яшьтән өлкәннәр номинациясендә иҗат итүчеләр арасында III дәрәҗә диплом белән китапханәчеләр: Иске Абдулдан Зилфирә Бәхтиева, Яңа Бүләктән Рәзилә Гайсина; II дәрәҗә диплом белән Боерганнан Флүзә Сәлимова, Яңа Бүләктән Гөлфия Шәйхразиева, Күзкәйдән Тәгъзимә Гыйззәтуллина; I дәрәҗә диплом белән Күзкәйдән Тәнзилә Шәйхнурова бүләкләнде. Районда уздырыла торган әдәби, мәдәни чараларда «Чаллы икмәге» ҖЧҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов бервакытта да читтә калмый. Бу юлы да «Чаллы икмәге» ҖЧҖ ел саен бәйгедә катнашып җиңү яулаган Ранис Ибраһимов, Камилә Зыятдинова, Илмир Харрасов, Ләйлә Авзаловаларга бүләкләр тапшырды. 
Фәннур Сафин исемендәге әдәби премия 2020 ел нәтиҗәләре буенча, әдәбият һәм җыр өлкәсендәге казанышлары өчен шагыйрь Галиәхмәт Шаһига һәм шагыйрә, «Биклән авылы тарихы» китабын язган Рәзинә Сәетгәрәевага тапшырылды. 
Фаил Камаев залда утырган язучыларга, тамашачыларга мөрәҗәгать итеп болай диде: «Тел сагында торучы хөрмәтле әдипләребез! Шушы катлаулы чорда мөмкинлек табып, ерак юлны якын итеп очрашуга килүегез үк балаларга тәрбия дәресе бирүегезне, яшь буынны иҗатка тартуда зур өлеш кертүегезне раслап тора. Тукай районы өчен бу актуаль мәсьәлә. Безнең район шәһәргә терәлеп тора һәм күпмилләтле. Шуңа күрә безгә милләтебезне, телебезне саклап калу, әдәбиятка яшь көчләр килсен өчен аеруча игътибарлы булырга, тырышырга кирәк. Районыбыз педагоглары, мәдәният хезмәткәрләре һәм ата-аналар балаларны татар җанлы итеп тәрбияләүдә тырышлык куялар. Шунысы сөенечле, балаларыбызның татар әдәбиятын, мәдәниятен, милли сәнгатен яратуын шушы кичә мисалында да күрдек. Фәннур Сафин исемендәге районкүләм әдәби бәйгедә җиңеп бүләк алган укучыларыбыз журналист, шагыйрь булырлар дигән өмет чаткысы кабынды. Тукай районында телне саклау, милләтне үстерү максатыннан төрле чаралар оештырыла. Авыл мәдәният йортларында спектакль һәм концертлар куела, төрле бәйгеләр үткәрелә, яшьләр өчен КВНнар оештырыла. Ул чаралар авыл халкы өчен бик кадерле. Зур әһәмияткә ия чаралар дәвамлы булачак».

/ Рөстәм Зәкиев фотолары. 

Әдәби бәйге җиңүчеләре
Фәннүр Сафин исемендәге быелгы бәйге «Әкият» жанры буенча үткәрелде. Бәйгедә җиңү яулаган иң талантлы балаларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алар 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 28 укучы. Менә алар бәйге җиңүчеләре:

Разалина Соловьева (Борды мәктәбе);
Гаяз Садыйков (Яңа Бүләк);
Изабелла Хөснекаева (Шилнәбаш);
Диләрә Арсланова (Түбән Суыксу);
Җәмилә Вилданова (Мусабай-Завод);
Лилиана Павликовская (Яңа поселогы);
Сөләйман Яхин (Мәләкәс);
Мария Саттарова (Мәләкәс);
Камилә Зыятдинова (Биклән);
Розалия Габдуллина (Күзкәй);
Зарина Борһанова (Калмаш);
Бибимәрьям Кориева (Новотроицкое);
Камилә Ибраһимова (Бәтке);
Айсылу Сөендекова (Түбән Суык-Су);
Рамилә Шиябиева (Биклән);
Алина Костина (Биклән);
Никита Королев (Мусабай-Завод);
Ислам Юнысов (Комсомолец);
Алсу Нургалеева (Иштирәк);
Илдар Низамов (Күзкәй);
Айбулат Сәхапов (Күзкәй;,
Илдус Мәрданов (Шилнәбаш);
Камилла Исламова (Иске Абдул); 
Мәрьям Шәйхетдинова (Иске Байлар клубы);
Мария Адамова (Мәләкәс китапханәсе);
Ильмир Харрасов (Калмия китапханәсе);
Диләрә Һадиева (Иштирәк мәдәният йорты);
Айгөл Борһанова (Князево мәктәбе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев