Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Йолдызлык-2013»тә тукайлылар да чыгыш ясады

«Энергетик» мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык-2013» XIII Ачык Республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зона туры үтте. Монда Яр Чаллыдан, Алабуга, Менделеевск, Тукай районнарыннан барлыгы 768 кеше катнашты, шулар арасында 138 иҗади коллектив үз осталыкларын күрсәтте. Фестивальнең төп максатлары: сәләтле, талантка ия булган балаларны һәм яшьләрне табу, иҗади коллективлар һәм башкаручылар арасында...

«Энергетик» мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык-2013» XIII Ачык Республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зона туры үтте. Монда Яр Чаллыдан, Алабуга, Менделеевск, Тукай районнарыннан барлыгы 768 кеше катнашты, шулар арасында 138 иҗади коллектив үз осталыкларын күрсәтте.

Фестивальнең төп максатлары: сәләтле, талантка ия булган балаларны һәм яшьләрне табу, иҗади коллективлар һәм башкаручылар арасында сәнгати элемтә булдыру. Фестивальдь катнашучылар - эстрада жанрында («вокал-соло», «вокал-ансамбль», «хореография», «конферанс») чыгыш ясаучы 5тән алып 21 яшькә кадәрге башкаручылар һәм иҗат коллективлары.

«Созвездие-Йолдызлык-2013» конкурсында чыгыш ясарга Тукай районыннан 6 заявка алынган. «Вокал-соло» номинациясендә Мәләкәстән Эльвина Шагалиева (җитәкчесе Г. Ниневская), Круглое Поле поселогыннан Диана Боярова (җитәкчесе Г. Боярова), Рената Халикова белән Альбина Туктаева (җитәкчеләре М. Игътисамова), Мусабай-Заводтан Илсинә Кәлимуллина (җитәкчесе Ф. Кәлимуллина) чыгыш ясадылар. Ә «хореография» номинациясендә Мәләкәстән «Яшьлек» бию коллективы (җитәкчеләре Т. Солдатова) үз осталыкларын күрсәтте.

Фестивальнең зона туры финалистлары итеп, «хореография» номинациясендә «Яшьлек» коллективы, ә «вокал-соло»да Эльвина Шагалиева сайланды.

«Созвездие-Йолдызлык-2013» конкурсының зона туры Гала-концерт белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният