Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Венера Ганиеваның юбилей кичәсеннән алган хисләр яңа иҗади эзләнүләргә этәрә

Татар халкының моңлы сандугачы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиеваның кичәсенә чакыру билеты алгач, үземне җиденче кат бәхет күгендә итеп хис иттем. Минем бу зур шәхес белән иҗади элемтәм тәүге җырларымның берсе - «Энҗе туй җыры»н тәкъдим итүемнән башланды.

Венера Әхәтовна җырны игътибар белән тыңлаганнан соң, көе дә, сүзләре дә бик матур дип, әлеге җырны үзе башкарырга булды. Соклангыч, зәвыклы тавышына ятып торган бу җыр халык күңелен тиз яулады, аны бәйрәмнәрдә радио аша соратып җырлата башладылар. Ул, әйтерсең лә, Венера Ганиевага зур танылу алып килгән «Туй күлмәге» җырының дәвамы иде, чөнки «Энҗе туй» - 30 ел бергә яшәгән бәхетле парларга язылган, ә Венера ханым белән тормыш иптәше Камилнең кавышуына да тиздән 30 ел икән! Аннары җырчының соравы буенча туган ягы Теләчегә багышланган җыр яздым. Аның көен Себер композиторы Эндира Лалаева иҗат итте. Күңелем үсеп китеп, мин үземне тагын да җаваплырак югарылыкта сынарга, Венера ханымның булачак юбилеена сценарий язып карарга булдым. Озак кына фикерләремне туплаганнан соң, Венера Ганиеваның җыр мәктәбе - татар сәнгатенә күп талантлар биргән «Йолдызлар фабрикасы»на гимн тексты да язып куйдым һәм аны да электрон почта аша җибәрдем. Чакыру билетын кулыма алгач, соңгы минутка кадәр концертта минем сүзләр яңгырар дип ышанмадым. Кичәгә бару, бөек җырчыны тәбрикләү, аның килешле, зәвыклы, матур күлмәкләрен күрү, яшь талантлар белән очрашу теләгем шул кадәр зур иде ки, хыялланып бара торгач, ап-ак карлы Казанга килеп җитүебезне сизми дә калдым. Данлыклы «Пирамида» ял үзәге диварларын күргәнем юк иде әле.

Без - тамаша залында. Ниһаять, пәрдә ачылды. Венера Ганиеваның иҗат юлын чагылдырган лазер тамашасы әсирлегендә бер мәлгә барыбыз да аның балачагына, үткән яшьлегенә кайтып килдек. Күз явын алырлык чибәр, зәвыклы, соклангыч ул. Бер дә 60 яшь бирмәссең! Кичәне сүз остасы, яшь, талантлы юморист Данир Сабиров белән Венера ханым үзе алып барды. Концертта Венера ханымның шәкертләре: Татарстанның Атказанган артистлары Лилия Муллагалиева белән Марсель Вәгыйзов, Алсу Хәбибуллина, Раяз Фасихов, Вадим Захаров, инде Мәскәү сәхнәләрен гөр китергән Мәликә, Ильнар Ялалов, Наил Әнәсев, Азалия, Сиринә Зәйнетдинова, Алмаз+Гөлназ дуэты, Мөнир Рахмаев, Гөлсирень Абдуллина, Алинә Сафиуллина, Мәкъсут Юлдашев, Гөлназ Фәрхетдинова, Ринат Гыйләҗев, Аделия, Инсаф Бәдретдинов белән Алсу Сәйфуллина дуэты, Рәмис Габбазов, Лилия Минголова, Роберт Ямгуровлар һөнәри белем биргән укытучыларына рәхмәтләрен оста җырлаулары белән дәлилләделәр һәм мөгаллимәләрен чәчәкләргә күмделәр. Концерт бер сулышта узды. Венера ханым үзе Казан шәһәрендә туып-үссә дә, әти-әнисенең туган ягы - Теләче районы халкы да кубарылып килгән иде кичәгә. Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов җырчыга «Теләче районының шәрәфле кешесе» дигән исем бирү турындагы таныклыкны тапшырды. Әстерхан өлкәсе Югары Совет рәисенең беренче урынбасары Әнвәр Алмаев кулыннан күкрәк билгесе алу да тантанага зур ямь өстәде. Бу көнне зур сәхнәдән яңгыраган матур, изге теләкләр барысы да татар халкының сандугачы - Венера Ганиева хөрмәтенә яңгырады. Иң дулкынландыргыч мизгел - кичә ахырында юбиляр шәкертләре белән «Йолдызлар фабрикасы гимн»ын башкарды. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, шәкертләренең һәрберсе үзенчәлекле талантларын күрсәттеләр. Камиллекнең чиге юк диләр бит, кем белә, бу яшь талантлар арасында да Илһамнар, Хәйдәрләр, Зөһрәләр, Әлфияләр, Венералар үсеп чыгар әле. Һәрбер кешенең үз моңы, үз юлы, үз җыры, үз биеклеге, шуның белән дә серле ул мәдәният дөньясы! Ганиева репертуарындагы бик күп җырларга көй язган, атаклы композитор Резидә Ахиярова иҗат иткән «Йолдызлар Фабрикасы гимн»ы миндә горурлык хисе уятты. Моң, гүзәллек өләшеп яшәү - үзе бәхет бит ул! Бу матур кичәдә алган хис-тәэ

сирләрем мине яңадан-яңа иҗади эзләнүләргә этәрер. Татар халкының сүнмәс йолдызы Венера Ганиеваның юбилей концертын тиздән Чаллыда, гомумән, республикабызның күп кенә районнарында күрергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният