Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Уйнагыз, гармуннар

Татарны татар итеп яшәтүче, мөгаен, гармун моңыдыр. Шушы рухи хәзинәбезне күз карасыдай саклый алсак, буыннар чылбыры өзелмәс, милләтебез яшәр. Гармун моңында халкыбызның шатлыгы да, хәсрәте дә, таланты һәм гаярьлеге дә.

Бөек Җиңү көннәре алдыннан гына Чаллыда "Уйнагыз, гармуннар" дигән гармунчылар бәйгесе үтте. Анда Сарман, Саба, Балык Бистәсе, Минзәлә, Тукай районнары, Чаллы шәһәренең җиде яшьтән туксан яшькәчә иң оста гармунчылары катнашты. Жюрида талантларга төгәл бәя бирешле осталарның да оста гармунчылары - Фәйзулла Туишев исемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган баянчы Флера Хөрмәтова, осталыгы белән дан тотучы баянчы Шәфәгать Салихов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Мәүләвиев, бөтен гомерен балаларны баянда уйнау осталыгына өйрәтүче, бик күп төрле конкурсларда җиңүче музыка белгече Роберт Галиев булуы гына да бу бәйгедә көч сынашуның никадәр җитди булуына ачык дәлил. Урыннар уналты яшькәчә үсмерләргә һәм аннан өлкәнрәкләргә аерым билгеләнде. Әлеге бәйгедә райондашыбыз Күзкәй авылыннан Рафис Хәсәнов I урынга һәм беренче премиягә лаек булды.

Иң оста гармунчылар (уйнап җырлаучылар) көче белән "Энергетик" мәдәният сараенда концерт оештыру әлеге бәйгенең күркәм бер йомгагы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният