Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Теләнче Тамакта “Урам бәйрәме“ узды

Татарстан Республикасы көне уңаенан 30 августта авылыбызның мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре "Урам бәйрәме" уздырды.

Туган як - ул безнең туган йортыбыз, өй артындагы бәрәңге бакчасы, шифалы сулы чишмәләре, туган авылыбыз, туган республикабыз. Туган җир гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы, яшәргә көч-дәрт бирүче күңел маягы булган. Шуңа күрә әдипләр үзләренең иң яхшы шигырьләрен, композиторлар иң матур көйләрен туган якка багышлаганнар.

Безнең "Урам бәйрәме"нең дә республика көнендә үткәрелүе юкка гына түгел. Теләнче Тамак авылы кебек бай тарихлы, үзәкләрне өзәрдәй әче язмышлы тагын берәр авыл бар микән?! Үзенең 400 еллап яшәү дәверендә ул ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгән.

Мәдәният йорты каршында авылдашлар бирелеп авыл тарихын тыңладылар. Аны Теләнче Тамак урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәйрүзә ханым Муллина сөйләде. Аннары күңелләргә хуш килгән җырлар, биюләр бәйрәмгә ямь өстәде. Җыелган халык гөрләп торган самавыр янында кайнар коймак белән чәй эчте һәм авыл үзешчәннәренең концертын карады. Теләнчетамаклылар тамашаны бик яратып кабул иттеләр, әледән-әле гөрләтеп кул чаптылар, алай гына да түгел, кушылып җырлап та утырдылар. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов бәйрәмгә килгәннәрне җылы котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният