Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район шагыйрәсе – Түбән Кама районында кунакта

Түбән Кама районы Ташлык авылы мәдәният йортында әдәбият елы уңаеннан әдәби-музыкаль кичәдә мәртәбәле кунак буларак районыбыз шагыйрәсе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Рәзинә Сәетгәрәева да катнашты.

Очрашу кичәсе башланганчы Ташлык халкы шагыйрәнең тормыш юлын, иҗатын гәүдәләндергән күргәзмә белән танышты. Сәхнәгә дә түбәнкамалылар Рәзинә ханымны көчле алкышлар белән чакырып каршы алдылар. Ул үзе белән таныштыру өчен туган авылына багышлап язылган җыр клибын һәм тормыш юлы турындагы презентациясен тәкъдим итте. Аннары шагыйрә тамашачыларны үзенең серле шигърият дөньясына алып кереп китте. Әсәрләренең һәрберсе тормыштан алынган: гади колхозчы гаиләсендә туган, тома сукыр әтисен җитәкләп үскән кыз һәр вакыйганы дәфтәр битләренә салып барган. Аның сүзләренә һәм көйләренә иҗат ителгән җырларны бүген танылган җырчылар Венера Ганиева, Резидә Шәрәфиева, Илнар Сәйфиев, Әлфинә Әзһәмова, Ринас Әхмәтов һәм башкалар башкара. Кичәдә Рәзинә ханымның биш китап авторы булуы, үз җырларыннан ике диск чыгаруы да бәян ителде.

Очрашу җылы аралашу мохитендә узды, дәртле җыр-биюләр белән үрелеп барды. Кичә ахырында Рәзинә Сәетгәрәеваның «Әниләргә мәдхия» дигән нәсере укылды. Автор авылның мәдәният йортына һәм китапханәсенә үзенең китапларын да бүләк итте, мондый очрашуларга тагын килергә ышандырды. Якыннан танышу, аралашу кичәдән соң чәй өстәле артында дәвам итте, дип тәэсирләре белән уртаклаша Түбән Кама районы Ташлык авылы китапханәчесе Зәлфирә Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият елы мәдәният