Район фольклор ансамбльләре «Аулагый»да чыгыш ясый
Биклән авылының «Хәтфә» фольклор ансамбле һәм Иске Абдулның «Асылъяр» фольклор ансамбле коллективлары Бөек Ватан сугышы тематикасына багышланган программалары белән «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалының «Аулагый» тапшыруында катнашачак. Бикләнлеләр әлеге тапшыруда 4 май көнне «Өчпочмаклы солдат хатлары» дип аталган сәхнә күренешен тәкъдим итәчәкләр. Иске Абдул фольклор коллективы әзерләгән сугыш вакытында хатын-кызларның...
Биклән авылының «Хәтфә» фольклор ансамбле һәм Иске Абдулның «Асылъяр» фольклор ансамбле коллективлары Бөек Ватан сугышы тематикасына багышланган программалары белән «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалының «Аулагый» тапшыруында катнашачак. Бикләнлеләр әлеге тапшыруда 4 май көнне «Өчпочмаклы солдат хатлары» дип аталган сәхнә күренешен тәкъдим итәчәкләр. Иске Абдул фольклор коллективы әзерләгән сугыш вакытында хатын-кызларның кич утыру йоласын исә телевизор караучылар 22 июньдә карый алачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев