Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Нәниләр сәләтләрен күрсәтте

Теләнче Тамак мәдәният йортында «Мини мисс - 2014» бәйгесе үтте. Анда 4 яшьтән алып 10 яшькәчә кызлар катнашты. Алар: Индира Фәйзуллина (10 яшь), Эльвира Хәйруллина (9 яшь), Розалина Закирова (9 яшь), Ләйлә Хәйруллина (6 яшь), Илвира Миңнеханова (6 яшь) һәм Ангелина Җиһаншина (4 яшь).

Бәйгедә катнашучы кызлар, модалы киемнәр киенеп, чәчләрен матур итеп ясап чыкканнар иде сәхнәгә. Үзләре белән шигъри юллар аша таныштырдылар, яраткан җырларын чын артистларча башкардылар. Индира Фәйзуллина - «Әниләр бәйрәме», Эльвира Хәйруллина - «Маленькая страна», Розалина Закирова «Ай былбылым» җырларын жюри әгъзалары хозурына тәкъдим иттеләр. Тамашачылар исә конкурсантларны алкышларга күмделәр. Иң нәни катнашучылар Ләйлә Хәйруллина «Гөлкәйләрем» җырын җырлады, Ангелина Җиһаншина исә «Эх, мальчишкам не понять» дип сәнгатьле итеп шигырь сөйләде. Кечкенә йолдызчыкларыбыз бу көнгә махсус әзерләнгән киемнәрен киеп, сәхнә түрендә әйләнеп модалар күрсәттеләр.
Нәни кызчыкларны яклап, аларның җанатарлары да ярышты. Индира Фәйзуллинаны яклап әбисе Кифая Вәлиева «Мәхәббәт чишмәләре» җырын башкарды, Эльвира белән Ләйлә Хәйруллиналарның әнисе Гөлнара ханым кызлары яраткан торт пешереп килгән иде, Илвира Миңнеханованың әнисе Флюра ханым матур итеп шигырь сөйләде. Моннан тыш, Ангелина Җиһаншинаны өзелеп яратканын белдереп, әнисе Татьяна ханым «Доченька моя» җырын оста итеп җырлады, Розалина Закированың җанатарлары - әнисе Райлә ханым, Энҗе Фәхриева һәм Әхнәф әфәнде башкаруында «Һәр көнне керәсең төшемә» җырын моңлы итеп тамашачыларга җиткерделәр.
Бәйге барышында Назыйм Гыймазетдинов, Илдус Фәйзуллин, Ләйсән Галиева, Рамилә Сәгъдиева җыр аша бәйгечеләрне котладылар.
Яшь талантларыбызның йолдызлы сәгатьләре сизелми дә үтеп китте. Хөкемдарлар бәйгедә катнашкан кызларның барысына да төрле номинацияләр буенча исемнәр бирделәр. Бәйге нәтиҗәләре буенча номинацияләр түбәндәгечә билгеләнде:
- Индира Фәйзуллина - «Мисс Кояшкай». Индираны шулай ук «Тамашачылар мәхәббәте» номинациясендә дә бүләкләделәр;
- Эльвира Хәйруллина - «Мисс Йолдызлык»;
- Ләйлә Хәйруллина - «Мисс Сөенеч»;
- Илвира Миңнеханова - «Мисс Елмаю»;
- Ангелина Җиһаншина - «Мисс Нәзакәтлелек» (грация).
«Мини мисс - 2014» бәйгесенең төп җиңүчесе итеп Розалина Закирова билгеләнде. Бәйгенең иганәчесе турында да әйтеп китү мөһим. Ул - район пассажирлар йөртү ассоциациясе, аларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Бу ассоциация әгъзасы Ринат Габдрахманов тапшырган бүләкләрне кызларыбыз бик шатланып кабул итте, мондый бәйгеләрдә тагын да катнашырга дәрт өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният