Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иске Абдулда – истәлекле чара

Иске Абдул авылы мәдәният йортында уңыш бәйрәме темасына багышланган кичә үтте. Аны китапханә мөдире Зелфира Бәхтиева алып барды. Кичәдә район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Г. Фәхруллина, аның урынбасары Л. Хәертдинова, өлкән библиограф Г. Закирова, якын-тирә авылларның (Останково, Яңа Бүләк, Сәет, Сәмәкәй, Теләнче Тамак, Казаклар) китапханәчеләре, авылның балалар бакчасына йөрүчеләр, мәктәп...

Иске Абдул авылы мәдәният йортында уңыш бәйрәме темасына багышланган кичә үтте. Аны китапханә мөдире Зелфира Бәхтиева алып барды. Кичәдә район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Г. Фәхруллина, аның урынбасары Л. Хәертдинова, өлкән библиограф Г. Закирова, якын-тирә авылларның (Останково, Яңа Бүләк, Сәет, Сәмәкәй, Теләнче Тамак, Казаклар) китапханәчеләре, авылның балалар бакчасына йөрүчеләр, мәктәп укучылары катнашты.
Сәхнә түренә озак еллар шушы авылда иген үстергән Алмас, Назыйм Вәлиевлар һәм районыбызның күп авылларын мичтән яңа гына пешеп чыккан хуш исле ипи белән тәэмин итүче Наилә һәм Тәнзилә Минһаҗеваларны чакырдылар. Аларга багышлап нәниләр үзләре өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр. Гадел Кыямов, Әлмир Хафизов, Алмаз Сәетов, Камилә Исламова тыңлаучыларның алкышларына ия булдылар. Иске Абдул ветераннар ансамбле башкаруындагы игенчеләр, икмәк, туган ил турындагы җырлар да кунаклар күңеленә хуш килде. Ахырдан ветераннар балаларга үзләренең үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр, дип хәбәр итте Зәбир Хәлимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният