Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әдәби кичә

Безнең Комсомолец авыл җирлегендә яшәүче халык әдәбиятка битараф түгел. Әле күптән түгел генә поселогыбызда күпләргә таныш, популяр язучы Зифа Кадыйрова белән очрашу үтте. Зифа Кадыйрованың беренче китабыннан соң бер-бер артлы икенче, өченче китаплары дөнья күрде. Аларны да укучылар яратып каршы алды. Күптән түгел, язучының иҗат җимешләрен рус теленә тәрҗемә иткәч,...

Безнең Комсомолец авыл җирлегендә яшәүче халык әдәбиятка битараф түгел. Әле күптән түгел генә поселогыбызда күпләргә таныш, популяр язучы Зифа Кадыйрова белән очрашу үтте.
Зифа Кадыйрованың беренче китабыннан соң бер-бер артлы икенче, өченче китаплары дөнья күрде. Аларны да укучылар яратып каршы алды. Күптән түгел, язучының иҗат җимешләрен рус теленә тәрҗемә иткәч, алар белән рус телле әдәбият сөючеләр дә таныша алды. Һәм ул беркемне дә битараф калдырмады. Чөнки Зифа Кадыйрованың әсәрләрендә һәркемгә якын, һәр чорда актуаль - мәхәббәт, тугрылык, тормыш кыйммәтләре темалары күтәрелгән.
Кичә бер сулышта узды. Язучының иҗатын сөючеләр авторга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, тәэсирләре белән уртаклашып, истәлекле бүләкләр тапшырдылар, дип хәбәр итте Комсомолец поселогы китапханәчесе Т. Лобова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәби кичә