Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Болгарда Бөтенроссия тарихи фестивале булды

Узган ялларда район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре белән берлектә район активы Болгарда үткәрелгән «Бөек Болгар» Бөтенроссия тарихи фестивалендә булып кайтты. Ике көнгә исәпләнгән әлеге фестивальдә Россиянең унлап төбәгеннән һәм Татарстаннан барлыгы 200 кеше «урта гасыр сугышларында» катнашты. Әлеге турнирларны районыбыз делегетлары да күзәтеп кайтты. - Болгарда ярминкә...

Узган ялларда район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре белән берлектә район активы Болгарда үткәрелгән «Бөек Болгар» Бөтенроссия тарихи фестивалендә булып кайтты. Ике көнгә исәпләнгән әлеге фестивальдә Россиянең унлап төбәгеннән һәм Татарстаннан барлыгы 200 кеше «урта гасыр сугышларында» катнашты. Әлеге турнирларны районыбыз делегетлары да күзәтеп кайтты.
- Болгарда ярминкә дә оештырылган иде. Анда нинди генә кием-салым, сувенирлар, ашамлыклар юк иде. Шулай ук чүлмәк ясау серләренә өйрәтә торган мастер-класс та оештырылды. Без исә «Калкан һәм кылыч», «Кылыч һәм кылыч» турнирларын карадык. Уктан атып караган кешеләрне күзәттек. Тарихыбызда аерым урын алып торган изге Болгар каласын карап чыктык, андагы истәлекле урыннарга сокланып йөрдек, - дип хәбәр иттеләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният тарихи фестиваль Болгар