Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Боерганда – чәкчәк бәйрәме

Боерганда үтә дә күңелле бәйрәм үткәрелде - Чәкчәк бәйрәме иде ул. Шундагы алган кичерешләремне язарга уйладым. Бәйрәм рухы авылга килеп керүгә үк сизелә иде. Безне төзек урамнар, матур йортлар озата бара. Олысы-кечесе, күчтәнәчен алып, мәдәният йортына ашыга. Әнә бит ул ничек балкып утыра! Исемен җисеменә туры китереп «Акчарлак» дип атаганнар...

Өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып тора. Эше барның - ашы бар, дигән борынгы гыйбарәне истә тотып, авырлыкларга бирешмичә яши авыл халкы. Күмәк хуҗалык бетте дип, кул кушырып утырмыйлар боерганлылар. Ихата тутырып мал-туар асрыйлар, җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Уңган минем халкым! Әнә бит чәкчәкнең 15 төрле исемдәгесен пешергәннәр. «Никах», «Килен-кияү», «Күршекәем», «Солдат», «Балачак аланы», «Тынычлык», «Туй» чәкчәге. Өстәл түрендә кабарып пешкән икмәк.
Бәйрәмгә кунаклар бик күп килгән. Район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, Бөтендөнья Татар конгрессы Тукай районы «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Резидә Якупова, мәдәният бүлегеннән Октябрина Әюпова, район ветераннар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина, «Ак калфак» оешмасының район советы әгъзалары.
«Чебенле-Боерган» җыры белән «Яран гөл» фольклор коллективы «Милләтебез горурлыгы - табынның күрке чәкчәк» бәйрәмен ачып җибәрде.
Чәкчәк пешерү остасы Гөлсәрия Шәйхразыева шунда ук чәкчәк әзерләү серләренә төшендереп, мастер-класс та күрсәтеп алды. Сәхнәдән җыр-моң агыла, тамаша залында чәкчәк пешә. Сорауларга җавап биреп, ипләп кенә аңлата Гөлсәрия ханым.
Чәкчәкнең ниндиен генә пешермәгәндер инде ул үз гомерендә!
Биш бала анасы Гөфия ханым Мәхмүтова бәйрәмгә «Солдат» чәкчәген алып килгән. Гөлфия ханымның ике улы да армиядә хезмәт иткән вакытларда Боерган белән Мурманск арасын бик нык якынайткан солдат чәкчәге. Бигрәк уңган булган ханым икән - тамашачыларга җыр да җырлап бирде.
Бәйрәмнең кадерле кунаклары Лина ханым һәм Рафаэль әфәнде Хөсәеновлар җыр суза. Җырламый түзеп буламыни?! Аларга бөтен тамашачы кушыла. Бер җыр икенчесен алыштыра.
Алып баручы сәхнәгә калфак чигү осталарын, Гөлсимә апа Бәшированы һәм Гөлфия апа Әһлиеваны чакыра. Кыска гына вакыт эчендә алар чигү серләренә өйрәттеләр. Калфак тарихын да искә төшерделәр. Гөлфия апа Әһлиева яшь кызлар кебек сәхнә буйлап йөреп тә күрсәткәч, зал гөрләтеп кул чаба. Халкыбызның күңел бизәкләрен саклап, түкми-чәчми яшь буынга тапшырулары өчен рәхмәт аларга!
Рөстәм әфәнде Әхмәтхановсыз бәйрәм буламыни ул?! Автор башкаручы тамашачыларга үзенең иң матур җырларын бүләк итте.
Өлкән буын ипләп кенә чәкчәк пешерү осталыгына, калфак чигү серләренә өйрәткән арада матур Боерган мәктәбе укучысы Алсу Минһаҗева сәхнәгә күтәрелә. Я Ходам, борынгы Болгар гүзәлләреннән бер дә ким түгел! Күр инде, милли киеме ничек килешә үзенә! Алсу Зөләйха Минһаҗеваның «Чәкчәк» шигырен сөйләп, башкалабыз Казаннан I дәрәҗә диплом яулап кайткан икән. Боерган мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары да чын күңелдән үзләренең шигырьләрен сөйләделәр.
Рәхилә ханым Фәттахова белән Флүзә ханым Сәлимовалар бәйрәмнең йөзек кашы булдылар дисәм, бер дә арттыру булмас. Сәхнә белән тамашачы арасындагы ихласлылык, җылылык, ягымлылык мохитын шулкадәр оста итеп оештырдылар ки, өч сәгатькә сузылган тамашаның беткәнен сизми дә калдык. Гомумән, бу бәйрәмдә мин Флүзә ханымны ханбикәбез Сөембикәгә охшаттым. Әйтерсең лә, горур Сөембикәбез халкымның уңганлыгын, булганлыгын хәйран китеп күзәтеп торган да, бәйрәм буласы авылга килгән! Күр инде, Флүзәне! Һәр останың исемен рәхмәт хисләре белән атый, һәрберсенә аерым мактау сүзләре әйтә. Әйе, халкым моңа лаек, бик тә лаек!
Бәйрәм ахырына якынлашканда Гөлсәрия ханымның чәкчәге өлгереп, балланып тамашачы хөкеменә тәкъдим ителде. Теләгән һәркем табадан төшкән чәкчәктән авыз итте.
Үзенең теләк-хисләрен моңлы җырына төреп, Иске Абдул җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Клара Хөсәенова чыгыш ясады.
«ТНВ» каналының «Аулак өй» проектында чыгыш ясап, тамашачы мәхәббәтен яулаган «Яран гөл» фольклор коллективы (җитәкчесе Гөлфия Әһлиева) чыгышы нур өстенә нур булып бәйрәмне тагын да балкытты.
Бәйрәмне йомгаклап, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Резидә Якупова татар халкының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, киләчәк буынга тапшыру өчен тырышлык, булышлык күрсәткән милләтпәрвәрләргә оешманың Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды. Мондый зур бәйрәмнәр иганәчесез генә үтми билгеле. Оештыручылар зур хөрмәт белән «Ихлас» оешмасы җитәкчесе Айрат Арсланов, авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камиляновларның исемнәрен атадылар, зур рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев