Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Запаска җыйган ярманы ничек сакларга?

Коронавирус инфекциясе таралу турында сүз чыгуга, кибетләрдән токмач, ярма җыйдык. Җыюын-җыйдык, менә хәзер аларны ничек сакларга? 

Иң элек ярманы хуш исле продуктлар – чәй, кофе, тәмләткечләр янына куймаска тырышыгыз: юкса аларның тәмен сеңдерәчәк. Ярманы пыяла яки керамика савытта саклау әйбәт. Керамика ярманы чит тәм керүдән, ә пыяла савыт корткычлардан саклый.
Ярмага һава кереп торсын өчен капкач урынына тукымадан файдалану әйбәт. Аны савыт өстенә резинка белән беркетеп куясың. Вакланган ярма начаррак саклана. Шуңа күрә, әйтик, сытык ярманың (геркулес) саклану вакыты кыска. Әйтик, ярдырылмаган борчак 2 ел чамасы сакланса, сытык солы ярмасы 4 айдан соң ук бозыла башлый.
Ярма караңгы һәм коры урында саклансын. Иң яхшысы – һава температурасының 18 градустан артмавы. Моннан тыш ярманы кипкән җимешләр янәшәсенә куярга ярамый.
Корт төшмәсен өчен табада бераз кыздырып алырга яки берәр тәүлеккә суыткычның туңдыру камерасына куеп торырга да була.
Төрле ярманың саклау вакыты төрлечә. Иң озак сакланыла торган ярма – парландырылган дөге.

  • Тары – 9 ай,
  • манный – 8-9 ай,
  • тары ярмасы – 12-14 ай,
  • арпа ярмасы – 14-16 ай,
  • перловка, карабодай, шомартылган дөге – 18 ай,
  • ярдырылган борчак – 20 ай,
  • шомартылган борчак – 24 ай,
  • тиз пешә торган ярмалар 6-12 ай саклана.

Корт төшкән ярманы ашарга ярамый. Аның калдыклары ризыкны агулый чөнки.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X