Җылытырга сәләтле чәй
Көзен чирләп китмәс һәм иммунитетны ныгыту өчен түбәндәге чәйләрне кулланырга киңәш ителә.
Кирәк:
• 1 стакан гөлҗимеш; 2 алма; 1 лимон;
• 2 см имбир тамыры; бөтнек тәм буенча.
Лимонны кабыгыннан чистартабыз һәм цедраны вак итеп турыйбыз. Алмаларны шулай ук кабыгыннан чистартабыз, вак итеп шакмакларга турыйбыз. Имбирне вак кыргыч аша чыгарабыз. Гөлҗимешне юабыз. Шуннан соң духовкада түбән кызулыкта киптереп алабыз.
Аларга бөтнек өстибез һәм бутыйбыз, алар янына кара чәй салабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев