Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Яшелчәле салат

Әлеге рецептны Круглое Поле поселогыннан Динә Мироненкова җибәрде.

Әзерләү ысулы:
Әлеге салатны әзерәү өчен туралган помидор, суган, төсле кәбестә, кыяр, кишер, кабачки, укроп, кара карлыган яфрагы, сарымсак, керән, лавр яфрагы, бөртекле кара борыч кирәк. Шуларның барысын бергә стерильләштереләгән банкаларга тутырабыз да кайнап торган су салабыз һәм бераз суынганчыга кадәр шулай калдырабыз. Ул арада тозлык (рассол) әзерли торабыз.
 
Тозлык өчен: 
6 литр су, 8 аш кашыгы тоз, 15 аш кашыгы шикәр комы кирәк. 

Тозлык кайнап чыккач банкалардагы суны түгәбез дә әзер тозлыкны тутырып, 3 литрлы банка исәбеннән һәр банкага 4 аш кашыгы 9% уксус салганнан соң тимер капкач белән ябып куябыз. Әзер салат банкаларын салкынча урында сакларга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев