Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Яңа ел табынына

Яңа ел өстәленә ризыклар әзерләү – бәйрәмнең иң мөһим бер өлеше. Хуҗабикәләр алдан ук менюны күзаллый, табынга ниндидер гадәти булмаган яңа әйбер әзерләргә яки иске рецептларны яңартырга тырыша. Астрологлар ризыклар исемлеген киләсе ел талисманына туры китереп төзергә куша. 2021 ел Ак Металл Үгез елы. Әлеге куәтле хайванга ошар өчен аның нәрсәләр яратуын исәпкә алмыйча ярамый. 

Яңа ел табыны ризыклары гади, шул ук вакытта туклыклы да булырга тиеш. Чөнки үгез нәкъ менә шундый азык ярата. Шулай ук ул күп итеп һәм яхшы итеп ашый. Ләкин ул сайланмый, аңа бернинди дә экзотик ризыклар кирәк түгел. Үгез катлаулы булмаган ризыклар, кыяклылар, яшеллек, җиләк-җимеш һәм яшелчә ярата. Ярма һәм яшелчәләр кушып пешерелгән итле ризыклар, әйтик, алма тутырылган үрдәк, дуңгыз ите белән карабодай ярмасы куйсаң яхшы. Тутырылган каз шулай ук әйбәт булачак. Пылау, яшелчәдән рагу, рататуй куярга мөмкин.
Үгез ашарга ярата, шуңа күрә ризык күп һәм төрле булырга тиеш. Беренче һәм икенче ашлар, бутербродлар, кабымлыклар, салатлар, десертлар, баллы әйберләр, җиләк-җимешләр. Ләкин катлауландырырга кирәкми. Әмма продукция искермәгән булырга тиеш. 
Үгез ашаганда тынычлыкны ярата, шуңа күрә Яңа елны тыныч мохиттә каршылау мөһим. Табынны да үзегезгә һәм кунакларга мөмкин кадәр уңайлырак итеп корыгыз. Өстәлдә ашау приборлары һәм декор өчен урын җитәрлек булсын, урындыкларга йомшак чехоллар кидерсәң яхшы. 

Табынны бизәү

Табынны корганда безгә Ак Металл Үгез елы килгәнен онытмаска кирәк. Шул вакытта талисман сезгә 2021 елда һичшиксез уңыш алып киләчәк. Өстәлне бизәгәндә ак, шәмәха, көмеш, крем төсләре кулланырга киңәш ителә. 
Үз кулларыгыз белән кечкенә үгез сыннары ясагыз, аларны өстәлнең төрле урыннарына куегыз. Ел символын ризыкларны таратканда кулланырга була. Болар үгезгә охшатып пешерелгән, печенье, прәннекләр, бәрәңге ризыклары булырга мөмкин. 2020 елны каршы алганда калак-чәнечкеләр көмеш төсле, тәлинкәләр ак төсле булса яхшы. 
Яңа ел декоры итеп өстәлгә чыршы ботакларыннан, уенчыкларыннан ясалган композиция куярга була. Шулай ук декоратив шәмнәр, төрле матур фигуралар белән бизәргә мөмкин. Ашъяулык ачык төстә булса әйбәтрәк. Ә инде кызыл, зәңгәр, шәмәха салфеткалар куйсаң, ул бизәлешне тагын да үзенчәлеклерәк итәчәк. Урындыкларга интерьер төсенә туры килә торган чехоллар кидерсәң яхшы. 
Бокалларга аерым игътибар бирегез. Аларны бәйрәмчә итеп бизәү авыр түгел – аягына атлас лентадан бантик бәйләп кую да җитә. Шулай ук итеп эчемлек шешәсенә дә бәйрәм төсе кертергә була. 
Традиция буенча, бәйрәм өстәленә төрле кабымлыклар, салатлар, кайнар ризыклар, десерт һәм эчемлекләр куела. 

Кабымлыклар

Кабымлыклар Яңа ел табынын төрләндерә һәм ачып җибәрә. Аларны матур итеп чыгару ашамлыкларны тагын да «тәмлерәк итә». Кабымлыкларның составы төрлечә булырга мөмкин. Алар – ит, балык, яшелчәләр, диңгез продуктлары. Әлеге ризыклар тутырылган йомырка, шампиньон, теләсә нинди яшелчәләр кушылмасы ясарга була. Өстәлне бизәр өчен пешкән йомыркадан кар бабай һәм үгез сыннары ясарга мөмкин. Фантазиягезгә карап өстәмә детальләр дә кулланырга була. 

Ләвәштән рулет 
Рулет ясау өчен төп продукт итеп әрмән ләвәшен кулланырга була. Аның эченә вак итеп туралган яшелчәләр, юка итеп киселгән колбаса салырга мөмкин. 
Алдан ләвәшнең кырыйларын шакмаклап яки турыпочмаклап кисәләр. Өстен майонез яки соус белән майлыйлар, аннары эчлеген тигезләп җәяләр. Ул майдагы скумбрия яки краб таякчыкларыннан, йомырка, майонез, изелгән ветчина, йомшак сыр, кыяр, аз тозлы семга, яшел үләннәрдән торырга мөмкин. Аларны берничә катламга тезәргә дә була. Эчлек салынган ләвәшне рулет итеп төрәләр, махсус пленка белән каплыйлар һәм берничә сәгатькә суыткычка тыгып куялар. Өстәлгә чыгарыр алдыннан порцияләп өлешләргә бүлеп чыгалар. 

 

Кайнар ашлар

Үгез теләсә нинди балык һәм ит ризыкларын яратачак. Каз яки үрдәк тутырырга, тавык түшкәсен помидор, татлы борыч, сарымсак, сыр һәм майонез белән бирергә була. Киптерелгән җиләк-тимешләр яки чикләвекләр белән бергә дуңгыз итеннән рулет ясарга була. Балык яратучылар эченә пешкән бәрәңге яки эретелгән сыр тутырып скумбрия әзерли ала. Балык ризыгын фольгада пешерергә кирәк. Эченә алма, бәрәңге, апельсин тутырылган үрдәк бик тәмле килеп чыга. Эчлеккә шулай ук бал, сарымсак, тоз һәм борыч өстәргә була. 

Реклама

Баллы-горчицалы соус белән үрдәк
Яхшы итеп маринадланган һәм җиләк-җимешләр, бал , төрле специяләр белән тәмләндерелгән үрдәк – Яңа елны каршылар алдыннан кичке аш өчен менә дигән ризык. Үрдәк түшкәсенең кызарып торган тышы, тәмен аңкытып торган ит кисәкләре, бераз әче алмалар табын артына утырганчы ук кәефне күтәреп, өстәл янына чакырып торачак. 
Ингредиентлар: 
1,5-2 кг үрдәк түшкәсе (яки шул ук күләмдә түшкәнең аерым өлешләре), 40 г сыек бал, 40 г горчица, 1 аш калагы төелгән кориандр орлыгы, 2 мандарин яки юка тышлы 1 апельсин, 150 мл ак вино, 4 ачы тыгыз алма, караҗимеш (теләк буенча), борыч.

Әзерләү: Үрдәкне юабыз, кәгазь сөлге белән сөртәбез һәм, түшкә итеп алганда, порцияләп өлешләргә бүләбез. Кисәкләрне төрле яклап тоз белән ышкыйбыз. Цитруслыларның тышын теркадан чыгарып, бал, горчица, кориандр белән кушабыз. Әлеге катнашманы ит кисәкләренә сылыйбыз һәм, пленка каплап, 2-8 сәгатькә суыткычка тыгабыз.
Үрдәкне киң һәм калын стеналы утятницага капкачын каплап салабыз яки пешерү өчен махсус кулланыла торган җиңсәгә урап противеньгә куябыз. 200 градус температурада 40 минут пешерәбез. 
Үрдәк өчен соус әзерлибез. Мандарин яки апельсинның согын сыгып, вино белән кушабыз. Аны плитәгә куеп, кайнатуга чыгарабыз һәм уттан алабыз. 
Бер сәгатьтән үрдәкнең эрегән маен агызабыз, җиңсәне салдырабыз яки капкачны ачабыз. Соусның яртысын өстенә агызып, кызарганчы тагын 30 минут пешерәбез. 
Алмаларның үзәген алып, эре кисәкләргә бүләбез. Үрдәк 40-30 минут пешкәннән соң кисәкләрнең кызарган ягын аска каратабыз, кырыйларына алма һәм караҗимеш тезеп чыгабыз, калган соусны сибәбез. Кызарганчы һәм тулысынча әзер булганчы кабат пешерәбез. Гомумән алганда, үрдәк якынча 1 сәгать 40 минут пешәргә тиеш. Аны табынга алмалары белән бирәбез.

Чыганак: belochka77.ru, receptishi.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X