Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Токмач кисү серләре

Татар халкы элек-электән аш-суга осталыгы белән дан тоткан. Гасырлар дәвамында барлыкка килгән милли ашлар әлегә кадәр үзләренә хас сыйфатларны саклаганнар. Ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.

Аш-су осталарыбыз әледән-әле яңа ризыклар, оригиналь рецептлар уйлап табалар. Шуңа да карамастан, бәйрәм табынында чәк-чәк, кош теле,
гөбәдия, бәлеш кебек нигъмәтләр һәрвакыт өстәлебез түрендә. Өчпочмак, коймак, белен, кыстыбый, токмачлы аш та еш әзерләнә.
Нәкъ шул токмач турында барды да инде сүзебез Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә. Чарага килгән Нәсимә апабыз бик матур итеп, токмач
кисәргә өйрәнгән чагын сөйләде, үзенең киңәшләрен бирде. Яшь ханымнар кечкенә кызлары белән камыр басарга кереште. Кызчыкларның бу эшкә
өйрәнү теләкләре шундый көчле иде: алар дәртләнеп, камыр да бастылар, уклау тотып җәяргә дә керештеләр. Булачак хуҗабикәләр бар эшне дә зур
игътибар белән күзәттеләр. Кызчыклар камыр җәйгән арада, әниләре ничек токмач кисәргә өйрәнгәннәрен, бармаклары киселгәнен сөйләп бирделәр.
Әйе шул, токмач кисү зур осталык сорый. Чөнки хатын-кызның уңганлыгы -токмачның калынлыгы, нечкә итеп киселүе белән билгеләнә.
Кәләш сорарга килгәндә дә, иң элек кыздан токмач кистереп караганнар бит. Ә бирегә килгән ханымнарның уңган хуҗабикәләр икәнен без беләбез. Алар
моны бүгенге чарада камырны юка басып, токмачны нәзек итеп кисеп күрсәттеләр. Көндәлек тормышта та алар сынатмыйлар. Әнә ничек җитез әшләргә тырышалар кызлары да. Алар бит әниләреннән үрнәк алалар! Районыбызның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Ләйсән Хәниф кызы
да бу эшләрдән читтә калмады, камыр да басты, токмачын да кисте. “Татар хатыннары элек-электән уңганлыклары белән таң калдырганнар, камырны
бик тырышып һәм җиренә җиткереп әзерләгәннәр. Ә токмачлы аш милли ризыкның төп асылын билгели. Безне бу эшкә әбиләребез, әниләребез
өйрәткән. Без дә үзебезнең кызларыбызга, оныкларыбызга моны мирас итеп, өйрәтеп калдырыга бурычлыбыз” – диде ул.
Бәйрәмебезгә ямь өстәп, “Ак чәчәк” балалар бакчасы нәниләре матур шигырьләр сөйләделәр, дәртле җырлары-биюләре белән шаккаттырдылар,
төрле уен коралларында милли көйләр уйнадылар. Токмач кисү серләрен өйрәнгәч, хуҗабикәләрнең татлы ризыкларыннан
авыз итеп, тәмләп чәй эчтек. Ләйсән Хәниф кызы барлык катнашучыларга “Ак калфак” оешмасы исеменнән бүләкләр дә тапшырды.
Безнең бүгенге көнебезнең миллилеген үткәннәрдән сакланып килгән мирасыбыз билгели. Әлеге чара да шуны ассызыклый. Бу мирасны без
киләчәк буынга нәниләребез аша җиткерербез дип уйлыйбыз. Чөнки әлеге кызчыклар берзаман үсәр, алар да әни булырлар, кызларын аш-су
осталыгына өйрәтерләр дигән өмет бар. “Татар милли ашлары - иҗат ул, серле ул, буыннан-буынга күчүче могҗиза ул” – дип әйткән республикабызның беренче президенты Минтимер Шәймиев. Шушы сүзләргә кушылып, шуны әйтәсе килә: бай тарихлы булган миллилегебезне онытмыйк, төрле йолалар аша яшь буынга өйрәтеп калдырыйк.


Теләнче-Тамак авыл китапханәсе мөдире Рамилә Сәгъдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев