Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Таба икмәге – тәбикмәк

Табигый ысул белән ясалган чүпрәгә куелган камырдан кабартмалар, коймак-тәбикмәкләр дә бик нык уңа. 

Кояштай тәбикмәк пешерү өчен: 150 грамм чамасы колмактан ясалган чүпрә, 1 литр җылымса сөт, 3 йомырка, 80 грамм акмай (эретелгән), 1 чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 400 грамм бодай оны (онның сыйфатына карап ул азрак яки күбрәк кирәк булуы мөмкин).

Җылымса сөткә чүпрәне салабыз, бераз он салып, каймаксыман масса хасил булганчы болгатабыз да җылы урынга куябыз. Бу – апара ясау була. Шушы масса күбекләнеп, куыкчыклар хасил булып күпергәч әкрен-әкрен он өсти барабыз. Куерак масса булгач он салудан туктыйбыз. Йомырканың сарысына тоз салып күпертәбез дә камырга салып болгатабыз. Аннары йомырканың агына шикәр комын салып махсус җайланма (венчик) белән ныклап күпертәбез. Әзер массаны камырга салабыз. Барысын бергә яхшылап болгатабыз. Камырны җылы урынга куеп кабарганын көтәбез. Кабарып чыгу белән эретелгән акмайны салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Янә камырны күпертәбез. Камырның кабарып күтәрелгәнен күз уңыннан ычкындырмыйбыз. Камыр күтәрелә һәм әзер масса «сөйләшә» башлый – бик күп булып эреле-ваклы куыкчыклар барлыкка килә һәм бераздан ул әкерен генә аска төшәргә әзерләнә. Шул мизгелне кулдан ычкындырмыйча, кызган майлы табага аш чүмече белән камырны салып, ике ягын да пешереп алабыз. Кояштай «елмаеп» торучы, авыздан сулар китерүче таба икмәген – тәбикмәкне акмай яисә сары май белән майлап табынга бирәбез. Мондый таба икмәген баллы ризыклар: бал, кайнатма, повидло, куертылган сөт белән дә, кара яки кызыл икра белән дә, тәкъдим итәргә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев