Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Сихәтле пион чәчәге

Борынгы Грециядә пион чәчәген озак яшәү символы дип санаганнар. «Рaionios» сүзе грекчадан дәвалаучы, сихәтләүче дип тәрҗемә ителә. Дәвалау өчен нигездә пионның тамырын кулланалар. Ул эпилепсия, подагра, салкын тию, нефрит, гипертония, диабет, ашказаны авырулары, бронхит һәм туберкулёз һәм башка шундый чирләрдән булыша. 

Беренче булып пионны безнең эрага кадәр 200 ел элек кытайлылар куллана башлаган. Кытайда бу чәчәк байлыкны, гүзәллеккә һәм камиллеккә омтылуны гәүдәләндерә. Аны үстерү император сараена зур дәрәҗә биргән. 

 

Борынгы легенда 
Борынгы заманда Пеон исемле бер табиб гомер иткән. Ул Эскулапның шәкерте булган, ләкин гыйлем һәм осталык ягыннан аннан да уздырып җибәргән. Аның дәвалау үзлекләренә ия булган яшерен үсемлеге булган. Ул җир асты патшасы Аидның җәрәхәтләрен бетергәннән һәм аны яшәрткәннән соң, Эскулап, көнләшеп, бернигә дә карамастан, аннан котылырга дигән карарга килгән. Ләкин тәмугъ патшасының бу гамәлгә кулы бармаган һәм ул Пеонны сихәтле чәчәккә әйләндергән. Шулай итеп, әлеге чәчәк үчтән котылган Пион исемен алган, чөнки ул чыннан да мөгаллименең үченнән котылып калган. 

 

Пионның яфраклары тынычландыру, ял иттерү, шулай ук авыртуны басу сәләтенә ия. Кыйтайда әлеге үсемлекне яман шешкә каршы җыелмалар составында, монгол медицинасында бавырлар һәм бөерләр авыртканда кулланалар. Тибетта нигезендә пион булган рецептларны малярия, лихорадка, ашказаны-эчәк, сулыш юллары, үпкә һәм бөер чирләре булганда файдаланалар. Пионны агуланганда агуга каршы чара итеп тә файдаланырга була. Яфракларыннан төнәтмә, чәй, май ясыйлар. Алардан ясалган дару препаратлары кан туктату, бактерияләрдән чистарту, авыртуны басу, шешләргә, көзән җыеруга каршы тора. 
Пион нервларны тынычландыру сәләтенә дә ия. Яфрактан ясалган төнәтмәләрне бик нык стресс кичергәндә, стресстан соң, кан тамырлары патологиясендә, начар йоклаганда, неврастениядә кулланалар. Пион яфраклары шулай ук үпкә, аналык, ашказаны һәм эчәклектән кан агулар вакытында нәтиҗәле. Кан тамырларының варикоз киңәюе вакытында да бу чәчәкләр бик файдалы. Аларның маен авырткан урыннарга сөртергә кирәк. Пион бутоннары ашкайнату системасына уңай тәэсир итә, диарея белән көрәштә бик нәтиҗәле, эчәклекләрне чистарта, ашказаны согын яхшы эшкәртә, организм агуланганда ярдәм итә, зарарлы бактерияләрне һәм микроорганизмнарны үтерә, ашказаны язвасын һәм гастритын дәвалый.
Вируслы чирләр вакытында көнгә бер тапкыр яфракларыннан ясалган чәй эчәргә мөмкин. 

Кемнәргә ярамый

Составында пион булган матдәләрне йөкле хатын-кызларга, бала имезүчеләргә һәм 12 яшькә кадәрге балаларга кулланырга ярамый. Артериаль кан басымы түбән булган кешеләргә дә пионны бик сакланып файдаланырга кирәк. Аллергиягә бирешүчән кешеләргә исә пионлы препаратларны бөтенләй кулланмаска кушалар. 

!!! Чәчәк агулы исәпләнә. Төнәтмәләрне һәм дару препаратларын күрсәтелгән дозадан арттырырга ярамый. 

 

Пион яфракларыннан кайнатма

300 грамм чәчәк яфрагын юарга, күп итмичә генә су кушарга, аннары кайнатып чыгарырга. Кайнап чыкканнан соң, аның өстенә 600 грамм шикәр салырга, бер лимонның согын кушып, әкрен утта шикәр эрегәнче кайнатырга. Йоклар алдыннан 2 аш калагы эчәргә. Бу кайнатма ютәлдән котылырга ярдәм итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев