Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Үсенте нык – помидор уңышы мул

Әйдәгез, бакча сезоны башланыр алдыннан яхшы уңыш алыр өчен ниләр эшләргә кирәк икәнен, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерик. Кайвакыт мул уңыш үстерү бик авыр кебек тоела. Ләкин куркырга кирәкми, бу һәркемнең кулыннан килә торган эш. Гади генә кагыйдәләрне дә белү җитә, калганы тәҗрибә белән килә. 

Ашламалар булыша

Помидор үсентеләре нык булсын өчен тәҗрибәле бакчачылар йод һәм водород перекисе куллана. 
Водород перекисе белән эремә ясау өчен ике литр суга ике-өч аш кашыгы перекись салырга кирәк. Катнашманы яхшылап болгатыгыз. Әлеге эремәне үсенте төбенә генә сибәргә кирәк. Водород перекисе үсентеләргә ашламаны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә, иммунитетын ныгыта һәм үсүен яхшырта.
Йод белән эремә ясау өчен өч литр суга унбиш тамчы чамасы йод салырга кирәк. Йодлы эремәне бераз үскән үсентеләргә туфракка чыгарып утыртыр алдыннан бер тапкыр сибәргә кирәк. Мондый ашлама авырулар булдырмаска ярдәм итә. 


Чыныктыру – мөһим этап

Теплицада яки ачык грунтта үсү шартлары башка, шуңа да үсентеләр аңа әзер булырга тиеш. Үсенте-ләрне даими рәвештә ачык һавага чыгара башлагыз. Әмма моны акрынлап, минутларны аз-азлап арттырып эшләү зарур. Иң беренче тапкыр җылы болытлы көндә 15 минутка верандага яки балконга чыгарып куегыз. Аннары һәр көн акрынлап озаграк вакытка чыгарасыз. Веранда яки балкон булмаса, тәрәзәне ачып тотыгыз.

 

Теплицага яки ачык һава-га кайчан чыгарырга?

Үсентеләрне май башында теплицага утыртырга була. Түтәлгә чыгарсагыз, соңрак киңәш ителә.
Помидорны болытлы, яңгыр тамгалап торган көннәрдә күчереп утыртырга кирәк. Алар шунда ук тернәкләнеп, тиз арада үсеп китә, авырып интекми. Әгәр көннәр яңгырлы булмаса, үсентеләрне кич белән, көн сүрелгәч утыртырга кирәк.
Суны бары тик төбенә генә сибәргә кирәк. Помидорларны утыртып 15-20 көн үткәч, төбен әз генә тирес яки тирес суы белән ашларга мөмкин. Шулай ук помидорларның төбен атнага бер йомшартып өйсәң әйбәт була.

 

Үсенте юкка чыкмасын дисәң

Үсенте шиңә. Монда еш кына вертициллез (гөмбәчек-нең төре) шиңү гаепле. Су сибүне киметергә, ашламаска һәм мөмкин булса аерым савытларга күчереп утыртырга кирәк.

Үсенте яфракларын коя. Аларга «Корневин» сибәргә, ә яфракларына мочевина (10 л суга 1 аш кашыгы) сиптерергә кирәк. Кайвакытта помидор үсентесенең яфраклары бет аркасында да коела. Алардан котылу өчен эремәгә бер ампула «Конфидор» яки «Герольда» өстиләр.

Яфракларның кырыйлары көрән төскә керә. Моны читләре пешү дип атыйлар. Калий җитмәүдән шулай була. Тиз арада 10 л суга бер шырпы тартмасы күләмендә сернокислый калий белән ашларга кирәк.

Яфраклар агара. Бу – дөрес чыныктырмаудан кояштан пешү. 10 л суга 20 гр исәбеннән мочевина белән ашларга һәм вакытлыча тышка чыгармыйча торырга кирәк.

Үсентеләр егыла. Бу – кара тәпи (черная ножка). Сыек кына марганцовка катнашмасы сибәргә һәм 3-5 сантиметр калынлыкта кыздырылган ком җәяргә. Авыру бик таралган булса, үсентеләрне аерым савытларга күчереп утыртырга.

Яфраклар кызгылт-шәмәхә төскә керә. Бу фосфор җитмәүдән. Бераз суперфосфат яки көл белән ашларга кирәк. Беренче чиратта карт яфраклар буяла.

Яфраклар саргая. Бераз саргайса һәм үсеше кимесә – мочевина белән ашларга (10 л суга 20-30 г). Яфраклар саргаеп, җепселләре яшел калса – тимер белән тукландырыгыз (10 л суга 1 чәй кашыгы тимер хелаты). Кинәт саргаю – стресс билгесе. Үсентеләрне көл белән ашларга, ә яфракларына «Иммуноцитофит» сиптерергә кирәк. 

Үсенте артык озыная. Социаль челтәрләрдә бу җәһәт-тән бирелгән киңәшләр арасында үсемлек очларын «кытыкларга» дигәне дә бар. Үсенте тәрәзә төбендә идеаль шартларда үсә: аңа җил-яңгыр тими, һава температурасы кискен алышынмый. Үсемлекләр үзләренә ныклык кирәген «аңламыйча» үсә дә үсә. Ә инде урамга «чыккач», аларга зур стресс кичерергә туры килә. Шуңа күрә үсентеләрне акрынлап кына үзләрен көткән шартларга җайлаштыру ягын карарга кирәк.
Шулай ук үсентеләрне, җил искәнгә охшатып, кул белән даими сыйпаштырып торырга да мөмкин. Болай эшләгәндә үсенте тамырларны һәм сабакны ныгытырга дигән сигнал ала.

 

Белеп чәчсәң, уңарсың... 

Бөтен Россиягә танылган бакчачы Октябрина Ганичкина помидорның буе өч төрле булуын әйтә: кечкенә, уртача, зур. Кечкенә буйлы помидор үсентеләре 30-80 см тирәсе үсә, кайбер вакыт 1 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Мондый сортлар, гадәттә, тиз өлгерә, 3-5 тәлгәшле була. Аларны ачык һавада яки биек булмаган, өсте ачыла торган парникта үстерсәң әйбәт. Уртача зурлыктагы помидорларның биеклеге исә 100-120 см тирәсе. Кайберсе 150 сантиметрга кадәр җитә. Бер төптә 6-8-10 тәлгәш формалаша. 2-2,2 метрлы теплицада да үстерергә мөмкин. Ә менә биек булып үсүче сортлар ачык һавада 2 метрга кадәр үсә. Теплицага утырткан очракта, 2 метр биеклеккә кадәр үскәч, аның очын сындырып торырга кирәк. Мондый помидорлар өчен биеклеге 2,5 метр булган теплица булса яхшы.
Помидор үсү, формалашу өчен көндез 22-25, төнлә 16-18 градус җылы булса әйбәт. Бу культураны су катламы якын урнашкан кишәрлекләргә утыртырга ярамый.
Помидорны бик иртә дә, соң да утыртырга ярамый. Иртә чәчсәң ул сураерга, соңга калсаң, помидорлары өлгермәскә мөмкин. Томат үсенте булып тәрәзә төбендә 50-60 көн утырырга тиеш. Тишелеп чыгу көннәрен исәпкә алсак, 65-70 көнне исәпләп, чәчү көнен билгели аласыз. 

/ Нияз Газизов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев