Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Помидордан ничек мул уңыш алырга?

Сорау сездән – җавап Фарсель Зыятдиновтан

Тиздән бакча сезонына әзерлек эшләре башлана. Быел нәрсә утыртырга, нинди сортларга өстенлек бирергә, узган елгы проблемаларны кабатламас өчен күбрәк нәрсәләргә игътибар итәргә – гадәттә менә шушы вакытта әлеге сораулар белән баш вата башлыйбыз. Эшне нәрсәдән башларга соң? Җавап табу өчен без танылган бакчачы, галим, икътисад фәннәре докторы, профессор, язучы, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Фарсель Зыятдиновка мөрәҗәгать иттек.

– Хәзер шундый вакыт – һәрбер бакчачы үзенең орлыклар саклана торган шкафына «ревизия» ясарга тиеш, – дип башлады сүзен һәвәскәр бакчачы. – Нинди сортлар бар – аерып алып, тишелешен тикшерергә кирәк. Аны белү читен түгел. Чүпрәкне яисә марляны юешлисең дә шуңа орлыкларны тезеп чыгасың. Син ышанып торган орлыклар хәзер тишелми икән, вакытың да әрәм була, үсентесез дә каласың. Димәк, уңышың да юк дигән сүз. Менә шуңа игътибар итәргә кирәк. 
Помидор утыртырга соңга калдым дип чаң сугарга кирәкми. Дөрес, ябык грунт өчен помидор орлыгын 10-15 февраль аралыгында чәчәргә киңәш итәм. Апрельнең соңгы көннәрендә – май башында теплицага чыгарып утыртыр өчен аларга 65-70 көн вакыт кирәк. Теплица өчен «Марфа», «Король рынка», «Миллениу», «Розмарин» сортлары әйбәт. 
Помидорны бик иртә дә, соң да утыртырга ярамый. Иртә чәчсәң, ул озын булып үсеп китәргә, соңга калсаң, помидорлары өлгермәскә мөмкин. Томат ул җылы ярата. Ә кояш җылысы әлегә аларга җитеп бетми. Шуңа күрә әлеге культураны февраль ахырында, март башында утыртсаң яхшырак. 27-28 февраль помидорның биек булып үсә торган сортларын утырту өчен менә дигән вакыт. Соң өлгерә торган помидорны 25 мартка кадәр чәчәргә була. Бу вакытта помидор үсентесе тиз шытып, үсеп китәчәк.
Үсеш тибы буенча помидорның берничә төре була:
детерминант сортлар яки кечкенә буйлы помидор үсентеләре, биеклеге буенча 30-80 см тирәсе үсә, кайвакыт 1 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Мондый сортлар, гадәттә, тиз өлгерә, 3-5 тәлгәшле була. Аларны ачык һавада яки биек булмаган, өсте ачыла торган парникта үстерсәң әйбәт. Мәсәлән, шундыйлардан «Балконное чудо» сортын атарга мөмкин;
уртача детерминант сортлар. Уртача зурлыктагы бу помидор үсентеләренең биеклеге 100-120 см тирәсе. Кайберсе 150 сантиметрга кадәр җитә. Бер төптә 6-8-10 тәлгәш формалаша. Аларны 2-2,2 метрлы теплицада да үстерергә мөмкин.
индетерминант яки биек булып үсүче сортлар ачык һавада 2 метрга кадәр үсә. Теплицага утырткан очракта да 2 метр биеклеккә кадәр үсәргә мөмкин. Мондый вакытта аның очын сындырып торырга кирәк. Бу төр помидорлар өчен биеклеге 2,5 метр булган теплица яхшы.
Ел саен төрледән-төрле сортларны сынап карарга яратсак та, ашау өчен тәмле булган эре помидорны беркайчан да утыртмый калмыйбыз. Мондый помидор яратучылар «Гигант розовый», «Бычье сердце», «Сахарный гигант», «Гигант красный» сортларын сатып алса, һич кенә дә ялгышмас. 
Ә тозлау өчен «Каспар», «Челнок», «Бетте», «Джина» сортларына өстенлек бирергә кирәк. 
Помидор үсенте булып тәрәзә төбендә 60 көн утырырга тиеш. Тишелеп чыгу көннәрен исәпкә алсак, 65-70 көнне исәпләп, чәчү көнен дә билгеләргә мөмкин. Бу вакытка үсентенең 7-8 яфрагы, ә озынлыгы 20-25 см булырга тиеш. Чәчәк тәлгәшләре формалашкан икән, аның бер-икесе чәчәккә дә бөреләнсә, бу үсенте әйбәт санала.
Утырткан орлык тиз тишелеп чыгып, яхшы үссен дисәң, аның җиренә зур игътибар бирергә кирәк. Кайда утыртсаң да туфакның әзерлекле булуы мөһим. Хәзер торфтан ясалган чүлмәкләр бик уңайлы. Алар 5, 10 см биеклектә булалар. Мондый чүлмәкләрнең шул ягы өстен: орлык чәчәсең, ул тишелеп чыгып тамыр җибәрә һәм тамыры торфлы чүлмәкне тишеп чыга. Ачык грунтка да шул чүлмәге белән бергә утыртасың, тамырын да имгәтмисең. Билгеле, пластик чүлмәкләр дә бар. Үсентене күчереп утырткан вакытта андыйларның савытын кисеп ташларга туры килә. Шул вакытта туфрагы коелып, тамырына бераз зыян килергә мөмкин.
Кибетләрдән сатып алынган җирнең сыйфатына бертөрле генә бәя биреп булмый, чөнки барлык җитештерүче дә намуслы түгел. Кайберләре торф кына да тутыра. Иң яхшысы: көздән үзең әзерләп куйган туфрак. Ләкин аны да дөрес итеп әзерләргә кирәк. 1 өлеш урман туфрагына 1 өлеш тирес черемәсе, 1 өлеш кәсле туфрак һәм һава йөрсен өчен бераз ком кушарга кирәк. Бер чиләк шушы катнашмага бер чәй кашыгы суперфосфат, 1 стакан көл салып, яхшылап болгатырга киңәш итәм. Бу матдәләрнең барысын да кушканчы, туфракны дезинфекцияләп алсаң яхшы. Туфракны махсус берәр савытка салып, духовкада 100-110 градуста кыздырып алырга кирәк. Болай эшләгәндә, җирдә булган барлык зарарлы матдәләр үлеп бетә. Шушы киңәшләрне күздә тотып эшләсәң, иң әйбәт туфрак сезнеке.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X