Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Мәшәкатьсез «Шарлотка»

Мәшәкатьсез «Шарлотка»

Мәшәкатьләнмичә, тиз арада әзерләнә торган бәлеш өчен: 
5 йомырка, 1 чәй калагы тоз, 1 стакан шикәр комы, бер пакет ванилин, ярты стакан кефир, 1 чәй калагы сода, 180гр эретелгән акмай, 1,5 стакан он, 4-5 эре алма кирәк.

Эш тәртибе
5 йомыркага тоз, шикәр, ванилинны кушып күпертәбез. Шул массага кефирны кушабыз, сода өстибез һәм тагын күпертеп алабыз да акмайны салып туглыйбыз. Крем хәленә килгән массага он салып камырны әзерләп бетерәбез. 
4-5 алманы турыйбыз да камырга салабыз. Яхшылап болгаткач әзер массаны пергамент кәгазе җәелгән табага салып 35-40 минутка мичкә (духовкага) куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев