Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Минем белән нигә ир-атлар танышмый?

Сезне күрмәсәләр нишләргә?

Әгәр сезгә ир-атлар карый, ләкин килеп эндәшергә кыенсына икән – бу сезнең ир-атларга ышанмавыгыз дигән сүз. Һәм бер генә ир-атка түгел, барысына да!
Ир-атларга ышанмау балачактан ук программалаштырыла. Сез ир-атларга ышанмауны программалаштыра алгансыз икән, шулай булгач, ышану программасын да үзегез төзи аласыз. 
«Ир-атларга ышанырга кирәк!» дигән программаны ничек төзергә соң? Бу бер дә авыр түгел. Иң беренче – ир-атларга мөнәсәбәтне үзгәртергә һәм моны теләп эшләргә кирәк. Икенчедән, бер ай дәвамында кыен булмаган күнегүләрне башкару шарт.

Сорарга өйрәнәм

Сер түгел, күп хатын-кызлар «Мин үзем!» белән чирле. Бу – хатын-кызларны ир-атлардан башка яши алырлык итә торган программа. «Мин үзем!» дип яшәгән гүзәл зат сорый белми дә, сорый алмый да. Яңа программа барлыкка килсен өчен ярдәм сораудан, нәкъ менә ир-аттан ярдәм сораудан канәгатьлек алырга өйрәнергә кирәк. Сораудан канәгатьлек аласыз икән, сез ир-атның кирәклеген, файдалы булуын беләсез дигән сүз. Шулай булгач, ул сезгә кирәк! Ярдәмче ролендә түгел, ә ир-ат ролендә!

Көн дәвамында ким дигәндә өч ир-аттан ярдәм сорагыз. Зур булмаган, артык күзгә ташланмаган ярдәм. Әйтик, транспортта акчаны кондукторга бирергә, ишекне ачып торырга, транспорттан төшәргә ярдәм сорау. Танышыгыздан түгел, чит ир-аттан сорагыз. Ярдәмче роленә яшьләрне түгел, өлкәнрәк яшьтәгеләрне сайлагыз – бу бик мөһим! Бу күнегүне бер ай кабатлагыз.

Нәтиҗә. Биремне үтәүнең нәтиҗәсе озак көттерми. Сез ир-атларны күрә, искәрә башлаячаксыз. Һәм аларның да игътибарын сизәчәксез. Беләсездер, ир-атлар кемнедер коткарырга, булышырга бик ярата. Аерата, яшь матур хатын-кызларга ярдәм итәргә генә торалар. 

Комплиментлар

Әгәр хатын-кыз ир-атларда кимчелекләр генә күрергә өйрәнгән булса, ир-атның аңа карата мөнәсәбәте дә лаеклы булмаячак. Хатын-кыз ир-атта уңай сыйфатлар күрә белсә, ир-ат аңа нәкъ менә шушы сыйфатларын күрсәтәчәк. 

Реклама

Ай дәвамында таныш булмаган ир-атларга комплиментлар ясагыз. Кычкырып түгел, күңелегездән генә. Шунысын да онытмагыз: яшь һәм матур егетләргә генә түгел, өлкән ирләргә дә сокланырга кирәк. Комплиментларны транспортта, кибеттә, урамдагы очраклы кешеләргә ясарга мөмкин. Ир-атта өчтән дә ким булмаган уңай сыйфатны күрегез. Мәсәлән: «Монысы яхшы күңелле. Чәчләре нинди матур! Монысы тыныч холыклы. Ә бу ир көчле, тәвәккәл, көр күңелле».

Күнекмәләрне башлаганда сезгә бөтенләй таныш булмаган ир-атта уңай якларны һәм сыйфатларны табу кыен булачак. Күнекмәләрне ешрак кабатлагаз һәм күп дигәндә ике көн эчендә сез бер караштан яхшы сыйфатларны күрә башлаячаксыз һәм бер авырлыксыз комплиментлар ясый алачаксыз.
Нәтиҗә. Ә бераз вакыттан сездә ир-атлардан курыкмау хисе барлыкка киләчәк. Алар белән аралашасы, якыннан беләсе килү теләге барлыкка киләчәк. Ә ир-атлар сезнең белән урамда ук таныша башлаячаклар. Мөгаен, сезгә алай ук кирәк түгелдер. Ләкин бу факт үзе генә дә сезгә ир-атларның күз карашы төшә башлаганнны исбатлаячак. Алар сездә ярдәмгә һәм яратуга лаеклы хатын-кызны күрә башлаячаклар. 
Ир-ат сезне күрсен дисәгез, үзегез аларны күрергә өйрәнегез!

Чыганак: www.b17.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X