Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

«Мин башканы яратам»

Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.

Безнең авылга бер гаилә күченеп кайтты. Вәсимә апа үзе инде пенсиядә иде, кызы Фәүзия иреннән аерылган, оныклары Света белән Рамил бар. Фәүзия авылда төрле эшләрдә йөрде. Света мәктәптә укый, Рамил әле укырга кермәгән иде. Берничә елдан соң Фәүзия авылдагы Марат исемле кешегә кияүгә чыкты. Фәүзиянең тагын бер улы туды.
Света, укуын тәмамлап, фермага эшкә – сыер саварга керде. Авыл кешесе аның үги әтисе белән бик җылы мөнәсәбәтләренә игътибар итте – бакчада да бергә эшлиләр, җиләккә дә бергә баралар. Беркөнне Света эшкә бара торган автобуска чыкмагач, учетчик хатын аны өенә кереп чакырырга була. Света келәткә кереп бикләнгән икән. Өйдә тавыш купкан. Баксаң, Света авырга узган икән! Аны үгетләп, эшкә алып китәләр. Әти-әнисе, туганнары баланың кемнән икәнен ачыклый башлыйлар – ул үзе күрше егете Саматка сылтый. Самат нахак сүзгә түзми, хәлне үзе тикшерергә була – Света белән аңлашырга керә. Сөйләшкәнне яздырып барыр өчен кесәсенә диктофон сала. Шунда кыз туасы сабыйның әтисе үзенең үги әтисе икәнен әйтә.
Соңрак ул малай алып кайтты. Үзара каты гына талашканнан соң, Фәүзия белән Марат икенче авылга күченеп киттеләр.
Улына өч яшьләр тирәсендә Света армиядән кайткан Фәнис исемле егеткә кияүгә чыкты. Алар зур йорт салды, уртак ике уллары туды. Матур итеп кенә яшәп ятасы урында Света авылга күченеп кайткан бер егет белән чуала башлый. Иренә бу хәлне җиткерәләр. Света аңа: «Мин башка кешене яратам», – ди һәм, эштән китеп, шул кеше белән район үзәгенә чыгып китә, шунда яши башлый. Фәүзия киявенә барып ялына, гаиләне зинһар саклап кал, Светаны барып алып кайт, дип үтенә. Фәнис – тырыш ир-ат, эшли, балаларын да карый, хуҗалыкны да алып бара. Авыр булса да, хатынын кичереп, үгетләп, аны өйгә алып кайта. Хыянәт кабатланмасын дип, эшкә озата, каршы ала, хәтта төннәрен дә, чыгып китә күрмәсен дип, йокламыйча саклап чыга. Шулай итеп гиләне коткарып калдылар. 
Гел яшь чибәр булырмын дип уйлыймы икән бу кеше дигәнең? Картлык тиз килә бит ул. Балаларның күз яшьләре дә җиргә таммый...

Илүсә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X