Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Май канаты ясый беләсезме?

Иштирәк авылы мәдәният йортында Резидә апа Миңнуллина үзенчәлекле, борынгы йола – май канаты ясау йоласы белән таныштырды. Камыр ризыкларын майлый торган җайланма хәзер кибетләрдә бик күп.

Ләкин каз канаты белән майлау күпкә уңайлырак һәм натураль. Үзе йомшак, ризыкның бөтен бормаларына, ябыштырган, бөкләнгән урыннарына да керә ала торган уңайлы әйбер ул. 
Биредә Резидә апа балаларга каз каурыеннан май канаты ясау буенча осталык дәресе уздырды. Әйтергә кирәк, малайлар һәм кызлар да бөтен нечкәлекләрен белергә теләп, канат ясарга бик теләп өйрәнделәр. Эш барышында төрле буын вәкилләре арасында җылы аралашу буыннар арасындагы элемтәне ныгытуга ярдәм итте. 
Айза Нургалеева, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесеэ
/ Фото Айза Нургалеевадан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев