Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Маринадланган кәбестә

Маринадланган кәбестә

Рецепт №1

1 кәчән кәбестәне саламчалап турыйбыз, ике кишер турап салабыз, вак итеп туралган ике теш сарымсакны кушабыз, барысын да тыгызлап өч литрлы банкага тутырып куябыз. 

Маринад: 
1 литр суга 0.5 стакан шикәр комы, 0,5 стакан уксус, 2 аш калагы тоз.

Барысын да болгатабыз, кайнап чыгуга җиткерәбез һәм маринадны салабыз. Кәбестә бер көннән әзер була.

 

Рецепт №2

Маринад: 1 литр суга 200 гр. үсемлек мае, 1 стакан шикәр, 2 аш калагы тоз, 1/3 аш калагы уксус кирәк. Кайнатырга.

Кәбестәне эре итеп турыйбыз, кишерне түгәрәкләп кисәбез, теләк буенча ачы борыч салабыз. Барысын да өч литрлы банкага катламлап тезәбез. Өстән маринад салабыз һәм капрон капкач белән каплыйбыз. Шулай ук бик тәмле салат килеп чыга.

Нәсимә Гобәйдуллина, Малтабар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев